(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда дүрт йортны
берләштерүче ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамланды, аларга 50 елдан
артык. Краснококшайск урамы буенча 54-нче номерлы йорт һәм Повстанческая урамы
буенча 8, 10, 12-нче номерлы йортлар янындагы ишегалды быел «Безнең ишегалды»
республика программасы буенча комплекслы ремонтланган беренче йорт булды.
Яңартылган территориядә хәзер җәяүлеләр өчен куркынычсыз юллар, балалар
мәйданчыгы, уңайлы эскәмияләр пәйда булды, агачлар утыртылды. Өстәмә рәвештә
домофоннар һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ишегалды
территориясендә кардиналь үзгәрешләр булган. «Бу – быел Татарстан Президентының
«Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган беренче ишек алды. Мин монда
элек тә булдым һәм пространствоның танымаслык булып үзгәрүенә таң калдым», –
дип билгеләде Илсур Метшин.
Ишегалды территориясен төзекләндерү май башында
башланды. Бу максатларга 10 млн сумнан бераз артык акча бүлеп бирелде. Заказчы
– Татарстан Республикасында төзекләндерелгән мохит булдыруга ярдәм итү фонды, ә
юл эшләре подрядчысы – «Казаньдорстрой» ҖЧҖ.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов сүзләренчә, ишегалды комплекслы ремонтка мохтаҗ иде. «Асфальт
ватылган, аз гына яшелләндерелгән иде, бернинди балалар һәм спорт мәйданчыклары
да юк иде», – дип сөйләде шәһәр башлыгына Сергей Миронов. Хәзер 449 кешенең
балалар һәм спорт мәйданчыгы, уңайлы эскәмияләре, җәяүлеләр юллары,
төзекләндерелгән тротуарлары, кече архитектура формалары һәм якты яктырткычлары
(11 яктырткыч урнаштырылган) булган үз территориясе бар . Шунысын да билгеләп
үтәргә кирәк, йортларда яшәүчеләр планлаштырылган эшләр турында фикер алышуда
актив катнаштылар. Аерым алганда, алар киптерү һәм келәмнәр кагу өчен
элементлар урнаштыруны сораганнар.
«Барлык планлаштырылган карарлар «Безнең ишегалды»
программасы стандартлары буенча үтәлде. Шунысын да исәпкә алырга кирәк,
ишегалды транзит– ул җанлы кварталлар арасында урнашкан, шуңа күрә без
җәяүлеләрнең куркынычсызлыгына төп басым ясадык, чөнки юллар һәм тротуарлар
ватылган иде», – дип сөйләде архитектор Алмаз Дәминов.
Эшләрне башкарганда яшел үсентеләрне саклау бурычы
куелган иде, сүз уңаеннан, бу территориядә алар аз иде. «Ремонт вакытында
агачларга зыян китермәс өчен идарәче компания эшчеләре аларны казып
чыгарганнар, ә җәяүлеләр юллары салынгач, яңадан утыртканнар, шулай ук өстәмә
рәвештә куаклар утыртылган», – дип хәбәр итте Сергей Миронов. Моннан тыш, аның
сүзләренчә, йорт подъездларында домофоннар урнаштырылган, ә территориядә –
видеокүзәтү камералары.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшелләндерү һәм
ремонт эшләренең бер өлеше идарәче компания көчләре белән башкарылган. «Бу
синергиянең яхшы үрнәге – «Безнең ишегалды» программасы буенча юлларны
салдылар, җәяүлеләр һәм машина юлларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын
төзекләндерделәр, эскәмияләр урнаштырдылар, яктырту элементларын өстәделәр,
шулай ук программага кермәгән эшләр дә башкарылды», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Ишегалдының бизәге җылылык пунктындагы мурал булды,
анда кулына бәлеш тоткан әби сурәтләнгән, ә ике ян диварга рус һәм мари
бизәкләре төшерелгән. Граффити тематикасы җирлекнең тарихы белән бәйле.
Краснококшайск урамы Кокшайск трактында урнашкан, ул Татарстанны Марий Эл
Республикасы белән бәйли. «Мурал халык бердәмлеген символлаштыра. Без – 100 дән
артык милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле шәһәр. Бу безнең иң зур байлыгыбыз. Ярый
әле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без бу идеяне чагылдырдык», –
дип хуплады инициативаны Илсур Метшин.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру шәһәрнең
башка районнарында дәвам итә. Быел 408 йортның ишегалды территориясе
ремонтланачак. «Бу – 524 мең квадрат метр төзекләндерелгән территория,
үзгәрешләр Казанның 110 мең кешесенә кагылачак. Төзекләндерүдән соң халык
ишегалдына ешрак чыга һәм бер-берсе белән аралаша башлар дип өметләнәбез. Бу
гомумән без омтылган нәрсә – төзек, матур, имин Казан», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Быел эшләр комплексы юлларга асфальт салу, тротуарларны
ремонтлау һәм җиһазлау, яктырту элементлары, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру,
контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары, комлы өслекле мәйданчыклар
урнаштыру күздә тотыла. Финанслау күләме 2,3 млрд сум тәшкил итә. Бүгенге көндә
114 йортта юл эшләре тәмамланган, тагын 87 йортта алып барыла. Программаның
үтәлеше 39% тәшкил итә. Барлык эшләрне дә график буенча башкаралар һәм
октябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Безнең ишегалды»
программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда 460 йортның ишегаллары яңартылды
– 700 мең кв.метрдан артык мәйданда асфальт өслек җәелде, 2,2 мең
энергоэффектив яктырткыч һәм 2,5 мең кече архитектура формасы куелды. Финанслау
күләме 2,7 млрд сум тәшкил итте.