(Казан
шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Бүген Казан Мэры, БМО
каршындагы җирле хакимият органнарының (UNACLA) консультатив комитеты президенты Илсур Метшин видеоконференцэлемтә режимында
БМОның климат үзгәреше турындагы Рамочная конвенциясе якларының XXVII
конференциясендә катнашты. Сессияләрнең берсендә ул доклад белән чыгыш ясады,
анда шәһәр хакимиятенең климат үзгәрү мәсьәләләренә җаваплы караш өчен яңа
стандартлар ориентир булырга тиешлеген билгеләп үтте.
«Безнең
уртак максат – кешеләрнең тормыш сыйфатына зарарлы йогынты ясаучы климат
үзгәрешләре үсешен туктату, – диде Илсур Метшин. – Без, мэрлар буларак, моның
өчен аеруча җаваплылыкны аңлыйбыз, чөнки бүген планета халкының 56% тан артыгы
шәһәрләрдә яши. Нәкъ шәһәрләр климатка йогынты ясауда мөһим роль уйныйлар».
Казан
Мэры 2015 елда климат буенча Париж килешүенә кул куелуын искә төшерде. «Бу
көнне яхшы хәтерлим, янәшәмдә Париж Мэры Энн Идальго һәм Истанбул мэры Кадыйр
Топбаш иде. Планетаны киләчәк буыннар өчен матур һәм куркынычсыз итеп саклау
омтылышында бердәм булуыбыз белән горурландым», – диде Илсур Метшин. Париж
климат килешүе 7 ел дәвамында дөньяның күп кенә шәһәрләрендә табигый
ресурсларны саклау һәм торгызу, кешеләрне экологик агарту буенча проектлар
эшләтеп җибәрделәр, бу планетаның биологик төрлелеген, атмосферасын, җирне, җир
асты байлыкларын, елгаларны һәм океаннарны саклау өчен аеруча мөһим. «Инде
хәзер үк аңлашыла ки, яшьләрнең аңлы рәвештә экологик фикерләү белән яши
башлавы – күп кенә проблемаларны нәтиҗәле хәл итүнең нигезе», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Һәр
мэр халык белән диалогта табигый ресурсларны саклау һәм торгызу өчен өстенлекле
юнәлешләрне билгеләргә омтыла, дип ассызыклап үтте И.Метшин. Шул ук вакытта бу
юнәлешләрнең спектры бик киң – калдыкларны сортлаудан алып шәһәрләрнең яшел
каркасларын булдыруга кадәр. «UNACLA Президенты буларак, климат торышын яхшырту
урыннардагы конкрет проектларны тормышка ашырудан башланырга тиеш дип саныйм.
Көн саен артып барган рискларны бетерү өчен хәзер үк тәвәккәллек белән эш итү
бик мөһим», –диде И.Метшин.
Күп
кенә шәһәрләрдә энергияне саклау, төзелеш, транспорт, яшелләндерү өлкәсендәге
проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Лондон мода йорты климат үзгәрүенә каршы
глобаль чаралар өчен БМО премиясенең җиңүчесе булды, Ханчжоуда Көнбатыш тимер
юл вокзалы ачылды, ул аз углерод чыгаручы фәлсәфә нигезендә төзелгән, дип санап
китте Казан Мэры. Ул шулай ук революцион проектларның ТР башкаласында да
гамәлгә ашырылуын искәртте: «Без Россиядә ләм утырмаларын термомеханик эшкәртүнең беренче линиясен эшләтеп
җибәрдек. Канализация агымнарының явым-төшемнәре ләм басуларына җыелмый,
шулардан көн саен 70 тонна биоягулык алына, ул киң кулланылышка ия».
Уңышлы
муниципаль тәҗрибәләрне Shared City мәгълүмат ресурсында күрергә мөмкин, диде
Илсур Метшин. Аның сүзләренчә, биредә темаларны сайлау мөмкинлеге бар, иң яхшы
мәсьәләләрне хәл итү юллары белән танышу, тормышка ашырылган проектларның
фотосурәтләрен күрү һәм аларны булдырган командалар белән танышу мөмкинлеге дә
җитәрлек. Сайтта Дания шәһәре Орхус хакимиятеннән экологик чиста җылылык
концепциясе, Венаның «Яшел» фасадлары, Лондон, Бангкок, Стокгольм, Торонто,
Манчестер, Мельбурн климатын яхшырту буенча кейслар һәм башкалар тәкъдим ителә.
2050
елга шәһәрләрдә дөнья халкының өчтән ике өлеше яшәячәк. Мигрантлар агымы торак
районнарга өстәмә басым ясаячак – халыкның торак, туклану, су, транспорт,
электр һәм медицина ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә кыенлыклар тудырырга мөмкин,
дип саный Илсур Метшин. «Инде бүген үк безгә йөкләнешкә җайлашырга, экологик
куркынычларның артуын, шәһәр халкы үсешен, миграцияне исәпкә алырга кирәк.
Безгә БМОның тотрыклы үсешенең 11 нче максаты юнәлеш бирә, ул шәһәрләрнең
ачыклыгын, куркынычсызлыгын һәм экологик тотрыклылыгын тәэмин итүгә
юнәлдерелгән», – диде Казан Мэры. Шәһәр җитәкчеләренә башкарылырга тиешле шәһәр
өстенлекләрен үзгәртү буенча эш күләме бик зур, дип өстәде шәһәр Мэры.
«Экологик
проблемаларны чишү өчен үз дәрәҗәбездә кулдан килгәннең барысын эшләп, без
җитештерү һәм куллануның тотрыклы, инклюзив һәм экологик чиста модельләре белән
икътисадны җанландырып, күп икътисадый һәм социаль кыенлыкларны җиңә алабыз. Бу
җәмгыятьнең барлык дәрәҗәләрендә бердәмлекне һәм ышанычны ныгытырга ярдәм
итәчәк», – диде UNACLA Президенты.
БМОның
климат үзгәреше турындагы Рамочная конвенция якларының XXVII конференциясе
6-18 нче ноябрьдә Мисырның Шарм-эш-Шейхында уза. Чарада 35 меңгә якын кеше һәм
2 мең спикер катнаша. Россия делегациясен РФ Президентының климат мәсьәләләре
буенча махсус вәкиле Руслан Эдельгериев җитәкли, аңа шулай ук хакимиятнең
федераль органнары, бизнес һәм фәнни даирәләр вәкилләре кергән.
Конференция
программасы тематик көннәрне үз эченә ала, алар кысаларында панель
дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар узачак.