(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь, Диана Жиленкова).
Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе итеп Линар
Гарипов билгеләнде. Яңа җитәкчене эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур
Метшин тәкъдим итте.
«2008 елдан Линар Зимфир улы комитетның үзендә төрле
вазыйфаларда эшли, рәис урынбасары дәрәҗәсенә җитә. Соңгы өч елда иң эре федераль
саклау хезмәте – «Ракета»да директор булып эшли, аңа 5 мәктәп керә, – дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – Башкарма комитеттагы эш – хисаплар, чаралар
оештыру – бер мәсьәлә, «җирдә» эшләү икенче мәсьәлә.
И.Метшин сөйләгәнчә, Физик культура һәм спорт
комитетының яңа рәисе Урал дәүләт тау университетын тәмамлаган. «Линар Зимфир
улы нефть тармагында, Себердә, җитештерү өлкәсендә дә эшләргә өлгергән. Болар
барысы да күп санлы балалар, кешеләр өчен җавап бирүче һәм Казанны спорт,
физкультура һәм сәламәт яшәү рәвеше норма булган спорт башкаласы итеп күрү
теләгебезне уртаклашкан кеше өчен файдалы. Мондый әзерлекле җитәкченең
хезмәттәшенә алмашка килүе бик мөһим», – дип нәтиҗә ясады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Физик культура һәм
спорт комитетын җитәкләгән Альберт Салихов Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы булды.
Белешмә
Гарипов Линар Зимфир улы 1986 елның 17 нче февралендә
Нефтекамскида туа.
2008 елда «тау машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге
буенча Урал дәүләт тау университетын тәмамлый.
2006 елда «Нефтекамск бораулау эшләре идарәсе» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятендә (Нефтекамск) бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.
2008 елда – «Технобурсервис» ябык акционерлык
җәмгыятендә (Нижневартовск) инженер-технологик хезмәтнең бораулау буенча
инженеры.
2008-2011 елларда – Казан Башкарма комитетының Физик
культура һәм спорт комитетының спорт чараларын уздыру бүлегенең баш белгече.
2011-2017 елларда – Казан Башкарма комитетының Физик
культура һәм спорт комитетының спорт чараларын уздыру бүлеге башлыгы.
2017-2019 елларда – Казан Башкарма комитетының Физик
культура һәм спорт комитетының спорт чараларын уздыру бүлеге башлыгы, рәис
урынбасары.
2019-2022 елларда – «Ракета» физкультура-спорт
берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбе» МБУ директоры (Казан).
2022 елның 21 нче ноябреннән – Казан Башкарма
комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
«2 нче класслы муниципаль киңәшче» класс чины бар.
Инглиз телен белә.
Казанның Мактау грамотасы (2013 ел), «2013 елда
Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел), «2014
елда Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары»
истәлекле медале (2014 ел), «ТР Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе
(2016 ел) белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.