(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче
июнь, Камилә Гобәйдуллина). Ачык һавада спектакльләр, татар телендә спорт белән
шөгыльләнү һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен курслар – Казанда Туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге елына багышланган проектлар өстендә эш дәвам итә. «Һәр
кеше, безнең күпмилләтле шәһәребез өчен бу программа тулаем алганда бик мөһим мәгънәгә ия. Бик мөһим проектлар
тормышка ашырыла. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән без үткәргән эшләрнең әһәмиятен генә ассызыклыйбыз.
Әлеге проектларны һәм программаларны алга таба да гамәлгә ашырачакбыз», – диде
бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә,
хәзер шәһәрдә Мэриянең яңа проектына кастинг уза – «Агачлар нәрсә турында
җырлый» дигән ачык һава астындагы спектакль. «Туган телләр һәм халыклар
бердәмлеге елына багышланган әлеге спектакль чын-чынлап милләтара проект булып
тора. Яңа куелышта катнашу өчен без профессиональ актерларны һәм актерлык
бүлекчәләренең өлкән курслары студентларын (20-30 яшькә кадәр булган ир-атлар
һәм хатын-кызлар ) чакырабыз. Эш ике этапта барачак: 28-нче июньнән 13-нче
июльгә кадәр, 26-нчы июльдән 13-нче августка кадәр. Спектакльнең премьерасы
2021 елның 11-нче, 12-нче һәм 13-нче августына планлаштырылган», – дип хәбәр
итте ул.
Шулай ук узган атнада шәһәрдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты старт алды,
аның кысаларында Казанның ачык мәйданчыкларында фитнес, халык биюләре,
фламенко, «Яшел фитнес», стретчинг һәм зумба буенча дәресләр уза. Алар татар
телендә алып барыла, ә дәресләрне профессионаллар һәм медиа шәхесләре үткәрә,
алар арасында Нурбәк Батулла, Чулпан Закирова, Алсу Мәгъсүмҗанова һәм башкалар
бар. Майдан сентябрьгә кадәр алты мәйданчыкта 14 дәрес үткәрү планлаштырыла. Бу
Түбән Кабан күле яр буе, «Ак чәчәкләр» бульвары, Горький исемендәге парк,
Урицкий исемендәге парк, «Черек күл» паркы һәм Фучик урамындагы бульвар. «Йога
буенча беренче дәрес 3-нче июнь көнне Түбән Кабан күле яр буенда узды. Аны
тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручысы Айваз Садыров
үткәрде. Алдагы дәрес – татар милли биюе буенча мастер-класс – «Чабата» 8-нче
июнь көнне Кабан күле яр буенда узачак», – дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова.
Моннан тыш, узган атна рус шигърияте
билгесе астында узды, дип билгеләп үтте спикер, чөнки 6-нчы июньдә бөек шагыйрь
Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелде. Мәсәлән, 6-нчы июнь көнне Лядск
бакчасында «Книгофест» интеллектуаль марафоны узды. Аның кысаларында мастер-класслар,
язучылар белән очрашулар һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтү оештырылды. Ә
шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә 14-нче майдан 26-нчы майга кадәр Пушкин рус
теле һәм иҗатына багышланган чаралар узды. Анда 1 меңнән артык укучы катнашты.
Шушы көннәрдә Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле
курслары тәмамланды. 20 кеше укуны тәмамлау турында сертификатлар
алды. Курсларда катнашучылар арасында кунакханә, ресторан, җәмәгать туклануы
йортлары хуҗалары да бар иде. Хәзер татар телен өйрәнергә муниципаль хезмәт
хезмәткәрләрен чакыралар. «Безнең өлкәдә халык белән турыдан-туры бәйләнеш
бара, димәк, телне белү бик кирәк. Курслар ике дәрәҗәгә исәпләнгән: башлап
җибәрүчеләр һәм үзләренең тел белемен камилләштерергә теләүчеләр өчен», – диде
Г.Сәгыйтова. Башлап җибәрүчеләр өчен курслар дүшәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән
18:00 сәгатьткә кадәр һәм һәр пәнҗешәмбе 18:00 сәгатьттән 19:00 сәгатьткә кадәр
узачак. Дәвам итүчеләрне дәресләрдә дүшәмбе көннәрендә 18:00 сәгатьтән 19:00
сәгатькә кадәр һәм һәр пәнҗешәмбе 17:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр көтәләр.
Казан турында «Саумы, Казан!» хикәяләр
конкурсы өчен материаллар
кабул ителә. Аның максаты – шәһәрнең әдәби-сәнгать образын формалаштыру һәм
авторларның иҗади инициативаларын хуплау. Конкурс 31-нче июльгә кадәр уздырыла.
«Хәзерге вакытта проектны массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр
аша таныту һәм актуальләштерү өстендә эш алып барыла, шуңа күрә конкурс
шартлары бераз үзгәрде. Хәзер конкурс катнашучысы булу өчен үз тарихыңны
социаль челтәрдәге биттә бастырып чыгару да җитә, шул ук вакытта #СаумыКазан
#ЗдравствуйКазань хештегын күрсәтеп һәм конкурс турында үз битендә мәгълүмат
белән уртаклашу зарур. Бу авторлар өчен чикләүләр һәм шартлар санын киметү
максатыннан эшләнде», – дип сөйләде спикер.
Шул ук вакытта «Үз телем» проектлары
конкурсының беренче этабы тәмамланды. Ул халык арасында татар теленә ярдәм итү һәм аны актуальләштерү
максатында оештырыла. Барлыгы конкурсның оештыру комитетына 126 проект керде,
шуларның 26-сы турыдан-туры этапка узды. Аларны эксперт жюри әгъзалары каршында
яклау 25-нче май көннек республиканың Милли китапханәсендә узды. «Хәзер жюри
әгъзалары идеяләрне гамәлгә ашыруга 1 млн. сум күләмендә игълан ителгән приз
алачак проектларны билгели. Аларны Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм
Рамазанов тәкъдим итте. Шуның белән бергә, күп кенә кызыклы проектларны исәпкә
алып, министрлыкларда һәм ведомстволарда партнерларыбызны, шулай ук иганәчеләр
җәлеп итү турында Карар кабул ителде», – диде Г.Сәгыйтова.