(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нче
декабрь, Алинә Бережная). Бүген Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр
Думасының XI сессиясендә депутатлар 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы
чорына Казан бюджетын раслады. 2022 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча
32 млрд 557, 8 млн сум тәшкил итәчәк, 2023 елга – 31 млрд 731,1 млн сум һәм
2024 елга – 31 млрд 978, 9 млн сум күләмендә планлаштырыла. Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр Башкарма комитетына бюджет балансын сакларга һәм шәһәрнең барлык
йөкләмәләрен тулысынча финансларга мөмкинлек бирә торган барлык чараларны
уздырырга кушты.
Татарстан ярдәме белән шәһәр аерым мәсьәләләрне хәл итүгә өстәмә финанслау ала
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бюджет агымдагы икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып формалаштырылган. «2022 елга Казан бюджеты бүгенге көннең барлык чынбарлыгын һәм килеп туган икътисадый вәзгыятьне исәпкә ала, – диде шәһәр башлыгы. – Элеккеге кебек үк, барлык социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар планлаштырылган, бюджетның социаль юнәлеше сакланган. Шул ук вакытта депутатлар проект буенча фикер алышканда шәһәр хуҗалыгының кайбер юнәлешләренә игътибар иттеләр, алар тулысынча финанслау белән тәэмин ителмәгән». Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, бу бурычларны бюджет үтәлеше барышында хәл итәргә кирәк булачак.
Илсур Метшин проектларны тормышка ашырганда республика зур ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә шәһәр аерым мәсьәләләрне хәл итүгә өстәмә финанслар ала, юллар, социаль инфраструктура объектларын төзү буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын дәвам итә, шәһәрнең башка өлкәләре дә игътибарсыз калмый. Илкүләм проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында да күп эшләр башкарыла», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
2022 елга салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 18 млрд 92 млн сум тәшкил итә
2022 елда барлык керем чыганаклары буенча, физик затлар кеременә салымнан тыш, агымдагы елда гамәлдә булган салым ставкалары һәм түләүләр нормативлары саклана, дип сөйләде утырышта Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.
Бюджетның керем өлеше 32 млрд 557,8 млн сум күләмендә фаразланган, бу 2021 елга расланган бюджеттан 4 млрд 419,5 млн сумга күбрәк. 2022 елга салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 18 млрд 92 млн сум тәшкил итә. Шуның 15 млрд 686 млн сумы салым керемнәренә һәм 2 млрд 406 млн сумы салым булмаган керемнәргә туры килә.
Гадәттәгечә, Казан бюджетына салым керемнәренең төп чыганаклары булып НДФЛ, җир салымы һәм җыелма керемнәргә салым кала, дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин. Салым булмаган керемнәр өлешенә бюджетның үз кеременең 13%-ы туры килә. «Бу керемнәрнең төп өлеше муниципаль берәмлек мөлкәтен куллану һәм сату исәбенә формалаша, – дип хәбәр итте Финанс идарәсе башлыгы. – Шәһәр бюджетының эре керем чыганагы булып республика бюджетыннан бирелә торган бюджетара трансфертлар кала»
2022 елга бюджетта керемнәр 14 млрд. 465,5 млн. сум күләмендә фаразлана, бу 2021 елның расланган бюджеты дәрәҗәсеннән 1 млрд.623 млн га артык, дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин.
Гамәлдәге индекс-дефляторлар нигезендә 2022 елга Казан бюджетының чыгым өлеше формалашкан, ул агымдагы елның расланган бюджетына карата үсеш темпы белән 32 млрд 557,8 млн сум тәшкил итә.
«Без салымнар җыюны тулысынча тәэмин итәргә һәм башка чыганакларны җәлеп итәргә һәм депутатлар белән бергә өстәмә керемнәрнең нинди юнәлешләрдә файдаланылачагын билгеләргә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Социаль өлкәгә чыгымнар 2021 ел белән чагыштырганда 20%-ка артачак
Чыгымнарның иң зур өлеше – 26 млрд 333,6 млн сум – социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Ирек Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, социаль өлкәгә чыгымнарның үсеше, 2021 ел белән чагыштырганда, 4 млрд 341 млн сум тәшкил иткән – бу якынча 20%. Финанс идарәсе башлыгы аңлатып узганча, мондый үзгәрешләр социаль-мәдәни өлкә учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү системасының планлаштырылган үзгәрешләре, мәктәп һәм балалар бакчаларында укучыларның артуы, яңа кертелә торган социаль объектлар буенча мөлкәткә салым түләү чыгымнарын арттыру аркасында бюджет чыгымнарын арттыру белән бәйле. «Шулай ук I, II, III категорияләрдәге мәгариф учреждениеләрен саклауга 400 млн сумга якын чыгым һәм еллык гомумреспублика чараларына чыгымнар кертелгән», – диде Ирек Мөхәммәтшин.
Мәгариф өлкәсенә чыгымнар – 21 млрд.267 млн сум, социаль сәясәткә – 1 млрд 791 млн сум, мәдәнияткә – 1 млрд. 303 млн сум, физкультура һәм спортка – 1 млрд 289 млн сум, яшьләр сәясәтенә – 662 млн сум, дезинфекция һәм санитария-эпидемияләргә каршы чаралар үткәрү кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсенә – 21,6 млн сум каралган.
Башка юнәлешләр буенча бюджет чыгымнары күләме 6 млрд 224 млн сум тәшкил итә: гомумдәүләт мәсьәләләренә 2 млрд 567 млн сум, торак-коммуналь хуҗалыгына – 1 млрд 538 млн сум, милли икътисадка – 1 млрд 491 млн сум, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә – 284 млн сум, милли иминлеккә – 202 млн сум, әйләнә-тирә мохитне саклауга – 78,5 млн сум, бюджетара субсидияләр күчерүгә – 62,7 млн сум.
Өч ел эчендә Казан бюджеты 7,6 млрд сумга арткан
Шәһәр бюджеты ел саен үсеп килүче динамика белән формалаша. Соңгы өч елда ул 30%-ка – 7,6 млрд сумга арткан, нигездә, социаль-мәдәни өлкәне финанслауны тәэмин итүгә бәйле рәвештә, дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин. «2022 елга бюджет проекты күрсәткече эшләнде һәм бюджетның гомуми баланслылыгы принцибына җавап бирә», – дип ассызыклады ул. Әйтик, 2022 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 32 млрд 557,8 млн сум тәшкил итәчәк, 2023 елга – 31 млрд 731,1 млн сум һәм 2024 елга – 31 млрд 978, 9 млн сум күләмендә планлаштырыла.
Финанс идарәсе башлыгы искә төшергәнчә, бюджет проекты Казанның документлар һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган, 8-нче ноябрьдә гавами тыңлаулар узган, шуннан соң проект Казанның даими комиссияләре утырышларында каралган. Аңа тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертелде, аларның барысы да гомумиләштерелде һәм эшкә кабул ителде.
«Бюджетның керем өлеше Казанның бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләрен, шәһәрнең 2022 елга һәм план чорына социаль-икътисадый үсешен фаразлау һәм 2021 елга бюджетның көтелгән үтәлешен бәяләүне исәпкә алып формалаштырылды», – дип билгеләп үтте Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев. «2022 елга да, план чорына да бюджет проекты керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган һәм дефицитсыз дип фаразлана. Тәкъдим ителгән проект тулаем алганда бюджет законнары нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә», – дип йомгаклады ул.
Шуннан соң Казан шәһәр Думасы депутатлары 2022 елга һәм план чорына бюджет проектын раслады.