(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче
сентябрь, Ксения Швецова). Комплекслы төзекләндерү уникаль проекты Казанның
Совет районында «Безнең ишегалды» программасы буенча гамәлгә ашырылды. Җиңү
проспекты буенча 120, 122, 124, 126, 128-нче номерлы йортларда яшәүчеләр белән
фикер алышканнан соң, биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен зоналар һәм
мәйданчыклар төзекләндерелде, заманча футбол кыры һәм тренажер мәйданчыгы
җиһазландырылды, шулай ук янәшәдә урнашкан «Звездный» скверын яңарттылар, анда
велосипед юлы барлыкка килде. Бу быел микрорайонның төзекләндерелгән дүрт
ишегалдының берсе, ә Зәкиев урамындагы һәм Җиңү проспектындагы өч ишегалдында
эшләр тәмамланып килә. Шулай итеп, бер җәй эчендә Азинодагы бөтен бер
микрорайон төзекләндерелде. Казан Мэры төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты,
шулай ук җирле халык белән аралашты.
«Хәтта без дә олы яшебездә таганда атына алабыз – алар
шундый уңайлы»
Җиңү проспекты буенча 120, 122, 124, 126, 128-нче номерлы йортларның ишек
алларында ремонт эшләре җәй буе алып барылды, ә алар җылылык челтәрләрен
алмаштырудан башланды, дип сөйләде Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары
Денис Воробьев. Бүгенге көндә, аның сүзләренчә, 2 км тирәсе челтәр
ремонтланган. Шуннан соң искергән асфальт өслек яңартылган.
Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган. Аларның берсе
дистанцион идарәле машина өчен билгеләнгән. Халык соравы буенча идарәче
компания көче белән заманча куркынычсыз өслекле футбол кыры, ә янәшәдә генә
вандалларга каршы тренажерлар урнаштырылган зур булмаган мәйданчык
төзекләндерелгән.
Ишегалдын капиталь ремонт программасына керткәннән соң ук халыкны булачак
эшләр турында аларның фикерен белү өчен проект белән таныштырдык, дип сөйләде
Денис Воробьев. Әлеге ишегалдын формалаштыручы күпкатлы йортларда 5 мең кеше
яши. Проектлаучылар ишегалдының тышкы кыяфәтенең берничә вариантын эшләгән. «Безгә
колак салдылар, һәм әгәр берәр нәрсә ошамаса, яңадан эшләделәр. Хәтта
подъездларга эскәмияләр дә кайтардылар, без сораганча, – дип сөйләде җирле
яшәүче Дания Мусина.
Подъездлардагы эскәмияләрдән тыш, өлкән буын өчен ял итү зоналары да
оештырылган. Сүз уңаеннан, яңарыш подъездларга керү төркемнәренә дә кагылган,
аларда «УК Азино-Сервис» ҖЧҖ идарәче компаниясе акчалары хисабына яңа ишекләр
урнаштырылган, фасадлар ремонтланган һәм бер йортның аркасындагы ишек өстендә
утлар яңартылган. Ишек алды үзе дә берничә тапкыр яктырып киткән – монда
заманча энергия саклый торган яктырткычлар белән 68 яктырту терәге
урнаштырылган.
Автомобильчеләр өчен ишегалдында өстәмә 69 машина кую урыны куанычлы яңалык
булды. Төзекләндергәндә биредә үсә торган сәламәт агачларны саклап калганнар,
шулай ук өстәмә рәвештә 95 яңа үсенте, шул исәптән югары декоратив алмагачлар,
миләш, өрәңге, юкә һәм 180 куак утыртканнар. Ә ишек алдында торган идарәче
компания һәм трансформатор подстанция бинасын эффектлы граффити белән бизәгәннәр.
Чүп-чарны дуаль җыю өчен яңа контейнер мәйданчыгы да төзелгән.
Җирле халык ишегалды республика программасына керүенә шат, дип сөйләде
Мэрга җирле Татьяна Кузнецова. «Без якын-тирәдәге барлык йортларда яшәүчеләр
исеменнән зур рәхмәт әйтергә телибез. Безнең ишегалдында бар да уйланылган:
балалар, үсмерләр, өлкән яшьтәгеләр өчен мәйданчыклар бар. Хәтта без дә, олырак
яшьтәгеләр дә, таганда атына алабыз – алар шундый уңайлы, – дип мөрәҗәгать итте
ул шәһәр башлыгына. – Ишегалдын танып булмый: элек монда бушлык иде, ә хәзер
шундый кыска вакыт эчендә матурлык! Барлык кешеләр дә аңа кадер-хөрмәт белән
карауларын, аларны балалар, оныклар өчен саклап калуларын гына телибез».
Быел Казанда төзекләндерү программасына 430 йорт территориясендә 227
ишегалды мәйданчыгы кертелгән, үзгәрешләр шәһәрнең 110 мең кешесенә кагылачак,
дип искәртте Мэр. «Без сезнең белән монда эшләр башланганчы очраштык. Ул
чагында сезнең күпләрегез мондый үзгәрешләрнең мөмкин булуына шикләнде, – дип
мөрәҗәгать итте ул халыкка. – Бүген без сезнең белән бергә барысы да килеп
чыгуына шатланабыз. Болар барысы да Татарстан Президенты программасы ярдәмендә.
Без бу матурлыкны күрәбез һәм һәркайда шулай дип уйлыйбыз, ә чынлыкта бу безнең
республикада һәм тагын берничә төбәктә генә. Киләсе ике-өч елда программаны
тәмамларга ниятлибез».
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда ишегалды территорияләрен яңартуга «Безнең
ишегалды» программасы кысаларында 2,3 млрд сум күләмендә финанслау бүлеп бирелде.
«Звездный» скверы икенче тууын кичерде
Ишегалдын караганнан соң, И.Метшин төзекләндерелгән «Звездный» скверы
буенча йөрде. Аны яңарту турындагы карар кешеләр белән очрашулар һәм
ишегалларын төзекләндерү буенча планнар турында фикер алышу вакытында кабул
ителде. Исегезгә төшерәбез, «Звездный» скверына 2012 елда нигез салынган иде
һәм Азинодагы иң төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләренең берсе булды.
Ишегалдында һәм скверда эшләр параллель рәвештә алып барылды, сквер спонсорлар
акчасына яңартылды.
«Скверны ишегалды халкы өчен генә түгел, ә бөтен торак комплекста яшәүчеләр
өчен дә шартлар булсын өчен төзекләндерергә булдык, – дип сөйләде Денис
Воробьев. – Ул заманча таләпләргә җавап бирми башлады, хәтта нормаль яктырту да
булмады. Хәзер бөтенләй башкача күренә: чаралар үткәрү өчен сәхнә, амфитеатр,
эскәмияләр куелган. Махсус юллар белән җәяүлеләрнең һәм велосипедта, самокатта
йөрүчеләр хәрәкәте бүленгән.
Илсур Метшин яңа җәмәгать киңлеген бәяләде һәм халыкка актив ял теләде. «Ул
йөреп кайту урыны гына түгел, төрле чаралар уздыру урыны да булсын», – диде
шәһәр башлыгы.
«Әгәр ремонтланган ишегалды йортларында 5 меңнән артык кеше яши икән,
сквердагы үзгәрешләр инде 12 меңгә якын кешегә кагылачак, – дип аңлатты ул. –
Бу яңа үзенә тартып тору зонасы. Без аны торак комплекс өчен күптән төзергә
тырыштык, җәяүлеләр һәм транспорт элемтәләрен җайга салдык. Без моны булдырдык
дип ышанып әйтергә мөмкин».
Быел төзекләндерү эшләре алты җәмәгать киңлегендә алып барылды – бу
сквер.Л.Н. Толстой исемендәге парк, «Салават Күпере» торак комплексындагы парк,
Акчарлак күлләрендәге ял итү зонасы, Зәңгәр күлләр янындагы территория, Түбән
Кабан күле яр буе һәм Казан үзәгендәге «Черек күл» тарихи паркын төзекләндерү
дәвам итә. Республика
бюджетыннан бу максатларга 672 млн сум акча бүленгән.