Татарстан башкаласына дәрәҗәле кунаклар – Россия-АСЕАН Халыкара саммитында катнашучылар килүен дәвам итә. Аэропортта һәркемне тантаналы шартларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы ала.
Казанга Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Бруней солтаны Хассанала Болкиах, Сингапур премьер-министры Лоуренс Вонг, Көнчыгыш Тимор премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао һәм Филлипин Президенты Фердинанд Маркос кече очып килде.
Мөхтәрәм кунакларны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан делегациясе тантаналы рәвештә каршы алды. Саммитта катнашучыларның һәрберсен почет каравылы ротасы озатып йөрде, ә матур милли киемнәр кигән кызлар аларны икмәк-тоз һәм чәк-чәк белән сыйлады.
Мәртәбәле кунаклар кунакчыл кабул итүне лаеклы бәяләде, ә Көнчыгыш Тимор премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао, чәкчәкне татып карап.
«Мин монда калачакмын», – дип шаяртты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Россия – АСЕАН халыкара саммиты башлана һәм 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Саммит Россия Федерациясе һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында багланышлар урнашуга 35 ел тулуга багышланган.
Беренче дәрәҗәле кунаклар Казан аэропортына кичә килә башлады. Казанга барлыгы 13 илдән делегация киләчәк. Эшлекле программа Г.Камал исемендәге театр, «Казан Экспо» ХКҮ, Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк мәйданчыкларында уздырыла.