(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Казанга эш визиты белән Сенегал делегациясе килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Сенегал Республикасы Милли олимпия комитеты президенты, Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьян Ндьяй әфәнде белән очрашты. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Сенегал җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә теләк белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Без Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Сенегал делегациясенең Татарстанга визиты үзара хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була алыр дип уйлыйбыз, – дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстанга визиты кысаларында Сенегал Милли олимпия комитеты президенты республиканың спортны үстерү һәм зур ярышларны оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышырга ниятли. 2026 елда Сенегал үзендә Яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстанда 2013 елгы Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты – 2015 кебек халыкара проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узды. Якындагы елларда республика тагын берничә ярышларны кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм волейбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – илдә спорт лидерларының берсе. Республикада спортның 123 төре үсә, шуларның 29-ы – Олимпия уеннары. Инфраструктурага зур игътибар бирелә – республикада 11 меңнән артык спорт корылмасы бар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, спорт – Татарстан һәм Сенегал хезмәттәшлек итә алырлык бердәнбер юнәлеш түгел. Ул сәүдә-икътисадый өлкәдә актив хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Мамаду Дьян Ндьяй, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентына Казанда Сенегал делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстанның спорт чараларын үткәрүдә зур тәҗрибәсе Сенегал өчен файдалы булачак.
Фоторепортаж
Видеорепортаж