(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Бүген «Казан Экспо» халакара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Очрашуны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин доклад белән чыгыш ясады.
Марат Хөснуллин ассызыклаганча, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. «Ил Президенты Владимир Путин Россия һәрвакыт мөселман дөньясы белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтәчәк һәм тирәнәйтәчәк дип күп тапкырлар билгеләп үтте. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп рольне KazanForum уйнарга тиеш, ул быелдан федераль дәрәҗәдә үткәрелә», – диде РФ вице-премьеры.
Бүгенге көндә форумда катнашуны 65 ил һәм Россиянең 30 дан артык субъекты вәкилләре раслады. «Бу форумның Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы буларак югары статусын ассызыклый», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә 150 дән артык эшлекле сессия узачагы билгеле, аларда 750 дән артык спикер катнашачак, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Форумны әзерләү һәм үткәрү өчен Татарстанда эшче төркемнәр оештырылды. Шәһәр инфраструктурасын әзерләү һәм катнашучыларны урнаштыру буенча төркемнең эшчәнлеге турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде. Аның сүзләренчә, форумда 15 мең кеше катнашачак. Алар Казанның 29 кунакханәсендә һәм республика районнарындагы өч яшәү урынында тукталачак. Кунакханә һәм рестораннар өчен кунакларны кабул итү буенча тәкъдимнәр эшләнде, аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белән килештерделәр.
Апрель аенда ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә форумда катнашучыларны урнаштыруга җәлеп ителгән кунакханәләрне тикшерү башланды. Тикшерелгән кунакханәләрдә инглиз телен белүче персонал эшли, 24 кунакханәдәге рестораннарда инглиз телендә менюлар бирелә. Дини атрибутика 6 кунакханәдә бар, калганнарында ул форумда катнашучылар килү алдыннан барлыкка киләчәк. Чара вакытында кунакханәләрдә менюга хәләл ризыклар кертеләчәк. Май бәйрәмнәреннән соң кунакханәләрне карау дәвам итәчәк, дип хәбәр итте И.Метшин.
«Форумга Казанда 213 мең кв. метрдан артык мәйданлы 15 юл участогын ремонтлау планлаштырылган, эшләр 49% ка башкарылган», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Ул 24 күпер һәм җәяүлеләр кичүе буялачак һәм ремонтланачак, төп маршрутлар буенча коймалар, терәк диварлар һәм тукталышлар яңартылачак, эшләр 46,7% тәшкил итәчәк, дип өстәде.
Илсур Метшин искәрткәнчә, форумга шәһәрне чәчәк композицияләре бизәячәк. Барлыгы 9 мең чәчәк, 1,4 мең куак, 566 агач утырту планлаштырыла. Эшләр 31% ка башкарылган. Барлык төзекләндерү эшләре 15 нче майга кадәр тәмамланачак.
Аккредитацияләнгән транспортка катнашучыларны урнаштыру һәм форум үткәрү урыннары янында парковкалау өчен 27 участок бушлай биреләчәк.
Үз чиратында, ТР Рәисе KazanForum уздыру көннәрендә узачак чараларны оештыру буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Алар арасында «Россия Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең махсус утырышы һәм «ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасының Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә роле» панель дискуссиясе бар.
«Russia Halal Expo күргәзмә мәйданчыгын оештыру һәм тулыландыру буенча эш дәвам итә. Россия Федерациясенең коллектив стендында чит ил партнерларына безнең потенциалны күрсәтү мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, федераль коллегалар белән берлектә Россия Федерациясенең коллектив стендында эшне администрацияләү һәм оештыру өчен җаваплы башкарма хакимият органын билгеләргә, федераль дәрәҗәдә координатор билгеләргә, коллектив стендта тәкъдим ителгән министрлыклар һәм ведомстволар стендларын контент белән тулыландыру буенча эш алып барырга, Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешен, инвестицион, сәнәгать, агросәнәгать потенциалын презентацияләүне оештырырга кирәк.
«Форум кысаларында күп яклы килешүләргә кул куюны тәэмин итү буенча эш алып баруны максатчан дип саныйбыз. Форумның генераль партнерлары сыйфатында халыкара һәм Россия дәүләт корпорацияләренең катнашуы чараның статусын күтәрергә тиеш», - диде ТР Рәисе. Ул РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан ким дигәндә 3 халыкара һәм 5 Россия дәүләт корпорациясен җәлеп итүдә ярдәм итүен сорады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум кунакларының килеп урнашуларына аерым игътибар бирергә кирәк. Чара барышында Казанга килүче халыкара рейслар пассажирлары өчен тизләтелгән чик контроле оештырылырга тиеш.
«KazanForum башланганчы бер айдан да азрак вакыт кала. Югары дәрәҗәле чит ил кунакларының катнашуы турында раслауларны алуны активрак эшләргә кирәк. Бу мәсьәләгә безнең федераль коллегаларыбызның да кушылуын сорыйм. Уртак тырышлык белән булачак KazanForum югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачагына ышанам», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Фоторепортаж