(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Камилә Гобәйдуллина). «Цифрлы бухгалтерия» проектын эшләтеп җибәрү муниципалитетка акчаларны янга калдырырга, ресурсларны оптимальләштерергә һәм шәһәр администрациясенең структур бүлекчәләре бухгалтерлары эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетында финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин. Ул белгечләр эшен тизләтергә, ТР Дәүләт хезмәтләре порталын камилләштерергә һәм башка яңалыкларны кертергә мөмкинлек бирәчәк ботны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте. Үз чиратында, Казан Мэры Илсур Метшин проект өстендә эшне дәвам итәргә һәм аны башка бүлекчәләргә таратырга кушты.
«Бухгалтерия, финанслар – ул бик консерватив орган, ул барыннан да азрак үзгәрә торган, бигрәк тә эчтән. Анда мондый резервлар күрүләре мактауга лаек. Бу яхшы сынау проекты, ул алга таба да, бухгалтериядә генә түгел, һичшиксез, башка өлкәләрдә дә кертелергә тиеш, – диде шәһәр башлыгы. – Цифрлаштыру елында башкала республикадагы барлык үзгәртеп коруларның алдынгылар рәтендә булырга тиеш. Ел нәтиҗәләре буенча шундый ук нәтиҗәләрне без Башкарма комитетның барлык бүлекчәләре буенча да җиткерә алсын өчен. Монда мөмкин булмаган бернәрсә дә юк».
2020 елда «Цифрлы бухгалтерия» проектын гамәлгә ашыру башланды, ул Казан Башкарма комитетының бухгалтерлык хезмәтләрен үзәкләштерүне һәм хезмәт күрсәтүнең заманча стандартларына күчүне күздә тота. Электрон документлар әйләнешенә күчүне һәм килештерүнең артык элементларыннан баш тартуны исәпкә алып, район бухгалтерияләре, иң яхшы тәҗрибәләр, процессларның реинжинирингы эшенә җентекле анализ ясалды.
Беренче тапкыр нормалаштыру матрицасы эшләнде, ул бөтен төп процесслар буенча йөкләнешне бер бухгалтерга исәпләргә мөмкинлек бирә, шулай ук хезмәт өчен түләүнең яңа прогрессив системасы кулланыла. Моннан тыш, мәгариф идарәсенең 56 учреждениесе бухгалтерлык хезмәте күрсәтү өчен стандартлаштыру бүлегенә күчерелгән, шулай ук Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге оештырылган, ул 2021 елның җәеннән 500 мәгариф учреждениесенә бухгалтерлык хезмәте күрсәтә, анда 40 меңнән артык кеше эшли.
Электрон документлар әйләнеше һәм кәгазь экономиясе ярдәмендә 470 агачны саклап калырга мөмкин булачак
Ирек Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе Казан учреждениеләренең бер-берсе белән үзара хезмәттәшлектә электрон документлар әйләнешенә тулысынча диярлек күчүе. Бүгенге көнгә бу система буенча 500 мең документлар алынган һәм җибәрелгән, ә киләсе елга планнарда – 800 мең документ, бу 4-5 миллион кәгазь бите сатып алудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк һәм 470-кә якын агачны киселүдән саклап калачак.
«Елына 500-гә якын саклап калынган, киселмәгән агач – бу күрсәткеч. Мондый мисаллар китерүегез мактауга лаек, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елында да, бу юлы барлык юнәлешләр буенча, мөһим нәтиҗәләр күрергә телибез».
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең 85%-ы «Цифрлы бухгалтерия» проектын гамәлгә ашыруны хуплый
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә, шулай ук балалары бакчага йөргән ата-аналарга электрон документлар әйләнеше системасы кертелү сәбәпле, белешмә артыннан йөрисе юк, дип өстәде И.Мөхәммәтшин. Сүз, әйтик, 2-НДФЛ, ата-ана түләве буенча бурычның булмавы турында белешмә, салым тотып калына торган керем турынды белешмә турында бара. Аның сүзләренчә, хәзер алар мөрәҗәгать итүчегә тапшыру өчен учреждениегә онлайн җибәрелә. «Әлеге контекстта шуны билгеләп үтәм: ТР Цифрлар министрлыгы безнең сорау буенча ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үзгәрешләр кертү турында уйлый, ул мондый белешмәләрне шәхси кабинет аша порталда алырга һәм заказ бирергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
Моннан тыш, электрон документ әйләнеше учреждение җитәкчеләренә үзәкләштерелгән бухгалтериягә барып вакытларын сарыф итмәскә мөмкинлек бирә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, моның өчен атнага ике тапкыр уртача 1-дән 2 сәгатькә кадәр вакыт китә торган булган.
«Бухгалтериянең цифрлы трансформациясе нәтиҗәлелегенең тагын бер ачык мисалы булып хезмәт хакы буенча корешокларны электрон рәвештә җибәрү һәм хезмәткәрләрнең шәхси карточкалары архивын цифрда алып бару тора. Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге кысаларында карточкалар буенча архивны электрон рәвешкә күчерү генә дә безгә 6 штат берәмлегендә нәтиҗә бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ай саен Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 24 меңнән артык корешок җибәрә», – дип сөйләде Финанс идарәсе башлыгы.
Ул клиент сервисын яхшырту өчен атнага өч тапкыр «сорау-җавап» форматында барлык учреждениеләр белән онлайн-киңәшмәләр үткәрелә, дип өстәде. Шулай ук контакт-үзәк булдырылды.
Моннан тыш, проект кысаларында эшне гадиләштерү һәм бастырып чыгару зарурлыгын булдырмау өчен бухгалтерларның эш урыннарында ике монитор урнаштыру идеясе уңышлы сыналды. Ел ахырына кадәр Бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәгендә 50% эш урынын шулай җиһазландыру планлаштырыла.
«Цифрлы трансформация бухгалтерлык программаларына кагылды, аларга болытлы серверлар аша керү мөмкинлеге бар, бу бухгалтерга компьютер һәм интернет булган теләсә кайсы урында эшләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук катнаш читтән торып эшләү режимы кертелде, хисапчы офиста һәм өйдә көн аралаш эшли», – дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән сораштыру күрсәткәнчә, аларның 85%-ы «Цифрлы бухгалтерия» проектын гамәлгә ашыруны хуплый, өстәвенә, аларның 50%-ы күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыруын билгели. Читтән торып эшләү режимында бухгалтерлар белән үзара хезмәттәшлек өлешендә сораштырылучыларның 80%-ы ниндидер кыенлыкларның булмавын билгеләде.
«Кертелгән инновацияләр читтән торып эшләү мөмкинлеге бирә, димәк, ике ел элек без кичергән һәм бүген кичерүне дәвам иткән бернинди авырлыкларга да карамастан, учреждениеләрнең эшкә сәләтлелеге теләсә нинди шартларда тәэмин ителгән», – диде Казан Мэры.
«Бот хаталар ясамый һәм һөнәри януга дучар түгел»
Финанс идарәсе башлыгы сүзләренчә, бухгалтерия һәм учреждение арасындагы үзара хезмәттәшлектән тыш, регламентларны үзгәртү һәм дәүләт һәм муниципаль структуралар белән электрон документлар әйләнешенә күчү эше этаплап башкарылган. Иң эре хезмәт күрсәтүчеләрне тулы электрон документлар әйләнешенә күчерү буенча этаплап эш алып барыла. Бүгенге көндә барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар да электрон документ әйләнеше буенча эшли. Аларга гына елына 30 мең тирәсе документ туры килә.
«Үткәрелгән чаралар бухгалтерларның штат санын 20%-ка оптимальләштерергә мөмкинлек бирде, бу еллык исәпләүдә хезмәт хакы фондын 40 млн сумга якын экономияли. Хәзер бер учреждениегә хезмәт күрсәтү буенча уртача күрсәткеч 0,7 штат берәмлеген тәшкил итә, бу мөстәкыйль хисап алып баручы учреждениеләр белән чагыштырганда 5 тапкыр нәтиҗәлерәк. Мондый учреждениеләр бездә тагын 50-дән артык», – дип өстәде И.Мөхәммәтшин.
Ул билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашыруның чираттагы этабы булып мөстәкыйль учетта калган социаль өлкә учреждениеләрен һәм Башкарма комитетның аерым структур бүлекчәләрен үзәкләштерү, шулай ук бухгалтерның бертөрле, ялыктыргыч эш күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк ботларны гамәлгә кертү торачак.
Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, хисапчы өчен бер документны теркәү вакыты уртача 3 минут 48 секунд тәшкил итә. Әгәр бу эшне бот башкарса, операцияләр вакыты 9 тапкыр кыскарачак. Бу процессны автоматлаштыру ел ахырына туры килә торган иң күп йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Контрактларны теркәү буенча мондый операцияләр елына 40 меңгә якын башкарыла. «Бот хаталар ясамый һәм бертөрле эш аркасында һөнәри януга дучар булмый. Хәзер без проект офисы җитәкчесе белән бергә эшнең тотрыклылыгын, куркынычсызлык мәсьәләләрен тикшерәбез», – дип сөйләде докладчы.