(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы апрель, Диана Жиленкова). Бүген Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара
мультиспорт ярышлары
башлануга кире
хисап белән стела ачылды. 100 дән артык илдән 2 мең спортчы
катнашында узачак ярышлар 2024 елның 23 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр
Татарстан Республикасы башкаласында узачак. Тантаналы чара берьюлы ике шәһәрдә
– Мәскәү һәм Казанда РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Киләчәк уеннары» традицион спорт
төрләрен һәм яңа цифрлы технологияләрне берләштерә. Алар 16 гибрид
дисциплина буенча ярышларны үз эченә ала, аларның һәрберсе классик һәм
киберспортны яки VR-/AR-технологияне берләштерә. Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк каршындагы мәйданда
– югары технологияләр җәлеп итү ноктасында кире хисап башланды. Тантанада РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм
массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика башкаласы Мэры Илсур
Метшин катнашты.
Шул
ук вакытта Мәскәүдә Манежный мәйданында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, РФ
спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Киләчәк уеннары»
проекты җитәкчесе Игорь Столяров катнашты. Казан белән элемтә телекүпер
ярдәмендә реаль вакытта башкарылды. Катнашучыларга
РФ Президенты Владимир Путин да мөрәҗәгать итте.
«Мондый вакыйганы беркем дә, беркайда да үткәрмәде», - дип ассызыклады
ул. Хәзерге кеше, киләчәк кешесе –
ул гармонияле, физик һәм интеллектуаль яктан үсеш алган кеше. «Киләчәк уеннары»
бу хакыйкатьне аның бөтен тулылыгында ачарга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Һәм
без мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә барлыкка килүе,
актив рәвештә популярлык яулаучы, функциональ яктан мавыктыргыч цифрлы спортның
илебездә яңа мөмкинлекләр, масштаб һәм перспективалар алуы белән горурланабыз».
Дәүләт
башлыгы ярышларда катнашучыларны «Киләчәк уеннары» башланганчы калган вакытны
максималь нәтиҗәле кулланырга чакырды. «Сезне Россиянең иң үзенчәлекле
төбәкләренең берсе – Татарстан башкаласы көтә. Зур дәрәҗәле халыкара форумнар
үткәрү тәҗрибәсе булган матур, борынгы, кунакчыл Казан көтә», - дип ышандырды
Владимир Путин.
«Шушы
көннәрдә Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе съезды
узды, анда бертавыштан олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, сигез тапкыр
Европа чемпионы булган Никита Нагорный президент итеп сайланды», – дип
уртаклашты Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьерга
һәм ил җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт сүзләре белән ТР Рәисе
Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте: «Безнең тәҗрибәбез дә, теләгебез дә бар, дип
ышандырасым килә. Һәм без, әлбәттә, «Киләчәк уеннары» һәркемнең хәтерендә
калсын өчен барысын да эшләячәкбез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Максут Игоревич безнең белән бергә, ул инспекция үткәрде, эшнең ничек баруы
белән танышты», – дип билгеләп үтте ул.
Россия
Цифрлар министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, илдә беренче ИТ-парк нәкъ менә Казанда
ачылган, шуңа күрә ТР башкаласы күп кенә инновацияләрнең ватаны булып тора, һәм
уникаль «Киләчәк уеннары»н уздыру мөмкинлеге аңа лаеклы бирелде.
«Зур
халыкара вакыйганың чираттагы тапкыр безгә ышанып тапшырылуы безнең өчен дәрәҗә,
- дип уртаклашты Илсур Метшин. – Ил Президентының бәяләвенә рәхмәтлебез.
Владимир Владимирович безнең тәҗрибәбез зур дип җиткерде, әмма әлеге тәҗрибәнең
сере гади: без һәрвакыт беренче тапкыр әзерләнәбез, бик җитди карыйбыз һәм инде
әзерләнә башладык. Миңа федерациянең яңа президенты, Олимпия чемпионы
Нагорныйның сүзләре бик ошады, ул: «Без замана белән генә түгел, ә аннан да
алдарак барабыз», - диде. Шуңа
күрә вакытны узар өчен барысын да эшләячәкбез, җитди әзерләнәчәкбез. Казанга
рәхим итегез!»
Тантаналы
чара ярышларның төп идеясен – реаль һәм виртуаль дөньяларны берләштерүне
чагылдыра. Бу вакыйганы виртуаль алып баручы озата
бара, аның образы һәм тавышы ясалма интеллект ярдәмендә барлыкка китерелгән.
Халыкара
мультиспорт ярышларына 300 көн калды, тантанада катнашучылар махсус төймәгә
басып, кире хисапны башлап җибәрделәр. Бу
туры элемтә аша бер үк вакытта Казанда да, Мәскәүдә дә башкарылды. Тантана «Фиджитал ритмында
хәрәкәт ит» флешмобы белән тәмамланды, ул бүген билгеләп үтелә
торган Халыкара бию көненә багышланган иде.
Исегезгә
төшерәбез, Казан 2024 елда «Киләчәк уеннары» тарихында беренче тапкыр 2022
елның җәендә чараны уздыру хокукын яулады. ТР
башкаласыннан тыш, җиңү өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм «Сириус» федераль
территориясе көрәште.
Масштаблы турнир алдыннан Казанда тест
чаралары рәвешендә «Фиджитал уеннар» уза. Ярышларның алдагы
серияләре дроннар узышларына, футбол, баскетбол, хоккей, көрәш һәм спортның
башка төрләренә багышланган иде. Алда – фиджитал-футбол, ул 16-19 нчы майда Казан теннис академиясендә узачак. Беренчелек
өчен Россия, Бразилия, Аргентина, Уругвай, Сербия һәм Ираннан 56 спортчы
көрәшәчәк. Приз фонды 3 млн сумга якын тәшкил итәчәк.