(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә берничә әһәмиятле объектны реконструкцияләү һәм реставрацияләү барышы белән танышты. Объектларны шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре карады.
Исегезгә төшерәбез, объектлар Татарстан Президентының махсус контролендә. Бүген ул аларны реставрацияләү һәм реконструкцияләү буенча әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотты.
Р.Миңнеханов «Локомотив» пляжына керү юлын тәртипкә китерергә кушты
Беренче объект Идел ярында, тимер юл вокзалы янында урнашкан «Локомотив» Казан шәһәр пляжы территориясе булды. Бу пляж Казан үзәгендә урнашу сәбәпле, ул шәһәр халкы арасында, бигрәк тә җәй көне, югары популярлык казана.
Рөстәм Миңнеханов су объектларында ял итүче гражданнарның иминлеген, шулай ук аларның уңайлы яшәвен тәэмин итү өчен әлеге территорияне төзекләндерү вариантларын эшләүне йөкләде. Аның сүзләренчә, бүген кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дә, пляж хезмәтләре өлкәсен киңәйтү дә мөһим. Шуңа күрә коену зоналарын да төзекләндерергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов пляжга килү юлын тәртипкә китерү кирәклегенә дә игътибар итте.
Әҗем мәчете реставрациясе 5 ел дәвамында барды
Аннан соңгы объект Фәткуллин урамы, 15 адресы буенча урнашкан Әҗем мәчете булды. Мәчетне республика башлыгына биш ел дәвамында барган реставрациядән соң тәкъдим иттеләр. Башкарылган эшләр турында «ТСНРУ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйләде.
Әҗем мәчете 1887-1890 елларда милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә төзелгән. Ул - 51 м биеклектәге манаралы, ике залдан торган бер катлы бина. Декоратив бизәлештә мөселман көнчыгышы архитектурасы мотивлары кулланылган. Мәчет территориясендә ике катлы мәдрәсә бинасы һәм мулланың агач йорты урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм реставраторларга рәхмәт белдерде. Ул зур гыйбадәт залын карады, интерьерны һәм эчке бүлмәләрнең декорын бәяләде.
Искәртәбез, ТР Президенты Әҗем мәчетендә реставрация эшләре турындагы йөкләмәне Казанның тарихи үзәгендә традицион йөрешләрнең берсендә бирде. Ул вакытта, 2016 елда, мәдәни мирас объекты канәгатьләнерлек хәлдә булмаган. Ремонт-реставрация эшләренә Татарстан бюджетыннан 31 млн сум бүлеп бирелгән иде, һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» финанслау проекты кысаларында - 73 млн сум тирәсе.
Театраль-мәдәни комплекста җәйге амфитеатр барлыкка килергә мөмкин
Аннары Рөстәм Миңнеханов Островский, 10 адресы буенча урнашкан Казан яшь тамашачылар театрын карады. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева белән Яшь тамашачылар театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә бу театр ремонтка мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов объектның агымдагы торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады.
«Казан яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе Көнчыгыш клубның элеккеге бинасында (Купеческое собрание) урнашкан. Ул XIX гасыр ахыры төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә биредә төрле вакытта авария булдырмау һәм ремонт эшләре алып барылды. Мәйданнарның киңәюенә бәйле рәвештә Яшь тамашачы театры базасында Театраль-мәдәни комплекс төзү турында карар кабул ителде.
Рөстәм Миңнехановка театр биналары комплексының үсеш проектын тәкъдим иттеләр. Проект буенча аңлатмаларны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина бирде. Аерым алганда, монда җәйге амфитеатр, кече тамаша залы, балалар иҗаты өчен мәйданчыклар, театр кафесы һәм башкалар булдырылырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр мәйданчык, беренче чиратта, тамашачыларга һәм килүчеләргә, шул исәптән балаларга да кирәк булырга тиеш, шулай ук үз-үзен акларга тиеш. Моннан тыш, ул биналарның тарихи төрен саклап калу мөһим, дип саный.
Кремль урамы буенча урнашкан Челышев йортында фасадны ремонтлау төгәлләнгән
Аннан соңгы объект - Кремль урамы, 25/22 адресы буенча урнашкан Челышев йорты. XIX гасыр уртасында төзелгән, гомуми мәйданы 1412 кв. м булган ике катлы кирпеч бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. 2015 елда ул КФУ балансына тапшырылган. Башкарылган ремонт эшләре турында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча бу объектта җылылык, су, электр энергиясе челтәрләренә, аз токлы системаларга капиталь ремонт ясалды. Уку бүлмәләре, актлар залы, коридорлар, баскычлар да яңартылган. Авария хәлендәге ике чорма балкасы һәм дүрт япма балка алыштырылды, Кремль урамындагы фасадны ремонтлау төгәлләнде. Хәзерге вакытта бинада КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты урнашкан.
ТР Президенты «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын модернизацияләү концепциясен хуплады
Аннары Рөстәм Миңнехановка Петербург урамындагы «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексы вариантларын тәкъдир иттеләр. Исегезгә төшерәбез, биналар комплексын модернизацияләү проектына конкурс игълан ителде. Ул шәһәр төзелеше советы ярдәмендә компания-милекче тарафыннан оештырылды. Нәтиҗәләр «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексы холлында урнаштырылды һәм Казан халкының бик күп фикерләрен җыйды. Нәтиҗәләрне 2019 елның октябрендә ясадылар.
Реконструкция проекты буенча аңлатмаларны конкурста җиңгән реконструкция проекты авторлары Владислав Куликовский һәм Арсен Хаиров бирде.
«Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексы 2006 елда шәһәр үзәгендә Музуров номерларының тарихи бинасы урынында төзелә. Совет чорында һәм советтан соңгы елларда биредә, «Татарстан» кунакханәсе янында һәм Бауман урамы һәм «Тукай мәйданы» метро станциясе янында «Татпотребсоюз» урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, проект һәм фасадларны бизәү өчен тәкъдим ителгән материаллар белән танышканнан соң, тулаем алганда, концепцияне хуплады. Шәһәр кешеләренең бу шәһәр архитектурасы объектына зур кызыксынуын исәпкә алып, ул һәр комплекс блогы буенча проектны җентекләп эшләргә һәм ахыргы вариантны тәкъдим итәргә кушты.
Бутлеров һәм Мөштәри урамнары чатындагы бинада реставрация дәвам итә
Соңгы объект Бутлеров һәм Мөштәри урамнары чатында урнашкан «Табибларны камилләштерү институты» бинасы булды. Элегрәк, 2016 елның маенда, Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге әлеге мәдәни мирас объектын реконструкцияләүне башлау турында йөкләмә бирде. Тарихи бина 1914 елда хәрби инженер Голышевның архитектура проекты буенча Дворян җир банкының Казан бүлеге өчен төзелгән. Бүген монда бар куәткә реставрация эшләре бара.
Рөстәм Миңнеханов ремонт барышы һәм кулланылган төзелеш материаллары белән танышты. Ул алып барыла торган эшләрнең сыйфатын контрольдә тотарга кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.