(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казанда федераль программаның 8 ел эшләве дәверендә 6798 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алды, аларның гомуми мәйданы 4 млн кв.м артып китә. Участокларны кирәкле инфраструктура - яктылык, су, газ, юллар һәм социаль объектлар белән тәэмин итү көнүзәк проблемаларның берсе булып кала. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә актуаль булган әлеге проблеманы хәл итү өчен федераль программа кирәк, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. «Моңа зур акчалар кирәк булуы аңлашыла, әмма якын киләчәктә без кирәкле федераль проект алырбыз һәм төбәк һәм муниципаль бюджетлар катнашында күп балалы гаиләләр мәсьәләләрен хәл итә алырбыз дип ышанам», - диде шәһәр башлыгы бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
2020 ел башыннан участокларны 557 күп балалы гаилә сайлады
Күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү чаралары 2011 елдан бирле уздырыла. Ай саен шәһәр районнары администрацияләре 100-дән 140-ка кадәр күп балалы гаиләне теркәп, исәпкә куялар. Шулай итеп, 2012 елның февралендә җир участогын бушлай алу хокукы булган гражданнар исемлеге үз эченә 1158 Казан гаиләсен алган, 8 ел эчендә аларның саны 12,5 тапкырга арткан һәм бүген 14 мең 687 гаилә тәшкил итә, дип хәбәр итте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.
«Бүгенге көнгә программа гамәлгә ашырылуның барлык чорында җир кишәрлекләре 6798 гаилә тарафыннан сайлап алынган. Участокларның гомуми мәйданы 4 млн 256 мең 407 кв.м тәшкил итә», - диде Р.Галәветдинов. Ел башыннан 557 гаилә 336 мең 801 кв.м мәйданлы җир кишәрлекләрен сайлаган, 206 гаилә тәкъдим ителгән кишәрлекләрдән баш тарткан, дип өстәде ул.
Узган елның мартында Биектау районының Дачное авыл җирлегендә һәм Яшь Көч авылында урнашкан ике федераль территориянең бүленеше башланды. Биредә шәхси торак төзелеше өчен 1388 җир кишәрлеге төзелгән һәм кадастр исәбенә куелган, шулардан 1107 җир кишәрлеге сайланган.
Казанда элеккечә үк күп балалы гаиләләр динамикасы күзәтелә - тәмамланмаган 2020 ел ахырына кадәр аларның саны меңгә артты, дип билгеләде шәһәр Мэры. «Бу шатландыра да, һәм безгә җаваплылык, эшне төгәлрәк оештыру бурычын да өсти», - дип өстәде И.Метшин.
«Әлеге территорияләрне инфраструктура белән тәэмин итү буенча илкүләм программа кирәк»
Коммуналь инфраструктура булдыру мәсьәләсе чишелмәгән булып кала бирә. «Җир кишәрлекләре бирелгән гражданнар саны арткан саен, әлеге кишәрлекләрне керү юллары, яктылык, газ һәм су белән тәэмин итү мәсьәләсе ешрак килеп баса, - дип билгеләп үтте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. - Бу безнең вәкаләтләр финанслау чыганагы белән тәэмин ителмәгән очрак».
Илсур Метшин бу проблема программаның бөтен эшчәнлеге дәвамында актуаль булып кала бирә, дип килеште, һәм аны хәл итүдә федераль хакимиятләр ярдәме булышачак, дип билгеләде. «Коммуникацияләр, инфраструктура белән тәэмин итү - безнең өчен, муниципалитет буларак, үтеп булмый торган киртә, - диде шәһәр башлыгы. - Без бу хакта федераль хакимият органнарына сөйләү өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлекләрен кулланачакбыз. Әлеге территорияләрне инфраструктура белән тәэмин итү буенча илкүләм программа кабул ителергә тиеш. Бу ил өчен дә, демография өчен дә бик мөһим. Башта ялгызыбыз гына әйтеп, ә аннары безне иң югары дәрәҗәдә ишеткән һәм карарлар кабул ителгән бик күп инициативалар бар. Бу юлы да шулай булыр, һәм безнең тавыш муниципалитетлардан хезмәттәшләребезнең тавышлары белән хупланыр, дип өметләнәбез».
«Коммуникацияләр, инфраструктура белән тәэмин итү - муниципалитет буларак безнең өчен үтеп булмый торган киртә»
Илсур Метшин
Казан Мэры
Мондый программаны гамәлгә ашыру күп санлы кешеләрнең мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк - Казанда гына да бу дистәләгән мең гаилә, дип билгеләде Мэр. «Без монда катнашырга, күп балалы гаиләләрнең участокларын барлык кирәкле инфраструктура белән җиһазландыру өчен кулдан килгәнчә көч куярга әзер», - дип өстәде ул.
Бүгенгә федераль закон таләпләрен үтәү йөзеннән коммуналь инфраструктура системаларын комплекслы үстерү программалары эшләнде һәм расланды. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру, Р.Галәветдинов сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләр участоклары өчен челтәрләр үткәрү мәсьәләсен адымлап хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казанда 7889 күп балалы гаиләне җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә кирәк
Күпбалалы гаиләләргә кишәрлекләр комитетта үткәрелә торган махсус комиссияләрдә тәкъдим ителә. Узган ел Яшь Көч авылында калган җир кишәрлекләрен бүлү буенча комиссияләр уздырылган. Моннан тыш, комиссияләр Колсәет торак массивындагы территорияләр буенча уздырылган, анда 393 җир кишәрлеге формалаштырылган, 388-е сайланган. Казанда Константиновка бистәсе территориясендә 137 участокның 120-се сайланган. Агымдагы елның декабреннән киләсе елның мартына кадәр җир кишәрлекләрен сайларга тагын 347 гаиләне чакыру планлаштырыла.
Участоклар шулай ук Сокуры авылында һәм Каймар авылы тирәсендә дә формалаша, бу территорияләрне бүлү киләсе елның икенче кварталына планлаштырыла.
«Бүгенге көндә Казанда җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә кирәк булган 7889 күп балалы гаилә бар, - дип хәбәр итте Р.Галәветдинов. - 847 гаиләне муниципаль һәм федераль милектәге территорияләрдән кишәрлекләр белән тәэмин итәргә мөмкин. 347 участок төзелгән һәм кадастр исәбенә куелган, хәзер аларны шәһәрнең күп балалы гаиләләре арасында бүлү буенча эш алып барыла. Калган якынча 500 җир кишәрлеге кадастр исәбенә кую һәм формалаштыру стадиясендә, шул исәптән Колсәет бистәсендә дә.
«Программа гамәлдә булган вакыт эчендә без 7 меңгә якын гаиләне җир кишәрлекләре белән тәэмин иттек - бу зур сан»
Җирләр кытлыгын киметү өчен элек бирелгән территорияләрдә өстәмә участоклар булдыру эше алып барыла. Агымдагы елда Сокурыда элек бүленгән территорияне планлаштыру һәм ызанлау проекты расланды, бу өстәмә рәвештә 116 җир участогы формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренә караганда, республиканың Биектау районында урнашкан 963 гектар мәйданлы федераль җир кишәрлеген әйләнешкә кертү эше дәвам итә. Монда якынча 3972 җир кишәрлеге формалаштырылачак. Бүгенгә 4 җир участогын формалаштыру буенча эшләр башкарылды, саклау зоналары һәм чикләүләр турында мәгълүмат җыю эше алып барыла.
«Якынча 847 гаиләне муниципаль һәм федераль милектә булган территорияләрдән кишәрлекләр белән тәэмин итәргә мөмкин»
Ренат Галәветдинов
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе
«Безнең бу программада катнашуга гариза биргән беренче мең гаиләне участоклар белән ничек тәэмин итәргә уйлап борчылганыбызны яхшы хәтерлим. Әмма, шуңа да карамастан, без 7 мең гаиләне участоклар белән тәэмин итүгә якынлашабыз - бу шаккаттыра, - дип шәрехләде И.Метшин. - Анда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Беренче чиратта республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәттән хезмәттәшләребезгә рәхмәт. Бергәләп эшләүне дәвам итәчәкбез».
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында шәһәрнең күп балалы гаиләләренә бушлай бирү өчен билгеләнгән территорияләр карталары урнаштырылган, анда онлайн-режимда сайланган һәм вакантлы участоклар белән танышырга мөмкин. Шулай ук сайтта мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми реестрын, чираттагы комиссиягә чакырылучыларның исемлекләрен һәм еш бирелә торган сорауларга җавапларны табарга мөмкин.