(Казан шәһәре KZN.RU,19-нчы апрель, Камилә Гобәйдуллина). Казанда җәйге
чорда Административ-техник инспекция идарәсе биналарны һәм территорияләрне
тотуга карата төп таләпләрнең үтәлешен тикшереп торуны көчәйтәчәк. Казан Мэры
Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә ассызыклаганча, төзекләндерү кагыйдәләре
коммерциягә нигезләнгән предприятиеләргә генә түгел, район администрацияләренә
һәм муниципаль предприятиеләргә дә кагыла. Мэр барысын да шәһәрне чиста тотуга
юнәлтелгән нормаларны үтәргә чакырды.
«Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүдә бернинди катлаулылык
та юк. Моны башкаручыларның барысына да рәхмәт. Ә тәгәрмәчләрен юмаган һәм
чиста юлларга пычрак ташучы, газоннарга һәм төзекләндерелгән территорияләргә
чыгучылар, фасадларга игъланнар ябыштырып, шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозучыларны,
бер нәрсә берләштерә – шәһәргә карата ихтирамсызлык һәм яратмау. Әлбәттә,
аларны штрафлар белән тәрбияләүдән башка чара юк. Әмма мондый кешеләрнең саны
көннән-көн кими баруы сөендерә», – диде Илсур Метшин.
Җәйге сезон башлану белән төзекләндерү кагыйдәләрен
бозуның саны арта бара, дип билгеләп үтте административ-техник инспекция
идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев. Шәһәр өчен җитди проблема булып бу максатлар
өчен килештерелмәгән урыннарда реклама плакатларын урнаштыру, биналар өслегендә
язулар һәм белдерүләр ябыштыру кала. «Бу урамнарның тышкы күренешен бик нык
боза, шәһәр халкы һәм шәһәр кунакларында тискәре тәэсир калдыра. Җәй башында
без «Автодозвон» системасын сынау проектыннан даими эшкә күчерергә
планлаштырабыз. Моннан тыш, конструкцияләр милекчеләренә иң катгый чаралар
күреләчәк», – дип өстәде ул.
Юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать транспортының
тукталыш урыннарын карап тоту сыйфатын белгечләр даими контрольдә тота. Җәйге
ремонт эшләре башлангач, килештерелмәгән казып ташлаулар саны арта.
Административ-техник инспекция идарәсендә җир эшләре ордер рәсмиләштерелгәннән
соң, траншея киртәләре булган очракта һәм билгеләнгән вакыт аралыгында гына
башкарылырга мөмкин, дип искә төшерәләр. Ә барлык эшләр тәмамланганнан соң
төзекләндерү тулы күләмдә торгызылырга тиеш.
Төзелеш мәйданчыкларыннан чыга торган машиналарның
тәгәрмәчләре белән шәһәр юлларына пычрак чыгу очраклары саны кимегән, әмма бу
хокук бозу элеккечә иң киң таралган исемлектә кала. Бүгенге көндә бу сорау
Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләренең аерым контроленә
алынды. Докладчы төзелеш мәйданчыклары тотрыклы типовой киртәләр, объект
паспорты, тәгәрмәчләрне юу урыны белән җиһазландырылырга һәм төзекләндерелгән
керү юллары булырга тиеш, дип өстәде. 50 м радиуста төзелеш коймасы артында
чүп-чар һәм төзелеш калдыклары булырга тиеш түгел.
Шулай ук, Наил Минвәлиев сүзләренчә, халыкта контейнер
һәм бункер мәйданчыкларын карап тоту күп сораулар тудыра. Узган ел чүп-чар
контейнерларын тулы булуы һәм җыештыру булмауның берничә факты теркәлгән.
Моннан тыш, бу таләп ителгән бөтен җирдә дә урналар урнаштырылмаган, бу вак
чүп-чарның таралуына китерә.
Быел беренче чираттагы бурыч - транспорт чараларын
яшел зоналарда калдыруны теркәү. Бу эшләр автоматик режимда эшләүче махсус
техник чаралар ярдәмендә алып барыла. Узган ел моның өчен 16 меңгә якын автомобильче
штрафка тартылган. Тулаем алганда, Н.Минвәлиев сүзләренчә, машина кую урыннары
белән вәзгыять яхшыра. Әмма еш кына ишегалларын төзекләндерү вакытында
кешеләрнең теге яки бу юлны ябу теләге туа. Ул шлагбаумнар урнаштыру проектны
архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештергәннән соң гына мөмкин булуын
искәртте, ә юлларны тимер блоклар белән киртәләү бөтенләй тыелган.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы
ассызыклаганча, йорт яны территорияләрен җыештыруны көн саен иртәнге 8.00
сәгатькә тәмамларга кирәк. Тышкы яктырту, кече архитектура формалары, балалар
өчен уен мәйданчыклары һәм коймалар төзек хәлдә булырга тиеш.
Наил Минвәлиев сүзләренчә, нинди дә булса хокук
бозуларны ачыклаганда шәһәр халкы һәрвакыт Административ-техник инспекция идарәсенә
мөрәҗәгать итә ала. «Гаризаны я безнең сайтта, я кабул итү бүлмәсе телефоны
буенча калдырырга мөмкин, безнең Instagram бите дә бар – анда да мөрәҗәгать
итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, һәр гаризаны карарбыз һәм хокук бозу иң кыска вакытта
бетерелсен өчен билгеле бер чаралар күрербез», – дип билгеләде ул.
Ахырда докладчы Казанның төзекләндерү кагыйдәләрен
бозган өчен ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча
административ штрафны кисәтү яки салу рәвешендә административ җаваплылык
каралган дип искәртте: вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик
затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр. Әгәр хокук бозу ел дәвамында
кабатланса, административ штраф ике тапкыр арта.