(Казан
шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Сайт булдыру, патриотик тәрбия
бирү өчен музей комплексын ачу һәм компьютер грамоталылыгына өйрәтү – бүген
Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин белән очрашуда Ветераннар (пенсионерлар)
иҗтимагый оешмасының активистлары шушы һәм башка темалар турында фикер алыштылар.
Чара Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Казан Ратушасында узды.
Шәһәр башлыгы Казанда 300 меңнән артык пенсионер яшәвен билгеләп үтте.
Аларның һәркайсы шәһәр үсешенә үз өлешен керткән. «Бу шәһәр халкының дүрттән
бер өлеше, Казанның бүген нинди булуы – сезнең хезмәт нәтиҗәсе, без бу
эстафетаны дәвам гына итәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Мэр ассызыклаганча, барлык шәһәр үзгәрешләренең төп бәясе – кешеләр
фикере. «Без Казанны яшәү өчен иң уңайлы шәһәр итү максатын куйдык. Без бу
юнәлештә системалы рәвештә хәрәкәт итәбез, һәм һәр үзгәреш казанлыларның тормыш
сыйфатын тамырдан яхшырта, – дип билгеләде Мэр. – Иң мөһиме, сырхауханәләргә
баргач, оныкларыгызны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә илткәндә бу
үзгәрешләрне күрүегез».
Илсур Метшин очрашуда катнашучыларга «Игелекле Казан» кебек социаль
проектлар турында сөйләде. «Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игътибар күрсәтәбез.
Болар барысы да көн саен башкарылырга тиешле хәерле эшләр», – диде ул.
Моның белән беррәттән, илкүләм проектларга да аерым игътибар бирелә. «Әле
10 ел элек «Сәламәтлек бишьеллыгы» программасы кысаларында без халыкның гомер озынлыгын
арттыру бурычын куйган идек. Ул вакытта казанлыларның уртача гомер озынлыгы 69
яшь тәшкил итә иде, хәзер – 76 яшь. Бүген без планканы 80 яшькә һәм аннан да
югарырак итү бурычын куябыз», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан пенсионерлары актив яшәү рәвеше алып баралар:
спорт белән шөгыльләнәләр, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр, хәтта
лаеклы ялда да җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәләр. «Күп шәһәрләр «Алтын фонд» белән
мактана алмый, ә, атап әйткәндә, көмеш яшьтәге волонтерлар белән, алар эре
халыкара чаралар уздыруда актив ярдәм итә. Әмма иң мөһим эш – үсеп килүче яшь
буынны, сез очраша, аралаша торган яшьләрне тәрбияләү», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Казан шәһәре Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының рәисе Гүзәл
Стрекалова шәһәр башлыгына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Барлык бу
проектларда да без актив катнашабыз, һәм һәр ветеран шәһәребезнең ничек үсүен
белә һәм күрә», – дип билгеләп үтте ул.
Казанда патриотик тәрбия музей комплексы ачылачак һәм Михаил Девятаевка һәйкәл өчен урын сайланачак
Патриотик тәрбия темасын Вахитов районы ветераннар (пенсионерлар)
иҗтимагый оешмасы советы рәисе Генрих Бердников күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә,
Казанга сугыш елларында һәм аннан соң шәһәр тормышын күрсәтердәй музей
комплексы кирәк. «Узган ел Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусын алды, ә
моңа ярашлы комплекс юк әле. Безнең карашка, Казан Кремлендә урнашкан Бөек
Ватан сугышы музее – хезмәт батырлыгы шәһәре дәрәҗәсе түгел», – дип билгеләде
Генрих Бердников. Аның фикеренчә, комплекс Җиңү паркында урнашса, уңышлы булыр
иде. Шулай ук ул шәһәрдә Михаил Девятаевка һәйкәл кайчан куелачагы белән
кызыксынды.
Казан Мэры ассызыклаганча, Генрих Бердников күтәргән тема бик мөһим.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казанда мондый музей комплексы төзелә инде.
Ул Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министрлыгының элеккеге бинасында урнашачак. «Патриотик тәрбия
буенча эшне мәктәпләрдә алып барабыз, һәр уку йортының диярлек үз туган якны
өйрәнү музее бар. Шулай ук шәһәрдә бик күп чаралар үткәрелә, шул исәптән сезнең
катнашыгыз белән дә, – дип ассызыклады Илсур Метшин. – Элек Арбитраж суды, ТР
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урнашкан бинада зур реконструкция
үткәрелә, анда зур музей комплексы булачак. Ул Казан, Татарстан тарихында мөһим
этапларны яктыртачак».
Шулай ук Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Казанда очучы-истребитель Михаил
Девятаевка һәйкәл кую планлаштырыла. «Бу карарны кабул итү безнең компетенциядә
түгел, әмма һәйкәл өчен мәйданчык быел билгеле булачак», – дип хәбәр итте шәһәр
башлыгы.
Ветераннар советы Сеченов урамына күчәчәк һәм үз сайтын эшләтеп җибәрәчәк
Пенсионерларга тиешле мәгълүмат булмау проблемасын Совет районының
сугыш, хезмәт, хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Галина Отто
белдерде. Ул ветераннар оешмасы сайтының кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде
һәм компьютер грамоталылыгы курслары белән мөмкин кадәр күбрәк пенсионерларны
колачларга тәкъдим итте. «Бүген күпләр телефоннар, компьютерлар һәм башка
гаджетлар белән файдалана белә, әмма компьютер грамоталылыгы курслары барлыгы
турында барысы да белми. Бу турыда күбрәк сөйләргә кирәк», – диде ул.
Илсур Метшин идеяне хуплады, Казан Башкарма комитеты ветераннарга үз
сайтын булдыруда ярдәм итеп кенә калмый, ә kzn.ru порталында пенсионерлар өчен
адреслы вкладка да эшләячәк, анда бу яшь категориясендәге яшәүчеләр өчен бөтен
мәгълүмат тупланачак, дип ассызыклады. Шулай ук компьютер грамоталылыгы
курсларын мөмкин кадәр күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр үтсен өчен көч куячак. «Бу
сорауны без үз җаваплылыгыбызга алырбыз, ветераннар активын компьютерда эшләргә
өйрәтә башларбыз, ә алга таба сез үзегез бу эшне дәвам итәрсез», – дип җавап
бирде шәһәр башлыгы.
Очрашуда шулай ук Казанда Ветераннар сараен ачу тәкъдиме дә яңгырады,
анда пенсионерлар очраша һәм иҗат белән шөгыльләнә алыр иде. Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, барлык реконструкцияләнгән мәдәният сарайлары базасында һәм
шәһәр китапханәләрендә «Яшәү яме» проекты гамәлгә ашырыла инде, аның
кысаларында пенсионерлар шәһәрнең һәр районында кызыксынулар буенча
түгәрәкләргә бушлай йөри ала. «Дәрвишләр, Азино, «квартал», Жилплощадка бар,
һәм һәр микрорайонда пенсионерлар яши. Без үзебез өчен мәдәният йортлары белән
эшләү форматын сайладык, һәр районда пенсионерларга барып җитү уңайлы булсын
өчен», – дип җавап бирде шәһәр башлыгы һәм хәзер китапханәләргә капиталь ремонт
ясала, анда да өлкәннәр өчен дәресләр үткәрү планлаштырыла, дип өстәде.
Үз чиратында, рәис Гүзәл Стрекалова шәһәр башлыгына Казан ветераннарының
(пенсионерларының) иҗтимагый оешмасына аерым бина бирү мөмкинлеген карауны
сорады, ул хәзерге вакытта Патрис Лулумба урамы, 4 адресы буенча Татарстан
Республикасы ДОСААФ бинасында урнашкан. «Безнең бүлмә зур түгел, анда комиссия
утырышларын үткәрү авыр, аларны үткәрү өчен башка мәйданчыклар эзләргә туры
килә», – дип аңлатты Гүзәл Стрекалова.
Шәһәр башлыгы Сеченов урамындагы бүлмәләрнең берсендә Казан Ветераннар
советларын урнаштыру вариантын карарга кушты. Бинада хәзер капиталь ремонт
бара.
ГТО нормативларын тапшырырга карар иткән өлкәннәр өчен – бассейннарда һәм җиңел атлетика юлларында шөгыльләнү бушлай
Очрашуда катнашучылар яшьләргә патриотик тәрбия һәм өлкән буын
вәкилләренә ярдәм итү белән бәйле тагын берничә мөһим мәсьәлә турында фикер
алыштылар. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова социаль
һәм шәһәр хезмәтләре тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын
яхшырту буенча даими рәвештә максатчан эш алып барылуы турында сөйләде. Шулай
ук ветераннарга мәктәп укучылары һәм иҗтимагый оешмалар зур ярдәм күрсәтә.
Аерым алганда, «Ветеран янәшәдә яши» акциясе кысаларында мәктәп җитәкчеләре һәм
тимурчылар отрядларына 431 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 1164 сугышта һәлак
булган ветераннарның тол хатыннары беркетелгән. Өлкән сыйныф укучылары «волонтер-медиклар»
хәрәкәтендә актив катнашалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә беренче чиратта кирәк
булган товарлар китерүдә булышалар.
Моннан тыш, Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, шәһәрдә ялгыз яшәүче гражданнарның
фатирларын йөреп чыгалар. «Социаль хезмәтләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы,
участок полиция хезмәткәрләре өлкән буын
гражданнарына карата мошенниклык гамәлләрен, рәхимсез мөгамәлә һәм көч
куллануны кисәтү чаралары турында хәбәр итәләр, – дип сөйләде ул. –Казанның
сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан өлкән буынны профилактик тикшерү һәм
диспансеризация үткәрелә. Медицина хезмәте күрсәтүнең күчмә формалары үсеш ала.
Медицина оешмаларында гериатрик бүлекләр үсә».
Шулай ук шәһәрдә өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә спорт чаралары күп
уздырыла. Мәсәлән, «Өченче яшь» спартакиадасы, ветераннар арасында җиңел
атлетика буенча Казан чемпионаты, «Милләтләр кроссы», «Россия чаңгы юллары».
«Өлкән яшьтәге гражданнар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия
физкультура-спорт комплексын кертү буенча чаралар әзерләнә. ГТОга әзерлек
кысаларында 1-нче октябрьдән җәй башына кадәр йөзү бассейннарында һәм җиңел
атлетика юлларында шөгыльләнү өчен вакыт бушлай биреләчәк. Укулар атнага бер
мәртәбә кимендә бер сәгать үткәреләчәк», –дип йомгаклады Гүзәл Сәгыйтова.
Очрашуда шулай ук хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира
Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов,
район администрацияләре башлыклары катнашты.