(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин 2020 елның июнь ае өчен Идел буе федераль округы башкалалары башлыкларының медиарейтингын җитәкләде.
Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының медиаиндексы 12003,2 пунктны тәшкил иткән. Массакүләи мәгълүмат чаралары язганча, Илсур Метшин дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауларны уздыру турында 13-нче сентябрьдә хәбәр итте. Шулай ук Казан шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, Казан ишегалларының 80%-ы дуаль чүп-чар җыюга күчкән, һәр көн шәһәрдә 1,5 мең тонна чүп-чар җыела, ә үзизоляция чорында - 2 мең тонна диярлек. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары Казан башлыгы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты, дип язды.
Медиарейтингның икенче урынында Саратов мэры Михаил Исаев (10043 пункт), ә өченчедә Чебоксар башлыгы Алексей Ладыков (6799 пункт) урнашкан.
Рейтинг массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан төзелгән, ул 57 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының беренче затлары медиарейтингларын берничә тапкыр җитәкләде.