Таиланд премьер-министры Анутин Чарнвиракул Татарстанга «Россия – АСЕАН» саммитына килде
rais.tatarstan.ru
Бүген Казанга Таиланд премьер-министры Анутин Чарнвиракул килде. Ул 17–19 июньдә Казанда узачак «Россия – АСЕАН» саммитында катнаша. Кунакны Казан аэропортында Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Кунакларны самолет борты янында почет каравылы, милли киемдә икмәк-тоз һәм чәк-чәк белән татар кызлары каршы алды.
Шулай ук алданрак Казанга Вьетнам Социалистик Республикасы премьер-министры Ле Минь Хынг килүе хәбәр ителгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Россия – АСЕАН саммиты Татарстан башкаласында 17–19 июнь көннәрендә узачак. Ул Россия Федерациясе һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе арасында багланышлар урнаштыруга 35 ел тулуга багышланган.
Казанда 13 ил делегациясен көтәләр. Эшлекле программа Г.Камал исемендәге театр, «Казан Экспо» ХКҮ, Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк мәйданчыкларында уздырыла.