(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алена
Мирошниченко). Казан Мэры, Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы җирле
хакимият органнарының консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин
кичә БМО сәяси форумы кысаларында тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча югары
дәрәҗәдәге җирле һәм төбәк хакимиятләренең III форумында катнашты. Zoom сервисы
ярдәмендә узган конференциядә катнашучылар COVID-19 пандемиясе белән бәйле
вәзгыять турында фикер алыштылар, кризиска каршы тору һәм тотрыклы үсеш
стратегиясен алып бару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
«Без хәзер барыбыз да авыр вакытлар кичерәбез. Җирле
хакимият һәм аларның администрацияләре COVID-19 кризисы белән алдынгы көрәштә
тора. Карарларыбызның оперативлыгына һәм үлчәнешенә кешеләр тормышы, аларның
иминлеге һәм яшәеше бәйле. Җирле һәм төбәк хакимиятләре роленең әһәмияте бөтен
дөнья өчен ачык булды», - дип ассызыклады Илсур Метшин, үз докладын башлап.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тормыш, укыту,
эшләү, аралашу рәвеше бик тиз үзгәрә. Онлайн-хезмәттәшлек, белем бирүнең,
бизнесның, туризмның традицион формаларыннан китүе нормага керә. Үсешнең яңа тармагын IT-технологияләр
һәм ясалма интеллект ала. «Әлеге барлык процесслар шәһәр экосистемасын тулаем
үзгәртә. Һәм безнең шәһәрләр инде беркайчан да элеккечә булмаячак», - диде
Илсур Метшин.
Халык өчен шәһәр мохитенең куркынычсызлыгын тәэмин итү
беренчел мәсьәлә булып тора, дип ассызыклады UNACLA президенты. Аның
сүзләренчә, әгәр элегрәк куркынычсызлык астында, беренче чиратта, физик
куркынычсызлык һәм тыныч шартлар, законнар һәм кагыйдәләр үтәлгән тыныч шартлар
аңлашылса, COVID һәм пост-COVID чорында вектор тамырдан үзгәргән. Ул шәһәр
халкының сәламәтлегенә куркыныч янауны булдырмас өчен санитария
куркынычсызлыгын тәэмин итү, гигиенаны саклау өчен шартлар тудыру ягына
авышкан. «Бу мәсьәләләр хәзер беркайчан да булмаганча мөһим, һәм безгә әле озак
вакыт дәвамында аларның адекват һәм оператив чишелеше өчен юллар табарга кирәк
булачак», - дип билгеләп үтте спикер.
«COVID-19 - игътибарны хәзерге шәһәрләрдә, бигрәк тә
аларның технологик һәм цифрлы үсешендә үзгәртергә мөмкин һәм кирәк булуга юнәлтү
өмете. Имин тыныч чорда инновацияләрнең күбесе авыр яшәп, халык тарафыннан
акрын гына кабул ителә. Әмма хәзер, онлайнга ашыгыч рәвештә күчкәннән соң,
муниципаль хезмәтләрнең барлык төрләрен цифрлы формага күчерү турында җитди
сөйләшергә мөмкин, шул рәвешле тотрыклы үсешкә ярдәм итү өчен шартлар тудырып
була», - диде Казан шәһәре башлыгы.
Шул рәвешле, цифрлы технологияләр кертү максаты
шәһәрдә тормыш сыйфатын яхшырту гына түгел, ә глобаль катаклизмнар очрагына
ярдәм дә. «Пандемия технологияләрне оператив кертү мөмкин булуын күрсәтте, һәм
заманча шәһәрләрнең төп бурычы - әлеге тенденцияне саклап калу, - дип
ассызыклады И.Метшин. - Шәһәр тормышы үсешнең яңа этәргечен алырга мөмкин -
электрон хөкүмәт, электрон медицина һәм телеконсультация, читтән эшләү, онлайн-мәгариф
һәм электрон коммерция көндәлек тормышның бер өлешенә әверелде».
Шәһәр кешеләренең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген
тәэмин итеп, эшкуарлык мохитен күздән ычкындырырга ярамый, кече һәм урта бизнес
«акыллы шәһәрләр»дә тотрыклылыкны саклауга зур өлеш кертә. Татарстан башкаласы
башлыгы фикеренчә, монда шулай ук ярдәмгә мәгълүмат технологияләре дә килә.
Алар ярдәмендә, кеше факторын төшереп калдырып, бизнесның һәм шәһәр
хезмәтләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеген җайга салырга мөмкин.
«COVID-19 кризисы Тотрыклы үсеш максатын үтәү глобаль
контекстын үзгәртте. Пандемия чорын үтеп, алга таба без икътисади кризис
нәтиҗәләре белән көрәшәчәкбез, бу зур ресурслар, барлык дәрәҗәләрдә
тупланганлык һәм бердәмлек таләп итәчәк. Без, бюджет мөмкинлекләре чикләнгән
булуга карамастан, җирле хакимият органнарының вәзгыятьне ачык аңлавы һәм идарә
итүнең нәтиҗәле рычаглары булуын күрдек. Кризис вәзгыятенә бәйле рәвештә кабул
ителгән чаралар шәһәр халкының, кече эшмәкәрлекнең зәгыйфь категорияләренә
ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар адекват һәм үз вакытында башкарылды», - диде
И.Метшин.
Әлеге катлаулы вакытлар узачак, әмма ныклык һәм
тәҗрибә калачак, дип ассызыклады ул. «Агымдагы вәзгыять элек беркайчан да
булмаганча тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруның иң яхшы дөньякүләм практикаларын
тиражлауның аеруча мөһим булуын күрсәтте. Без җирле хакимиятләрнең
тотрыклылыкны саклап калу өчен бөтен дөньяда башкарылган тырышлыкларын
хуплыйбыз - бөтен дөньядан хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз,
онлайн-конференцияләр уздырабыз, тәҗрибә алмашабыз һәм бер-беребезгә ярдәм
итәбез», - диде UNACLA президенты һәм хезмәттәшлекнең глобаль чакыруга каршы
тору ачкычы булуын өстәде.
«Бүген шәһәрләрдә дөнья халкының өчтән икесе диярлек
яши, һәм киләчәктә бу сан артачак кына. Шәһәрләрдән оештырылган дөнья, күрәсең,
инновацион, сугышчан, хезмәттәшлеккә ачыграк булыр», - дип йомгаклады Илсур
Метшин.
Әңгәмә барышында ул шулай ук форумны оештыручыларга -
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр», БМО-Хәбитат, БМО икътисадый һәм
социаль мәсьәләләр департаменты, БМО Генераль секретаре Канцеляриясенә, БМО
үсеше программасына рәхмәт белдерде.
Дискуссиядә шулай ук Генк (Бельгия) мэры, Фламанд
шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе Вим Драйс, Уагадуг мэры
(Буркина-Фасо), «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең вице-президенты
Арманд Бунд һәм башкалар катнашты. БМО генераль сәркатибе ярдәмчесе, Азия-Тын
океан төбәгендә БМО программасы директоры, БМО программасының үсеш буенча
администраторы ярдәмчесе Хаолиянь Сью онлайн-очрашуның модераторы булып чыгыш
ясады.
БМО сәяси форумы кысаларында тотрыклы үсеш мәсьәләләре
буенча югары дәрәҗәдәге җирле һәм төбәк хакимиятләренең III форумы 7-нче
июльдән 16-нчы июльгә кадәр уза. Моңа кадәр аны Нью-Йоркта (АКШ) үткәрергә
планлаштырганнар иде.