(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы гыйнвар,
Диана Жиленкова). 2022 елда Татарстан башкаласында 18 мең 704 бала туган, бу
2021 ел белән чагыштырганда 8,8% ка кимрәк, ул вакытта 20 мең 501 сабый туган
иде. Шул ук вакытта Идел буе федераль округының миллион халыклы шәһәрләре белән
чагыштырганда, Казан туучылар санын теркәүнең югары күрсәткечләрен саклый.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы
Римма Миңнуллина әнә шундый мәгълүматлар китерде.
«Безнең
өчен демографик мәгълүматлар барлык социаль программалар, инфраструктур
үзгәрешләр өчен нигез булып тора, – дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин. –
Әлеге мәгълүматлар һәм фаразлар нигезендә без яңа районнар, торак кварталлар
проектлыйбыз, социаль учреждениеләр төзибез».
Узган
ел Казанда туган балалар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, сизелерлек
үзгәрмәде, әмма элеккечә, Идел буе федераль округының миллион халыклы
шәһәрләренә караганда күпкә югарырак, дип игътибар итте шәһәр башлыгы. «Аерма
өчтән бер өлешкә диярлек. Бу шәһәрлеләрнең, шул исәптән яшь гаиләләрнең,
бер-ике бала тәрбияләүче гаиләләрнең иминлеге турында сөйләүче төп күрсәткеч, –
дип ассызыклады И.Метшин. – Казан һәм Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла
торган проектлар, шул исәптән илкүләм проектлар гаиләләргә иртәгесе көнгә
ышаныч белән карарга һәм икенче, өченче, дүртенче бала артыннан барырга
мөмкинлек бирә. Бу безнең өчен эштә мөһим юнәлеш, һәм без моңа аеруча игътибар
бирәчәкбез».
Р.Миңнуллина
бала тудыру йортында әниләргә туу турындагы таныклыкның 80% ы бирелде, дип
хәбәр итте. Узган ел малайлар кызларга караганда 686 га күбрәк туган. Яңа туган
балаларның 43% ы яки 8086 бала гаиләдә беренче сабый булган. Балаларның 35% ы –
икенче балалар, 22% ы – өченче һәм аннан соңгы балалар. Игезәкләр – 279
гаиләдә, өч игезәкләр дүрт гаиләдә туган.
Казанлылар
яңа туган сабыйларына Әмир, Кәрим, Марк, Әминә, Ясминә һәм София исемнәрен күп
кушкан. Айвенго, Акбарс, Гектор, Настасья, Тимерлан һәм Фина сирәк исемнәр
булып тора.
Казан
Идел буе федераль округында өченче ел бала туу күрсәткечләре буенча уңай
динамиканы саклаучы бердәнбер миллион халыклы шәһәр булып тора, дип сөйләде
шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.
Аның
сүзләренчә, 2022 елда ковид чорына кадәр үлемне теркәү күрсәткечләренә акрынлап
кайтылган. Узган ел Казанда барлыгы 13 мең 912 кешенең үлеме теркәлгән – 2021
ел белән чагыштырганда 25% ка кимрәк. 2022 елда үлүчеләр арасында 48% ир-ат һәм
52% хатын-кыз булган. Тууны теркәү актлары саны үлемне теркәү актлары саныннан
26% ка артыграк. «Мисал өчен, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта вәзгыять алай ук
уңай түгел иде, анда туу һәм үлемне теркәү нисбәте тискәре динамикага ия: 4%
һәм 20% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Р.Миңнуллина.
«Катлаулы
пандемия елларыннан соң уңай тенденцияне билгеләп үтәргә мөмкин – үлем
очракларын теркәү санының 25% ка кимүе. Һәм иң мөһиме – бу елларда Казан Идел
буе федераль округында миллион халыклы шәһәрләр арасында бердәнбер халыкның
табигый артуын саклый», – дип билгеләде И.Метшин. «Мәктәпләр, балалар
бакчалары, социаль учреждениеләр җитмәү турында кабатлап тормыйбыз. Бу
демографик үсешнең уңай динамикасы белән бәйле. Без, Мәскәү һәм
Санкт-Петербургтан кала, барлык балалар бакчаларын һәм башка социаль
учреждениеләрне күбрәк төзибез. Тик барыбер, хәтта акрын адым белән дә,
бәби-бом артыннан өлгермибез», – дип өстәде ул.
Тармакны
цифрлаштыру турында сөйләгәндә, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы
ведомствоара электрон багланышлар системасына күчү 2022 елда Казанда ведомство
запросларын эшкәртүне 12% ка киметүгә китерде, дип билгеләп үтте. 2023 елга
оешма эшчәнлегендә өстенлекле бурычларның берсе – дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең
реестр моделенә күчү. Сүз герб таныклыкларыннан баш тарту һәм аларны
Росреестрныкы кебек Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең бердәм дәүләт
реестры электрон өземтәләре белән алыштыру турында бара.
«Соңгы
елларда Гражданлык хәле актларын теркәү органнарының эше сизелерлек үзгәрә.
Цифрлаштыру, башка тармаклардагы кебек үк, бик күп мәгълүмат күләмен
оцифровкалау буенча җентекле, системалы, хезмәт сорый торган эш таләп итә.
Нәтиҗәдә, бу – гражданнар, Казан халкы һәм күпсанлы идарә органнары белән
хезмәттәшлекнең барлык процессларын җиңеләйтә», – дип ассызыклады И.Метшин.