(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Ксения Швецов).
Узган атна нәтиҗәләре буенча Казанда коронавирус йогышы белән хәлнең
стабильләшүе күзәтелә – авыру темплары кими, ә вакцинацияләнгән шәһәрлеләр саны
арта. Әйтик, бүгенге көндә Казанның өлкән яшьтәге халкының 71%-ы коронавирустан
вакцинаның бер компонентын булса да ясаткан. Моның фонында вакытлы ковид
госпитальләре акрынлап планлы медицина ярдәме күрсәтүгә кире кайта. Әмма кискен
респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны күп булу, шулай ук өлкән буын
вәкилләре арасында вакцинациянең түбән темплары медикларда борчу уята, дип
хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары –
ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе
башлыгы Владимир Жаворонков.
Ковидлы авыруларга каралган 190 ятакны гадәти эш режимына күчерәләр
COVID-19 белән хәл тотрыклануга карамастан, Казанда кискен респиратор
вируслы инфекция белән авыручылар санының эпидемиологик чиге уртача күпьеллык
күрсәткечтән артып китә. Узган атнада шәһәрдә кискен респиратор вируслы
инфекция белән авыруның 8959 очрагы теркәлгән, эпидемиологик чик 13,6%-ка
арткан, нигездә өлкәннәр хисабына, дип хәбәр итте В.Жаворонков.
Вакытлы йогышлы авырулар госпитальләренең стационар ятакларының эше
эпидемиологик вәзгыятькә бәйле дәвам итә. Бүгенге көннән ТР сәламәтлек саклау
министрлыгы боерыгы белән шәһәр учреждениеләрендә 190 ятак ковидка кадәр
булган билгеләнешенә күчерелә.
Поликлиникалар элеккечә үк, ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүен
исәпкә алып, пандемиянең шактый катлаулы шартларында эшли.
«Шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсенә Мэрия тарафыннан бирелгән автотранспорт зур ярдәм күрсәтә, ул пациентларга өйдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген
тәэмин итә, – дип билгеләде В.Жаворонков. – Шулай ук яңа коронавирус йогышын
дәвалау өчен бушлай дарулар таратучы һәм пациентларга шалтыратучы волонтерлар да булыша».
Казан пациентлары амбулатор дәвалану өчен кирәкле дарулар белән тәэмин
ителгән – дарулар федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган.
«Безнең яңа елга кадәр коллектив иммунитет формалаштыру өчен бар да бар»
Хәзерге вакытта Казанда 691 мең 980 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 590
мең 675 кеше ике компонентны да алган. 977 мең 56 18 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге шәһәрлеләр булуын
исәпкә алып, вакцинаның бер компоненты белән булса да, өлкән казанлыларның
71%-ы прививка ясаткан.
В.Жаворонков шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хисапта 7623 йөкле
кеше исәпләнә, шулардан 955 кеше вакцинацияләнгән.
Шуның белән бергә, Казанда, тулаем республикадагы кебек үк, 60 яшьтән
өлкәнрәк вакцинацияләнгән кешеләрнең саны җитәрлек түгел, дип белдерде
В.Жаворонков. Хәзерге вакытта шәһәрдә 60 яшьтән өлкәнрәк 259 мең 690 кеше
теркәлгән, шулардан беренче компонент белән 148 мең 750 кеше вакцинацияләнгән,
бу 57,3%-ны тәшкил итә. Ә тулы вакцинацияне 137 мең 950 кеше генә узган.
«Безне, шуның белән бергә, вакцинациянең тулы курсын алты ай элек алган
өлкән яшьтәге кешеләр саны борчый. Бу категория гражданнар, вакцинацияләнмәгән
кешеләр белән беррәттән, барыннан да бигрәк үз тормышларын куркыныч астына куя»,
– дип игътибар итте Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә
караганда, кабат вакцинацияне 60 яшьтән өлкәнрәк 2720 кеше генә узган.
«Коронавирустан иң күп үлем очраклары нәкъ менә өлкән яшьтә теркәлә. Үз
сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына куярга кирәкми», – дип
ассызыклады спикер.
Бүген шәһәрнең һәр поликлиникасында өлкән буын кешеләрен өйдә
вакцинацияләү белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренең мобиль бригадасы
булдырылды.
Медикларны 60 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр генә борчуга салмый – кабат
прививка ясату темплары түбән булып кала бирә. Аны шәһәрдә яшәүчеләрнең 2,8%-ы
гына узган, абсолют саннарда бу 27 мең 57 кеше, ә алты айдан элегрәк
вакцинацияләнгән кешеләр саны 110 мең 280 кеше тәшкил итә.
«Вакциацияне алты айга бер ясатырга кирәк. Нәкъ менә бу авыруның
катлаулы формасын булдырмый калырга һәм үлү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә»,
– дип ассызыклады Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
«Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз, – дип өндәде шәһәрлеләрне
шәһәр Мэры Илсур Метшин. – Яңа елга кадәр без коллектив иммунитетны
булдырырбыз, моның өчен барысы да бар». Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәрдә
вакцинация һәм эпидемиологик вәзгыять темплары турында атна саен хәбәр итеп
торуны йөкләде.
Вакцинация мобиль пунктларының эш графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.