(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель, Диана Жиленкова). Бүген Мариин театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Валерий Гергиев Казанда узган елның көзендә капремонттан соң ачылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булды. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белән бергә ул яшь талантлар белән аралашты, уку йорты музеен карады һәм үз вакытында композитор Сергей Рахманинов уйнаган рояльдә уйнап карады.
Кунаклар өчен экскурсияне балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич үткәрде. Ул Валерий Гергиевка уку йортын капиталь ремонтлау балалар музыка сәнгатен популярлаштыруның яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек биргәнен, хәзер уку йорты балаларны әхлакый-эстетик тәрбияләү үзәгенә әверелергә омтылуын, һәм моны үз вакытында уку йорты җитәкчелегенә шәһәр Мэры тәкъдим иткәнен сөйләде. «Әхлакый тәрбияне без шәхеснең рухи үсешенең нигезләренең берсе дип саныйбыз. Хәзер без мәктәпне туристлык маршрутларына кертү, гомуми белем бирү мәктәпләре белән хезмәттәшлек итү өстендә эшлибез», – дип билгеләп үтте Яков Туркенич.
Валерий Гергиев кыллы һәм клавишалы уен коралларында уйнаучы, шулай ук хорда җырлаучы музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре белән танышты. Кунаклар алдында шулай ук ТР Яшьләр симфоник оркестры чыгыш ясады. Музыкаль коллективта катнашучыларның берсе – музыка мәктәбен тәмамлаган виолончелист Даниил Кирилов, ул хәзер И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керергә әзерләнә. «Ремонттан соң сыйныфларда акустика күпкә яхшырды, әлбәттә, капиталь ремонттан соң монда күпкә рәхәтрәк, – дип билгеләп үтте егет. Профессиональ дәрәҗәдәге яңа музыка кораллары барлыкка килде. Монда укытучылар бик тәҗрибәле, алар киләчәк һөнәр өчен яхшы нигез бирәләр».
Соңыннан Валерий Гергиев һәм Илсур Метшин архив фотосурәтләре, әсәрләр ноталары, әдәбият саклана торган уку йорты музеена күз салдылар. Интерактив киңлектә Мариин театры сәнгать җитәкчесенә фортепианода уйнаучы егетне һәм Россиянең танылган музыкантларының виртуаль шәҗәрәсен сурәтләгән 3D-инсталляцияләр күрсәттеләр. Музейның үзәк экспонаты булып Казанга сәфәре вакытында композитор Сергей Рахманинов уйнаган рояль тора. Валерий Гергиев музыка коралын сынап карады һәм аның яхшы яңгырашын бәяләде.
Хушлашканда Мариин театрының сәнгать җитәкчесе музей журналында язма калдырды.
«Музыка мәктәбе турында мондый кайгырту өчен рәхмәт белдерәсем килә, аны капиталь ремонтлаулары бик яхшы, монда аның тарихы саклана. Мин үземнең Владикавказда музыка мәктәбендә укыганымны бик яхшы хәтерлим. Мондый тарихлы уку йортлары илдә бик күп түгел, алар дистәләгән, әмма йөзләрчә түгел. Уңышлар телим! Киләсе килүебездә, һичшиксез, бергә нәрсәдер эшләячәкбез», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Валерий Гергиев.
Искәртеп узабыз, ТР башкаласында Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры ХХІІ Мәскәү Пасха фестивале кысаларында ике концерт бирәчәк. Казан музыкаль коллективның гастрольләр турында беренче тукталышларның берсе булды. Валерий Гергиев сүзләренчә, фестиваль нәкъ менә монда – Казанда оештырылган. Һәм менә инде 20 ел дәвамында ул традицион рәвештә Мәскәүдә старт ала, ә Татарстан башкаласында дәвам итә.
Горький урамындагы 22/26 номерлы йортны, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора, музыка мәктәбенең 90 еллыгына тулысынча реконструкцияләделәр. Юбилеена учреждение яңартылган биналар гына түгел, ә яңа музыка кораллары да алды. Моннан тыш, эчке ишегалды камера концертлары үткәрү өчен җиһазландырылган. Мәктәпне ачу уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Казан Мэры Илсур Метшин белән бергә Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский да котлады. Ә узган атнада уку йортында Рөстәм Миңнеханов булды.
Мәктәптә уку һөнәри һәм гомуми үсеш программалары буенча алып барыла. Ел саен уку йортын 80 гә якын укучы тәмамлый, аларның күбесе махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга керә.
Валерий Гергиев һәм Илсур Метшин белән бергә балалар музыка мәктәбендә Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та булды.