(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан блогерлары һәм журналистлары өчен Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты буенча экскурсия үткәрде. Көн саен биредә Казанның барлык мәктәпләре өчен ашарга әзерлиләр.
«Теләсә нинди кисәтү, теләсә нинди тәнкыйть - ул безгә эшебездә ярдәм итә. Әйдәгез бергәләп һәр мәктәптә тәртип урнаштырыйк»
, - дип мөрәҗәгать итте ул чакырылучыларга, алар арасында мәктәп укучыларының ата-аналары да бар иде.
«Шәһәр хуҗалыгының төп тармакларының берсе - балаларның мәктәптә туклануы һәм сәламәтлеген саклау. 2006 елда департамент оештыргыланнан бирле, безнең девиз үзгәрми: балалар төрлечә укый, киенә, спорт белән шөгыльләнә ала, әмма мәктәптә алар бер үк дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш», - дип ассызыклады Илсур Метшин. Матбугат турын башлап, ул шәһәрдә мәктәп туклануын оештыруда һәм модернизацияләүдә үзгәрешләр турында сөйләде. Шул исәптән ул 2006 елда Казанда эшләнгән «Балаларга - сәламәт туклану» шәһәр программасы старт алган вакытта мәктәп ашханәләрендә балаларның 37%ыы туклануын билгеләп үтте. Хәзер шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә туклану белән колачлау 92%-ка җитә.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына гына түгел, республиканың 9 эре хастаханәсенә, кайбер предприятиеләргә дә хезмәт күрсәтә. Көн саен оешма 270 мең шәһәр кешесен ашата. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, күләмнең шулай артуы департаментның сатып алуларда, сыйфатта бердәм стандарт булдырылуы, ышанычлы партнерлык челтәре төзелү белән бәйле.
Блогерларга һәм журналистларга продукцияне бушату-төяү зонасын, складларны, шулай ук кайбер цехларны күрсәттеләр. Алынган темпны саклау өчен, цехларда җиһазлар даими рәвештә яңартыла. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләгәнчә, узган ел Казанда узган WorldSkills чемпионаты ярдәмендә, кайнар цехта сменага 5500 порция җитештерүче ике сәнәгать табасы, сменага 8800 порция җитештерүче алты пар конвектоматы һәм савыт-саба юу линиясе урнаштырылган.
80 мәктәп ашханәсе өстәмә рәвештә 550 берәмлек инвентарь һәм җиһазлар алган, 76 мәктәптә яңа техника сатып алганнар. Барлык Казан мәктәп ашханәләре яңа савыт-саба һәм кашык комплектларын алган. Барлык ашханәләр хезмәткәрләре өчен яңа махсус кием сатып алынган.
Моннан тыш, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, быел профилактик чараларга аерым игътибар бирелгән. Мәктәпләргә өстәмә рәвештә 143 бактерицид лампасы, битлекләр һәм перчаткалар, юу чаралары һәм хуҗалык товарлары сатып алынган.
Матбугат туры барышында заманча җиһазлар белән җиһазланган лабораториягә аерым игътибар бирелде. Ул комбинатта 2013 елда Казанда Универсиада үткәрү алдыннан җиһазландырылган иде. Биредә комбинатка керә торган чимал бактериологик контроль уза, бөтен продукция нутриентлар һәм өстәмәләр булуга тикшерелә. Журналистларга һәм блогерларга атланмай һәм итне тикшерү мисалында җиһазларның эшен күрсәттеләр. «Мондый контроль аша продукциянең һәр партиясе уза», - дип аңлатты Рима Мөхәммәтшина. Ул шулай ук ашамлыкларның ничек әзерләнүен, шоклы туңдыру узуын һәм аларны мәктәпләргә нинди хәлдә китерүләрен сөйләде.
Экскурсиядә катнашучыларда мәктәп менюсыннан ясалган ризыклардан тарату линиясе зур кызыксыну уятты. «Бу ниндидер шоурум түгел, бу безнең балалар мәктәптә ашый торган ризыклар», - дип өстәде Илсур Метшин. Теләүчеләр беренче һәм икенче ризыкларны, салатларны, эчемлекләр һәм камыр ризыкларын татып карый алдылар.
«Әлбәттә, хәл итәргә кирәк булган проблемалар бар, - диде Мэр һәм шәһәр мәктәпләрендә «шайба» котлетының сыйфаты белән мәсьәлә ничек хәл ителүен искәртте. - Без вакытында моңа игътибар иттек, туклану сыйфатын контрольдә тоттык. Чыннан да рецептурада җитешсезлекләр табылды. Ләкин безгә кире элемтә кирәк, сезнең ярдәм кирәк, бу мөһим зур эштә диалог булдыру мөһим. Без эшләгән әйберләр дистә еллар эшләргә тиеш. Бу безнең уртак бурычыбыз, уртак җаваплылык. Көндезге рационның 60%-ында булса да балалар сәламәт туклану алырга тиеш бит».
Билгеләп үтик, барлык яңа ризыклар, беренче чиратта, мәктәпләрдә дегустация аша уза. Алар балаларда ихтыяҗ туачагын, аларның үз рационына нәрсәне кертергә теләүләрен билгеләргә ярдәм итә. Шулай итеп, хәзер өлкән сыйныф укучылары дөрес туклану ризыкларын сыныйлар: парга әзерләнгән яшелчә: төсле кәбестә, брокколи, кишер, шулай ук котлетлар һәм боткалар. Р.Мөхәммәдшина билгеләп үткәнчә, бу позициягә иң зур ихтыяҗ өлкән сыйныф кызларында булырга мөмкин.
Блогер Гөлзар Вәлиева шәһәр җитәкчесеннән мәктәптә хәләл туклану оештырып буламы, дип кызыксынды. «Әгәр кануннар буенча мондый форматны гамәлгә ашыру турында сөйләсәк, барысы да аерым булырга тиеш - продуктлар керү, аларны саклау, эшкәртү, аш бүлмәсе, пычаклар, хәтта персоналга аерым таләпләр. Безнең шәһәрдә 320 балалар бакчасы һәм 75 мең бала. Без һәр учреждениедә мондый янкорма эшли алмыйбыз. Мәктәпләргә дә шул ук кагыла. Әмма бу беркайчан да булмас димә», - дип җавап бирде Казан Мэры.
Матбугат туры барышында очрашуның һәр катнашучысына диярлек Instagram да урнаштырылган кадрлар һәм видео буенча язылучылардан сораулар килде. Иң еш очраганнары арасында - ризыкны та, персонал эшен дә үз эченә алган мәктәп туклануының бердәм сыйфатын ничек тәэмин итү.
Рима Мөхәммәтшина барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар контроле журналлары булуын искәртте, анда үз фикереңне калдырырга мөмкин. Әмма Казан Мэры әти-әниләрнең ашханәләрдә кизү торулары белән иҗтимагый контроль оештыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм мәктәп директорлары белән мондый мөмкинлекне килештерергә И.Метшин Мәгариф идарәсе башлыгына йөкләде.