(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче
июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда «Безнең ишегалды» программасын үтәү белән
бергә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясала. Ике программа буенча эшләр
бара торган объектларның берсе – Киров районында 1965 елда төзелгән Чкалов
урамы буенча урнашкан 7-нче номерлы йорт. Ике программа буенча да эшләрне башкаруга
7-шәр млн сум акча бүленгән. Эш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан быел торак фондын капиталь ремонтлау
программасын үтәү күләме буенча рекорд куярга планлаштыра. Татарстан Президенты
ярдәме белән бу максатларга моңарчы күрелмәгән күләмдә финанслау бүленгән. «Безгә
күп фатирлы 295 йортны ремонтларга кирәк. Ел нәтиҗәләре буенча барлык
программаны гамәлгә ашыру 3 мең 500 объектка кагылачак. Бу Казан торак фондының
70%-ы. Бу мәсьәләдә без элеккечә лидерлар булып торабыз: Идел буе федераль
округында да, аннан читтә дә», – диде Мэр.
Ремонт барышын халык үзе күзәтеп тора. Йортта барлыгы 273 кеше яши. «Халыкның
әлеге процессны игътибар белән күзәтүе бик мөһим. Алар төп контролерлар булырга
тиеш. Бу йортның үзенчәлеге шунда ки, капремонт «Безнең ишегалды» программасы
белән бергә алып барыла. Территориянең ничек төзекләнүен без төгәл мисалда
күрәбез: балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, яктылык барлыкка килә», – диде шәһәр
башлыгы.
Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий
Анисимов әйтүенчә, объектта ремонт 40%-ка үтәлгән, эшчеләр хәзер фасадны буяу
белән шөгыльләнә. Шулай ук йортта керү төркемнәрен, подвалга төшү, цоколь
бүлмәләрен ремонтлау, панельара җөйләрне герметлаштыру һәм балконнарны тышлау
планлаштырыла. Элегрәк капиталь ремонт кысаларында биредә эчке эшләр
башкарылган инде, аерым алганда, дренаж системасы, үзәк җылыту һәм салкын су
белән тәэмин итү челтәрләре, канализация, подъездлар һәм түбәләр ремонтланган.
Моннан тыш, йортта агымдагы ремонт үткәрелгән.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
сүзләренә караганда, йорт тулысынча градиент эффекты белән яшел төскә буялачак,
– якты төстән караңгыга кадәр. «Бу безнең өчен шактый кыю карар булды. Әмма беренче
нәтиҗәне күргәч, шикләр калмады. Квартал җанлана. Элек барыбер йорт шактый
күңелсез күренә иде», – дип сөйләде ул.
«Керү төркемнәре көрән төскә буялачак, үтә күренмәле ишекләр
урнаштырачакбыз. Уңайлы адреслы навигация өчен йорт номерын зуррак итеп билгелибез.
Без бу хакта халык белән сөйләшкәндә, алар 7 санының уңышлы булуын билгеләп үттеләр. Хәзер һәр подъездда билгеле бер символ
билгеләү турында уйлыйбыз: кемнеңдер дага, кемнеңдер тукранбаш яфрагы һ. б.
эленеп торачак. Бу кызыклы деталь булачак», – дип өстәде С.Миронов. Барлык
эшләрне дә август уртасына тәмамлау планлаштырыла.
Эшләр йорт яны территориясендә дә алып барыла. «Безнең ишегалды»
программасы буенча 2076 мең кв.м мәйданда асфальт өслек ремонтланачак, кече
архитектура формалары һәм яктырту элементлары урнаштырылачак. Төзекләндерүдә
шәһәр халкы актив катнаша. «Монда җәмәгать бакчасы төзергә әзер торучылар бар.
Бу аерым түтәлләре булган беренче ишегалды булачак. Халык яшелчәләр үстерергә,
уңыш артыннан үзләре күзәтергә тели, – дип өстәде С.Миронов. Сүз уңаеннан,
ишегалдында туя агачлары утыртылган инде. «Кайбер бакчачылар үзләренең матур
утыртмалары белән уртаклашырга булды. Һәм бу ишегалдында булган барлык туялар
да алар ярдәмендә утыртылды».
И.Метшин казанлыларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде, чөнки яңа
агачлар ишегалдын бизәп тора. «Без моны хуплыйбыз. Йортлардагы матурлыкның
подряд оешмалары көче белән генә түгел, казанлыларның кайгыртучан куллары белән
дә тууы сөендерә», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елгы йортларны
капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга 2,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр комплексына 59 йортта
170 лифт алыштыруны, 6 йортта һава җайга салу төенен урнаштыру, 147 түбәне
алыштыру, 106 йортта фасадларны ремонтлау, 123 йортта җылылык челтәрләрен
ремонтлау, 4 йортта янгынга каршы саклану системасын алыштыру керә. Шәһәр
буенча эшләр уртача 40%-ка үтәлгән.