(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май, Татьяна Марюхова). Бүген Казаннан Лисичанскига 90 тонна авырлыктагы гуманитар йөкнең дүртенче партиясен җибәрделәр. Азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары һәм төзелеш материалларыннан тыш, биш зур йөк машинасы Татарстан шефлыгы астындагы шәһәргә ветераннар өчен Җиңү көненә бүләкләр һәм җирле халык соравы буенча утырту өчен орлыклар китерәчәк. Мобилизацияләнгән казанлылар өчен махсус йөк – тепловизорлар, төнге күрү приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, прицеллар, кронштейннар һәм башка махсус җиһазлар әзерләнгән. Колоннаны Җиңү паркыннан җибәрүне Казан Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
«Бүген без тыныч тормышка кайту өчен кирәкле әйберләрне җибәрәбез. Лисичанлыларның язгы чәчү материаллары буенча үтенече аеруча сөендерде: кишер, суган – йорт яны участокларына утырту өчен иң кирәкләр. Без мондый йөкне беренче тапкыр формалаштырабыз, һәм җыелган әйберләр якын көннәрдә безнең коллегаларыбызга Лисичанскига барып җитсен өчен бүгенге көндә барысы да эшләнде», – диде шәһәр башлыгы.
Бүгенге колоннада 5 машина киткән. Бер фура – 20 тонна авырлыктагы төзелеш материаллары, 2 – фура шәхси гигиена товарлары, 30 тонна авырлыктагы көнкүреш химиясе һәм дарулар, тагын 2 фура 38 тонна авырлыктагы азык-төлек товарлары (ит консервалары, сгущенка, ярма, макарон, май) алып барачак.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Лисичанскига барлыгы 910 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. «Бүген җибәрелгәннәр арасында 20 тонна түбә материалы, аерым алганда 800 табак шифер һәм төзекләндерү эшләре өчен кадаклар бар. Шулай ук Җиңү көне алдыннан Лисичанск территориясендә яшәүче ветераннарга 120 бүләк җыелмасы китереләчәк, аларның составына традицион рәвештә чәй, кофе, карабодай ярмасы, көнбагыш мае, тәм-томнар һәм консервалар кертелгән», - дип сөйләде ул.
Республика клиник хастаханәсе инициативасы буенча йөк составына шулай ук 2 тонна медикамент кергән – бу Лисичанск халкы мохтаҗ (альбумин, флуконазол, цефтриаксон, дексаметазон, левофлоксацин һәм башкалар) 100 дән артык төрле дару препаратлары.
Беренче тапкыр язгы чәчү кампаниясе башланыр алдыннан зур йөк ташучылар республиканың шефлык иткән шәһәренә бакча культуралары үстерү өчен утырту материалы (суган, орлык) алып барачаклар.
Мобилизацияләнгән гражданнар өчен дә йөкләр китереләчәк. Мәсәлән, алар өчен тепловизорлар, төнге күрү приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, прицеллар, кронштейннар һәм башка махсус җиһазлар әзерләнгән. Элегрәк мобилизацияләнгәннәргә 6 УАЗ автомобиле, 2 «Газель», рация, оптик коллиматор прицеллары, автоматлар өчен кронштейннар, тепловизион приборлар, төнге күрү цифрлы приборлары, квадрокоптерлар, планшетлар, автоинструментлар җыелмалары, төрле инструментлар һәм хозинвентарь тапшырылган.
Бу юлы йөкне формалаштыруда Агава» ҖЧҖ, «Сувар» ҖЧҖ, «СтройИмпекс» ҖЧҖ, шулай ук Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кебек шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнашкан.
«Игелекле Казан» эгидасы астында гуманитар ярдәмне үзәкләштерелгән җыю узган елның октябрендә башланды. Казанлылар шәһәрнең яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан җыю пунктларына әйберләр алып киләләр. Аларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин. Үз эшен Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан үзәк склад та дәвам итә. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көннәрендә 9:00 дән 14:00 гә кадәр эшли.