(Казан шәһәре, KZN.RU, Анна Санникова). 22 нче апрельдә Казанда икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе узачак. Сулыкларның яр буе зоналарын һәм шәһәр урман полосаларын чистартуга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
«Шимбә көнне шәһәр халкын көтәбез. Ел саен предприятиеләр, югары уку йортлары шәһәргә чисталык урнаштыруда бик ярдәм итәләр, моның өчен без бу эштә катнашучыларга рәхмәтле. Монда тәрбия моменты мөһим – әлеге эштә катнашкан балаларыбыз, югары сыйныф укучылары, студентлар, кәгазьне яки тагын нинди дә булса чүпне ташлар алдыннан, һичшиксез, уйланачаклар», - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Һәр районда сәнәгать предприятиеләре, район администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм шәһәрлеләр территорияләрне җыештырачак участоклар билгеләнгән инде. Мәсәлән, бу Карбышев урамындагы сквер, «Локомотив» пляжы, Ш.Мәрҗани урамындагы Түбән Кабан күле яр буе, Киров дамбасыннан тимер юл вокзалына кадәр тимер юллар буйлап яшел зона, Дубравная урамындагы урман-парк зонасы һәм башкалар.
Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре Сибгат Хәким урамы районында Казансу елгасының яр буе территориясен, Патрис Лумумба урамы буенча иске аэропорт территориясен, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасының яр буе зонасын, Казан Изге Ана иконасы һәм Серафим Саровский часовнясыннан Киров дамбасының яр буе зонасын җыештыруда катнашачак.
И.Сәлахетдинов аңлатуынча, теләгән һәркем гомумшәһәр өмәсендә катнаша, үз ишегалдын яки башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем төзи алачак. Инвентарь, капчыклар алуга һәм җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Әгәр урамнар подрядчыларга беркетелгән булса, шул ук Дубравныйдагы урманга җыештыручылар һәм төзекләндерү хезмәткәрләре чыкмый, ә менә халык, кызганычка каршы, көн саен чүп-чар калдыра», - дип белдерде шәһәр башлыгы. - Тик, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан елдан-ел халыкның игътибары аркасында чистарак була бара, машинадан тәмәке ташлаучы шоферларны һәм урналардан читкә чүп-чар ташлаучы яшьләрне күрү сирәгәя бара».
Шәһәр Мэры шулай ук билгеләп үткәнчә, әле барлык бурычлар да хәл ителмәгән, һәм һәркем үзе яшәгән шәһәрне, ишегалдын, подъездны чистарту буенча бурычны үзенеке кебек кабул итәргә тиеш. «Өмә – аннан соң Казан һәрвакыт чәчәк ата торган чара, максималь актив катнашуыгызны сорыйм», – диде И.Метшин.
Шулай ук Мирныйдагы Каенлык территориясендә Казан Мэриясе СИБУР компаниясе белән берлектә оештырган «Чиста уеннар» ярышлары узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен дүрт кешедән торган команда тупларга кирәк, инвентарьны катнашучылар урында алачак. Иң күп чүп-чар җыйган команда җиңүче булачак. Ярышлар 10:00 сәгатьтә башланачак.
Ишегалды территорияләрен чистартуны актив яшәүчеләр катнашында торак идарәче компанияләре оештыра.
Казан Мэры район администрацияләре башлыкларына, предприятиеләргә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына чүп-чарны чыгаруга аерым игътибар бирергә кушты. «Чүп-чар күп булачак, аны җыю гына түгел, вакытында чыгару да мөһим. Иртәгә, берсекөнгә дигән сүзләр юк!» - диде шәһәр башлыгы.
1 нче апрельдә башланган санитар чистарту буенча икеайлык башыннан торак-коммуналь комплекс һәм төзекләндерү өлкәсе подрядчы оешмалары тарафыннан 9000 кв.м мәйданда юллар чистартылган, 2000 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән, 55 км озынлыктагы койма юылган, 390 тукталыш павильоны чистартылган һәм юылган, 62 мең куб. м калдык чыгарылган, 11 мең юл билгесе, 150 светофор объекты, 730 тышкы яктырту терәкләре юылган һәм чистартылган.
Икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм төрле калдыклар өемнәрен бетерүгә, урам-юл челтәре объектларын, ишегалларын, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, фасадлардан һәм коймалардан алып янәшәдәге участокларга кадәр сәүдә объектларын тәртипкә китерүгә зур игътибар бирелә.