(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель, Юлия Летникова). Узган елның августында Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе биналарны һәм территорияләрне карап тоту буенча хокук бозулар өчен 1200 дән артык кисәтү белдергән. Аларның өчтән икесе юк ителгән. Иң киң таралган бозуларның берсе – төзелеш мәйданчыкларыннан шәһәр юлларына пычрак чыгару. Быел шундый 7 факт теркәлгән. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесенә һәм район администрацияләре башлыкларына төзүчеләргә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре турында искәртергә кушты.
Бүгенге көндә Казанда 104 төзелеш мәйданчыгы эшли. Алар барысы да махсус юу урыннары белән җиһазландырылган, әмма машина йөртүчеләр пычрак тәгәрмәчләр белән юлларга чыгуларын дәвам итәләр. «Тәгәрмәч юу башкарылмау буенча мәсьәләне чиштек дип уйлаган идем. Моның турында сүз булырга тиеш түгел! Алар өйләреннән яланаяк, носкичан чыкмый бит, ботинкалары бар икән – кисен. Болай да төзекләндерү өчен акчаларны тиеннән тиенгә җиткезеп эшлибез, чәчәкләргә дә, агачларны кисүгә дә җитсен дибез, алар шулай ваемсызлык күрсәтсен! Бөтен эш юкка чыга! – дип ачуланды Казан Мэры Илсур Метшин. – Без төзүчеләргә ярдәм итәбез һәм алар белән диалогта торабыз, әмма Төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен яхшы үтәсеннәр: урамга чыгалар икән – тәгәрмәчләрен юсыннар. Моның турында сөйләшү булырга тиеш түгел, тәгәрмәчләрне сыйфатлы юарга кирәклеге турында әйтеп тә торасы юк.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев җәйге чорда биналарны һәм территорияләрне тотуга төп таләпләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау шәһәрлеләрне ишегалларының чисталыгы, бакчаларның коймалары һәм балалар мәйданчыкларындагы җиһазлар борчый икәнен күрсәткән. Идарәче компанияләр, торак-төзелеш кооперативлары һәм торак милекчеләре ширкәтләре яз көне кечкенә архитектура формаларын карарга, аларны юарга һәм буярга, шулай ук ватылган элементларны алыштырырга тиеш. Көн саен йорт территорияләрен җыештыруны 8 сәгатькә тәмамларга кирәк, ә көн дәвамында чисталыкны сакларга. Шулай ук газоннарда үләнне вакытында чабу таләп ителә.
Наил Минвәлиев подрядчы оешмалар тарафыннан җыештыру каралмаган гараж кооперативлары һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендә тәртип саклау кирәклеге турында әйтте. Сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары урнаштырган төзекләндерү элементлары игътибарсыз калырга тиеш түгел. «Өмәләр һәм средниклар вакытында бу территорияләрне чистартырга һәм кирәкле ремонт үткәрергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте район администрацияләре башлыкларына Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
Шулай ук коймалар, түбәләр һәм каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнерлар ремонтланырга һәм буялырга тиеш. Узган җәйдә бу урыннар канәгатьләнерлек хәлдә булмаганы өчен 17 материал төзелгән.
Шлагбаумнар һәм коймалар турында мөрәҗәгатьләр саны артты, аларның күбесе тиешле рөхсәткә ия түгел. 25 факт буенча кисәтүләр җибәрелгән, алар буенча 4 койма сүтелгән. Тагын 14 очрак буенча материаллар гражданлык-хокукый тәртиптә карала», - дип сөйләде Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы. Ул искәрткәнчә, Казанны төзекләндерү кагыйдәләре квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны үз белдеге белән ябуга юл куймый.
Архитектура яктырту – шәһәрне төзекләндерүнең аерылгысыз өлеше, әмма Казанда 100 гә якын объектта яктырту эшләми. Н.Минвәлиев баланста тотучыларны яктыртуны торгызырга чакырды.
Фасадларны, биналарның керү төркемнәрен һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен пандусларны вакытында ремонтларга кирәк, дип искәртте докладчы. Бу бик күп чыгымнар таләп итми, ләкин бинага каралган кыяфәт бирә. Корылмаларның түбәләрендә су улаклары булырга тиеш, ул суның җәяүлеләргә һәм җәяүлеләр зоналарына турыдан-туры агуына юл куймаска тиеш. Тротуарларга чыгучы су улаклары читкә юнәлтерелергә тиеш.
Тышкы реклама турында сөйләгәндә, Н.Минвәлиев зыян күргән конструкцияләрне вакытында ремонтлау кирәклеген билгеләп үтте. Ел башыннан әлеге бозу буенча 57 материал рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, торак йортларда, административ биналарда һәм корылмаларда «реклама чүплеге» рөхсәт ителми.
Урам-юл челтәрен тотуны бозган өчен ел башыннан 146 кисәтү белдерелгән, барлык искәрмәләр дә бетерелгән.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы стационар булмаган сәүдә объектларын эксплуатацияләүгә аерым тукталды. «Еш кына эшмәкәрләр билгеләнгән территория чикләреннән чыгып, товарларын тезәләр яки җиһазларны тротуарга урнаштыралар. Бу төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып тора», – дип аңлатты ул. Н.Минвәлиев билгеләп үткәнчә, стационар булмаган сәүдә объектлары янында урналар урнаштырылырга тиеш, аларны тулган саен чистартырга кирәк, әмма тәүлегенә бер тапкырдан да сирәгрәк түгел, ә урна төзек булмаган очракта аны алыштыру зарур.
Билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итү хокук бозу булып тора, мондый фактлар җылы һава торышы башлану белән арта бара. Бу мәсьәләләрне хәл итү белән район администрацияләре һәм эчке эшләр органнары шөгыльләнә. Докладчы өстәп әйткәнчә, Казанда штендерларда һәм кабартыла торган курчаклар ярдәмендә реклама тыелган.
Административ-техник инспекция идарәсе яшел зоналарда машиналар кую очракларын теркәп бара башлаган инде. Моның өчен узган ел 30 меңгә якын машина йөртүчегә штраф салынган, бу хокук бозуга беркетмәләр төзүгә мораторий кагылмый. Яшел зоналарда парковка автомат техник чаралар ярдәмендә теркәлә. Быелдан система яшел зонаның цифрлаштырылган чикләре белән бәйләнештә эшли, аларның реестрын раслау бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
1 нче апрельгә Тышкы төзекләндерү комитетында җир эшләренә 981 ордер контрольдә тора, шуларның 921 урыны 31 нче майга кадәр торгызылырга тиеш. Сроклар бозылган очракта июнь аенда Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре административ материаллар төзиячәк. Шулай ук бу айда ордер рәсмиләштерелмәгән килеш инженерлык челтәрләре салынган урыннар тикшереләчәк. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 77 шундый урын бар. Һәр хокук бозу өчен административ материаллар төзеләчәк.
«Без шәһәрнең чисталыгына зур игътибар бирәбез, моңа казанлылар да, Татарстан башкаласы кунаклары да күнеккән. Төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтәргә кирәк. Кисәтүләр ясап йөрергә җитте – берничә тапкыр эләгүчеләргә штраф салыгыз. Мин яшел зонага менүчеләр турында әйтеп тә тормыйм, мондый автомобиль хуҗаларына кызганмыйча штраф салырга кирәк», – дип ассызыклады И.Метшин.
Үз чиратында Н.Минвәлиев тикшерүләргә мораторийның 2030 елга кадәр озайтылуын, шуңа күрә хокук бозучыларга карата профилактик чаралар гына кулланылуын билгеләп үтте. Мәсәлән, Административ-техник инспекция идарәсе шәһәр эшкуарлары белән консультацияләр үткәрә һәм аларга төзекләндерү таләпләре турында сөйли. Март аеннан шундый 7 очрашу узган.