(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казан шәһәр Думасының XI сессиясе утырышында депутатлар 5 ел элек расланган Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясенә үзгәрешләр керттеләр. Бу чорда ил икътисадында чагылыш тапкан вакыйгалар күп булды: Россия Президентының яңа указлары барлыкка килде, ә төбәкләр һәм шәһәрләр алдына яңа бурычлар һәм таләпләр куелды. Документка кертелгән үзгәрешләр арасында уртача гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр арттыру, акыллы шәһәр стандартларын кертү, уңайлы мохит өчен инфраструктураны үстерү, яңа икътисадый күрсәткечләргә ирешү һ.б. бар.
«Стратегия – еш кына безнең әһәмиятле максатларга ирешүнең мөмкин булган юллары салынган документ, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. – «Уңайлы мохит» яки акыллы шәһәр стандартлары кебек проектлар, һичшиксез, стратегиянең бурычларында һәм максатларында күрсәтелергә тиеш. Без социаль, экологик, икътисадый юнәлешләр буенча алга китешне тәэмин итәчәк проектларны һәм карарларны ачыкларга тырышабыз».
Халыкның тормыш сыйфаты өчен төп юнәлешләр өстенлекле булып калачак
Казанның 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясе 2016 елда кабул ителде. Нәкъ менә шушы документта шәһәрне үстерүнең төп юнәлешләре алдагы 15 елга билгеләнде, конкрет бурычлар һәм аларны үтәү сроклары формалаштырылды.
Әмма узган елларда булган вакыйгалар, заман белән бергә бару өчен, шәһәр алдына куелган бурычларны яңартырга мәҗбүр итә, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Ул, аерым алганда, Россия Президентының милли максатлар һәм стратегик бурычлар турындагы Указын искә төшерде. Ил өчен бу документ фактта 2030 елга кадәр төп стратегик документ булып тора. Моннан тыш, икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларын цифрлы трансформацияләү стратегиясе расланды, бу шулай ук Казанның төп стратегик документында чагылыш табарга тиеш.
«Кертелгән үзгәрешләргә карамастан, төп максат үзгәрешсез кала: Казан – тотрыклы икътисадый үсеш һәм киң мөмкинлекләр шәһәре, Идел-Кама үсеш полюсы лидеры», – дип ассызыклады И.Шакиров. Шулай ук стратегиянең төп өстенлекле юнәлешләре дә үзгәрми, алар арасында – шәһәр халкы өчен уңайлы тирәлек булдыру, икътисад ярдәмендә кеше ресурслары ихтыяҗын тәэмин итү.
2030 елга системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче казанлыларның өлеше 75%-тан артачак
Стратегиянең төп юнәлешләре буенча, киеренке икътисадый хәлгә карамастан, Казан максатчан күрсәткечләргә ирешә ала, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул соңгы 5 елда булган шәһәр тормышындагы төп үзгәрешләр турында сөйләде. Бу чорда Татарстан Республикасы башкаласында халык саны 25 мең кешегә арткан. Һәм иң мөһиме – казанлыларның гомер озынлыгы 76 яшьтән артып китте, гәрчә стратегияне эшләгәндә бу күрсәткеч 2030 елга гына фаразланса да. «Хәзер без үз алдыбызга чыннан да амбициоз бурыч куябыз – Казанда 2030 елга гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр арттырырга», – диде И. Шакиров.
Фаразланган күрсәткечләргә вакытыннан алда ирешү казанлыларның спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуы артуы белән аңлатыла. Бүген Казанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Моңа моның өчен шартлар тудыру да ярдәм итә – 5 ел эчендә Татарстан башкаласында 134 спорт объекты төзелде. 2030 елга, төп индикаторларның база сценарие нигезендә, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче халыкның өлеше 75%-тан артып китәчәк.
Биш ел эчендә 15 меңнән артык укучы өчен 13 мәктәп, 7,5 мең урынга исәпләнгән 33 балалар бакчасы төзелде
Узган биш ел дәвамында өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдыруга зур игътибар бирелде, дип искәртте И.Шакиров, шәһәргә моңа ирешү өчен милли проектлар һәм төбәк программалары ярдәм итте. «Бу программалар безгә биш ел эчендә 7,5 мең урынлык 33 балалар бакчасы төзергә һәм тагын 58 учреждениегә капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде», – дип хәбәр итте спикер.
Балалар бакчаларыннан тыш, Казанда биш ел эчендә 15 меңнән артык укучы өчен 13 мәктәп төзеделәр. «Укучыларга уку өчен уңайлы шартлар тәэмин итүгә юнәлтелгән эзлекле эш Казан мәгарифенә иң югары стандартларга яраклашырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте И.Шакиров. – Балансланган кайнар ризык, сәламәтлекне саклау һәм спорт белән шөгыльләнү – шул исәптән белем бирү сыйфатына йогынты ясаучы факторлар».
Бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 27 кв.м дан 33 кв.м га кадәр артачак
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары җәмәгать урыннарын үстерү эшенең нәтиҗәләре турында да хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, 5 ел эчендә 24 объект булдырылды һәм реконструкцияләнде. Моннан тыш, спикер төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Әйтик, Казанда биш ел эчендә 4 млн 400 мең кв.м торак төзелгән, бер кешегә туры килә торган торак биналарның гомуми мәйданы 2016 ел белән чагыштырганда 9%-ка арткан һәм 27 кв.м тәшкил иткән. 2030 елга бу күрсәткечне 33 кв.метрга кадәр җиткерү планлаштырыла.
Икътисадый вәзгыять турында сөйләгәндә, И.Шакиров хәбәр иткәнчә, узган ел Казанның тулаем территориаль продукты 859 млрд сумга кадәр арткан. «Динамик үсеш – шәһәр икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр нәтиҗәсе. 2020 елда алар 185 млрд сум тәшкил итте, – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Быел аларның 200 млрд сумга кадәр артуы фаразлана». Тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 40%-ка җитте, ә кече һәм урта эшмәкәрлек секторындагы мәшгульләрнеке – 39%, дип өстәде И.Шакиров.
Моның фонында икътисадның мөһим секторларының берсе булган туризм төште. Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Казанга 2,5 млн турист килгән, ә 2019 елда – 3,5 млн турист. Стратегиянең максатчан күрсәткече – 2030 елга туристлар санын елына 5 млн га кадәр арттыру.
«Беренче урынга кешеләрнең тормыш сыйфатын кую мөһим»
Стратегиянең һәр бүлегендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм илкүләм максатларга ирешү чагылыш тапкан. Гомер озынлыгын арттырудан, шәһәрлеләрнең торак мәйданы белән тәэмин ителешеннән тыш, 2030 елга җан башына туры килгән тулаем территориаль продуктны 1 млн 132 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Эшсезлек дәрәҗәсе, яңгыр канализациясенең озынлыгы, икътисадта эшләүчеләрнең уртача еллык саны буенча билгеле бер максат күздә тотылган күрсәткечләргә төзәтмәләр кертелде.
«Илкүләм максатларга туры китереп, индикаторлар үзгәрә генә түгел, яңалары да кертелә», – дип ассызыклады И.Шакиров. Аның сүзләренә караганда, мондый индикаторларга видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган күп фатирлы торак йортларның өлешен, акыллы шәһәр стандартына карата база һәм өстәмә таләпләрне гамәлгә ашыруны, шәһәр мохитенең сыйфаты индексын һ.б. кертергә мөмкин.
Стратегиядә шәһәрнең максатчан торышының өстәмә индикаторларыннан тыш, берничә яңа юнәлеш барлыкка киләчәк, шул исәптән яшьләр сәясәте секторы, аерым алганда, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә игътибар бирү планлаштырыла. Моннан тыш, үзмәшгульләр өчен шартлар тудыру мөһим роль уйнаячак. Илдар Шакиров искәрткәнчә, бүген Казанда икътисадның бу секторында 55 мең кеше эшли.
Стратегиянең аерым бүлеге цифрлы икътисадны үстерүгә багышланачак.
Моннан тыш, депутатлар белән фикер алышу барышында документта уңайлы мохиткә багышланган бүлекне киңәйтү турында карар кабул ителде, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социальләштерү буенча эш дәвам итәчәк.
Мэр депутатларга кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышулары өчен рәхмәт белдерде. «Стратегиядә категорияләр бәхәсләшеп түгел, нәкъ менә фикер алышканда барлыкка килә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
И.Метшин икътисадый күрсәткечләргә генә түгел, шәһәр халкының тормыш сыйфатына да игътибар итәргә өндәде. «Икътисадның беренчел үсеш парадигмасыннан китү һәм тормыш сыйфатын беренче урынга кую, һәркемгә үз-үзен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру мөһим, – дип саный Мэр. – Концептуаль үсештән тотрыклы үсешкә күчү инде эшмәкәрлек һәм хакимиятнең дөньякүләм стандартларына нигез сала. Экологик җитештерү, кеше капиталын үстерү буенча социаль проектлар (студенттан алып югары класслы белгечкә кадәр, идарә нәтиҗәлелеге ) – болар барысы да стратегиядә чагылыш таба».
Фикер алышканнан соң депутатлар документка кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.