(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Казан мэры, БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасы үсешенең яңа программасын гамәлгә ашыру буенча яңа сәяси совет җитәкче органы составына керде. Совет агымдагы атнада БШҖХ устав мәсьәләләре комитеты карары буенча төзелде.
Бүген кич белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) оешмасының Бөтендөнья советы утырышларының берсе узды. Чара 9-13-нче ноябрьдә Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә узды, дөньяның башка илләреннән катнашучылар онлайн-форматта дискуссияләргә кушылды. БШҖХның Бөтендөнья советы утырышында катнашучыларга видеоконференция режимында БМО генераль секретаре Антонио Гуттериш мөрәҗәгать итте. Утырыш эшендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Аданом Гебреисус һәм БМО-Хабитат башкарма директоры Мәймуна Мохд Шәриф катнаштылар. Видеоконференция режимындагы утырышта Казан Мэры һәм БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин катнашты.
БШҖХнең яңартылган стратегиясе турында фикер алышу кысаларында Илсур Метшин «Хөкүмәтләр хакына БШҖХ эшчәнлеге» секциясендә доклад белән чыгыш ясады. Дискуссиядә шулай ук Испания, Марокко, Бөекбритания, Мексика, Мавритания, Эквадор һәм Швециядән спикерлар катнашты. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, COVID-19 пандемиясе күп илләрнең планнарын үзгәрткән. Казан Мэры, үз чиратында билгеләп үткәнчә, COVID-19 белән бәйле кризис бөтен дөньяга җирле хакимият органнарының мөһимлеген ачык күрсәтте.
«Шәһәр үсешенең яңа повесткасы тотрыклы үсеш өлкәсененең көн тәртибендәге мөһим мәсьәләсе булып тора. Үз гражданнарына ачык һәм хисап тотучы инклюзив һәм тотрыклы шәһәрләр 2030 елга кадәр шәһәр үсеше көн тәртибенә һәм барлык глобаль максатларга ирешү өчен хәлиткеч әһәмияткә ия», – дип ассызыклады үз чыгышында Илсур Метшин.
Киләсе елда БМО әгъза-дәүләтләре шәһәрләрне үстерүнең яңа программасын тормышка ашыру турында беренче хисапларны тәкъдим итә башлаячаклар. Спикер билгеләп үткәнчә, БШҖХ һәм UNACLA бу эшне мониторинглауда хәлиткеч роль уйнарга һәм БМО-Хабитатка тиешле мәгълүмат бирергә тиеш.
«Без бергәләп үсешнең җирле аспектын көннең глобаль көн тәртибенә кертергә һәм җирле һәм милли хөкүмәтләр арасында диалогка ярдәм итәргә тиеш. Бу диалог җирле хакимият органнары ролен ныгытуга бәйле мәсьәләләр буенча системалы рәвештә фикер алышу нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш, – дип ассызыклады Казан Мэры һәм Россиядә мондый диалог уңышлы җайга салынуын да әйтеп узды. Гыйнварда И.Метшин РФ Президенты Владимир Путин белән җирле үзидарәне үстерү советы утырышында очрашты һәм Россия муниципалитетлары алдында торган иң кискен мәсьәләләр һәм аларны хәл итү өчен федераль хакимият органнары белән багланышлар перспективалары турында фикер алышты.
UNACLA башлыгы фикеренчә, мондый диалог башка илләрдә дә җайга салынырга тиеш. Шул ук вакытта бөтен дөнья буенча җирле үзидарә органнары өчен вәкаләтләр күләменең җирле һәм төбәк бюджетларының финанс мөмкинлекләренә туры килүе мөһим мәсьәлә булып тора. «Моның өчен милли хөкүмәтләр салым салуның милли системасын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштырганда җирле һәм төбәк хакимиятләре фикеренә ачык булырга һәм колак салырга тиеш. Шулай ук җирле һәм төбәк хакимиятләренең халыкара оешмаларга, БМОның төрле структураларын да кертеп, тавышларын җиткерү һәм тотрыклы үсешкә ирешүдә муниципалитетларның мөһим роле турында хәбәрдарлыкны арттыру мөһим», – диде И.Метшин.
Шәһәрләрне үстерүнең яңа программасы локальләштерү юлында беренче адым булып тора. Ул, үз чиратында, тотрыклы үсеш максатына ирешергә һәм климат буенча Париж килешүе пунктларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. UNACLA бу идеяне алга җибәрүдә мөһим роль уйнарга тиеш.
«Бүген без барыбыз да авыр чор кичерәбез, әмма алар бит безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Тарихтан билгеле булганча, заманча цивилизациянең тышкы кыяфәте еш кына кризислар тәэсирендә формалашкан. COVID-19 кризисы бөтен дөньяга җирле хакимият органнарының мөһимлеген ачык күрсәтте. Кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм куркынычсызлыгына беренче чиратта конкрет шәһәр яки төбәк йогынты ясый. Җирле хакимият – кешеләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итә торган структура, аларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын белә», – дип билгеләде Казан шәһәр башлыгы.
Ул дискуссиядә катнашучыларга быел БМОның 75 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте. 1945 елда, БМОның төп структурасы формалашканда, шәһәрләрдә дөнья халкының 28%-ы яшәгән. 2020 елга бу күрсәткеч икеләтә арткан, һәм хәзер дөнья халкының 56%-ы шәһәр халкы булып тора. И.Метшин хәбәр иткәнчә, төрле фаразлар буенча, 2045 елда, БМОга 100 ел тулганда, бу сан 65-70%-ка җитәргә мөмкин.
Шуңа күрә яңа чор яңа алымнар таләп итә. БМО һәм аның тарафыннан кабул ителгән программалар җирле чынбарлыкны тирәнтен аңлауга нигезләнергә тиеш. Муниципалитетларның әһәмияте БМО структурасында чагылдырылырга тиеш. Бүгенге көндә анда җирле һәм төбәк хакимиятләре күрсәтелмәгән. Төп карарлар бары тик милли хөкүмәт катнашында гына кабул ителә», – дип игътибар итте докладчы.
Шулай итеп, җирле һәм төбәк хакимиятләре вәкилләреннән торган һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаган яңа органны БМО структурасына кертү нәтиҗәле карар була алыр иде. Мәсәлән, Европа Советы төзелгәннән соң 45 ел узгач, 1994 елда, аңа җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы кертелде.
UNACLA Президенты фикеренчә, БМО Генассамблеясе белән турыдан-туры элемтәдә торган яңа структура булдыру шәһәрләрнең агымдагы һәм яңа барлыкка килгән проблемалары турында оператив мәгълүмат җыярга һәм аларның нәтиҗәле чишелешләрен табарга мөмкинлек бирер иде. «Бу җирле хакимият органнарының көн тәртибендә катнашучыларның һәм тотрыклы үсеш максатлары казанышлары катализаторларының мөһимлеген ассызыклый алыр иде», – дип ассызыклады ул.
«Без бүген БМО үсешенең яңа этабы бусагасында басып торабыз. Бу процессның инициаторлары һәм двигательләренең берсе БШҖХ һәм UNACLA булырга тиеш», – дип йомгаклады И.Метшин.
UNACLA президенты чыгышы утырышта катнашучылардан җанлы җавап тапты.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советының сессияләрендә һәм панель дискуссияләрендә Женева, Рим, Барселона, Париж, Йоханнесбург, Богота һәм дөньяның башка шәһәрләре мэрлары Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең булачак Стратегиясенә үз карашлары белән уртаклаштылар.