(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь,
Диана Жиленкова). Казан Башкарма комитетында яңа структура – Социаль сәясәт
идарәсе булдырылды, аны Ирина Смирнова җитәкләде. Бүлекчә җитәкчесен бүгенге
эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
«Бу
яңа структура Башкарма комитет Аппаратының социаль өлкә бүлекчәләренең үзара
хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге базасында булдырыла, аны булдыру өстендә без
традицион комитетлардан тыш, социаль блокта социаль өлкәнең стратегик
юнәлешләрен билгели торган һәм район администрациясе бүлекләре алып барган
эшчәнлеккә кураторлык итә торган структура җитмәвен күрдек. Иҗтимагый, ветеран
оешмалары белән тыгыз элемтәдә тору идарә бурычларының берсе булачак», – дип
сөйләде И.Метшин.
Аерым
алганда, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре белән зур эш башкарасы бар,
шулай ук «Игелекле Казан» проекты кураторлыгы да булачак. Мэр билгеләп үткәнчә,
Ирина Смирнованың тәҗрибәсе зур, ул 8 ел Яңа Савин районы администрациясендә,
күпмедер вакыт Пенсия фондында эшләгән, соңгы 11 елда Совет районы
администрациясендә опека һәм попечительлек бүлеген җитәкләгән.
«Бу
– гаиләләргә даими барып йөрү белән бәйле эш, өстәвенә, опека һәм попечительлек
турында истә тотсак, кагыйдә буларак, болар – авыр тормышлы гаиләләр, һәм
мондагы эш кешеләргә карата мәхәббәт кенә түгел, ә корыч нервлар һәм гаять зур
йөрәкле булуны да таләп итә. Без Ирина Петровнаның нинди тырышлык белән эшләвен
күрдек, тәҗрибәсе дә, кешелек сыйфатлары да безнең команда алдында торган
бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәгенә ышанам», – диде Мэр.