(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь,
Юлия Летникова). 15 нче октябрьдә Казан предприятиеләре урам-юл челтәрен карап
тотуның кышкы режимына күчәчәк. Быел юлларны кардан чистартуга 549 махсус
техника, шул исәптән 4 яңа роторлы кар чистарткыч һәм 49 катнаш юл
машинасы җәлеп ителәчәк. «Буран» планы буенча, һава торышы кискен начарайган
очракта, техника саны 1000 берәмлеккә кадәр артачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Махсус
техника булу һәм күчмә составның торышы – шәһәрне чистарту комплексындагы төп
өлеш. Быел Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте ярдәме белән без 53 яңа
техника алдык, бу урам-юл челтәрен җыештыруда җитди ярдәм», – диде Казан Мэры
Илсур Метшин.
Игорь
Куляжев хәбәр иткәнчә, быел кардан чистартылачак юлларның мәйданы якынча 22 млн
кв.м тәшкил итә, шуның 4 млн кв. метры – тротуарлар. Соңгы 5 елда юлларны
реконструкцияләү һәм төзү хисабына җыештырыла торган юлларның мәйданы 8% ка
артты. «Без урам-юл челтәрен үстерәбез, бу шәһәр өчен плюс, әмма юлларны карап
тоту һәм төзекләндерү өчен финанслау төзелеш һәм реконструкция темпларыннан
соңга кала. Яңа технологияләр кертү хисабына эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыруны
дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Юлларны
җыештыру мәйданы дүрт заказчы – район администрациясе арасында бүленгән.
Урамнарны кардан чистарту белән 2022 елга шартнамә йөкләмәләре булган 4
генподряд оешмасы шөгыльләнәчәк. «2023 елга башкаручыларны конкурс нәтиҗәсендә
декабрьдә билгеләячәкләр», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Бүгенгә,
Игорь Куляжев сүзләренчә, кышкы шартларда эшләргә 428 берәмлек техника
әзерләнгән, ягъни 78%. Калган өлеше яшел үсентеләр утырту, юлларны юу һәм
чистарту белән шөгыльләнә. Техниканы тулысынча кышкы сезонга үзгәртү процессы
һава торышына бәйле булачак.
Яңа
техника сатып алудан тыш, 80% тан артык тузган «Бошунг» катнаш юл машиналарын
ремонтлау дәвам итә. Ремонт республика бюджеты хисабына башкарыла, бүгенгә 38
машина яңартылган, ел ахырына кадәр тагын 13 машина ремонтланачак.
Сентябрь
ахырында предприятиеләрнең кышкы чорга әзерлеген арадаш тикшерү оештырылды.
Нәтиҗәдә чистарту-җыештыру техникасының маршрут карталары үзгәртелде, ә машина
йөртүчеләр һәм механизаторлар өчен инструктажлар үткәрелде. Бүгенге көндә
подрядчы предприятиеләрнең хезмәткәрләре штаты смена ярымда эшләү өчен
комплектланган. «Ноябрь башына без ике сменаның эшен тәэмин итәргә исәп
тотабыз, – диде Игорь Куляжев. – Төзелеш сезоны тәмамланганнан соң, төзелештә
катнашучы машина йөртүчеләрнең бер өлеше төзекләндерү предприятиеләренә күчәр
дип көтелә». «Кызганычка каршы, махсус техника йөртүчеләргә ихтыяҗ саклана.
Әлеге проблеманы агымдагы режимда хәл итәргә кирәк», – диде шәһәр
башлыгы.
Юллар
ике фазалы реагент һәм ком-тоз катнашмасы ярдәмендә бозлавыкка каршы
эшкәртеләчәк. Бүгенге көндә 59 мең тонна катнашма әзерләнгән, реагент 11,3 мең
тонна күләмендә. Тагын 6,5 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла, алар
белән 12 млн кв.м мәйданлы юллар – автомобильләр, җәмәгать транспорты күп йөри
торган магистральләр һәм күперләр эшкәртеләчәк.
Әлеге
сезонда юлларны бозлавыкка каршы эшкәртүнең берләштерелгән ысулы кулланылачак:
температура минус 15 градуска кадәр булганда ике фазалы реагент кулланыла, температура
түбәнрәк булганда – каты реагент. Сатып алына торган барлык материаллар да
куркынычсыз, бу дәүләт экологик экспертиза бәяләмәсе белән раслана, диде
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Урам-юл
челтәрен кышкы режим буенча чистарту 182 көн дәвам итәчәк һәм 2023 елның 15 нче
апрелендә тәмамланачак. Бу вакыт эчендә подрядчы предприятиеләрнең диспетчерлык
хезмәтләре тәүлек буе эшләячәк, шулай ук техниканың даими кизү торуы
оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, узган кыш Казанда
нормадан 78% ка күбрәк явым-төшем булды. Шәһәр урамнарыннан 1 млн 150 мең
тоннадан артык кар чыгарылды – бу 2021 ел белән чагыштырганда 200 мең тоннага
күбрәк. Шәһәрдә беренче тапкыр маршрутларда техниканы мониторинглау һәм
контрольдә тоту системасы кулланылды.