Шулай ук әлеге килешү буенча бер ай элек «Ак таш» компаниясе катнашында «МЧС» торак комплексының һәрберсендә 574 фатир булган өченче һәм дүртенче йортларын төзү яңартылды, алар «Фон» компанияләр төркеме объектлары арасында иң түбән әзерлек дәрәҗәсендә булган. Өченче йортның төзелеше 2012 елда башланган иде, ә дүртенчесе - 2014 елда. Шул ук вакытта өченче йортта 400-дән артык фатир сатылган, дүртенчесендә - яртысы тирәсе. Проектлар эшләнгәннән һәм 2018 һәм 2019 елларда Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәләрен алганнан соң, әлеге объектлар төзелешенә рөхсәт алынды. Хәзер ике йорт төзелешендә 300-гә якын кеше эшли, дип хәбәр иттеләр шәһәр башлыгына карау вакытында.
«Төзелеш чын мәгънәсендә кайный», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шәһәрдә алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур системалы эш алып барыла, ә федераль үзәк катнашында бер елдан да азрак вакыт эчендә Татарстан башкаласында 8 объектны тапшыру күздә тотыла, дип искәртте. «Федераль хөкүмәт карарлары - өлешчеләргә ярдәм итү фонды барлыкка килү нәтиҗәсендә - бүгенге көнгә Казанда калган 8 йорт буенча күзаллау һәм перспективаларыбыз бар. Бу якынча 4 мең алданган өлешче дигн сүз. Безнең алда 2021 елның язында барлык бу йортларны төзеп бетерү һәм фатирларны тапшыру бурычы тора», - диде И.Метшин.
«Ниһаять, федераль дәрәҗәдә, республика хөкүмәте һәм Казан Башкарма комитеты дәрәҗәсендә барлык төгәл карарлар да кабул ителде. Бер елдан да азрак вакыттан соң өлешчеләр күптән көтелгән өй туен билгеләп үтәчәк, һәм проблемалар хәл ителәчәк, дип өметләнәбез», - дип йомгаклады Мэр.
Анда шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Өлешчеләргә ярдәм итү фонды башкарма директоры Иван Новиков, «Ак таш» директоры Газинур Әхмәтов, «Комосстрой Казань» җитәкчесе Денис Чайников катнашты.