(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алена Мирошниченко). Быел Казанның 150-дән артык җәмәгать туклану бинасы җәйге верандаларын ачкан. Алар арасыннан муниципаль җирдә 63 ресторан һәм кафе урнашкан, бу узган елга караганда 11-гә күбрәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин карары буенча, аларга моны түләүсез нигездә эшләү мөмкинлеге бирелгән. Хәзерге вакытта Кулланучылар базары комитеты каравында җәйге верандалар ачылышына тагын 50-гә якын гариза бар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
Спикер искә төшергәнчә, 28-нче марттан башлап барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан барлык сәүдә предприятиеләре эше чикләнгән иде. Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр искәрмә булып тора. «Җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре ябылды. Шуңа күрә яңа шартларда интернет-илтеп җиткерүгә ихтыяҗ зур булды. 1,5 мең сәүдә предприятиесе, дистанцион форматка күчеп, үз эшләрен яңадан карарга мәҗбүр булды. Аларның күпчелек өлешен җәмәгать туклануы йортлары тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Р.Фазылҗанов.
Хәзерге вакытта кулланучылар базарын оештыру үзизоляция режимыннан этаплап чыга. Шулай итеп, 12-нче майдан 400 кв метрга кадәрге мәйданлы азык-төлек булмаган товарларны сата торган предприятиеләрнең эшчәнлеге рөхсәт ителде. Бу якынча 1700 кибет, чәчтарашханә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре. Ә 29-нчы июньдә чикләүләрне бетерү буенча икенче этап кертелү белән өстәмә рәвештә 800 кв.м мәйданлы тагын 127 кибет ачылды.
Эшкуарлыкка ярдәм итүнең төп факторларының берсе - җәйге верандалар һәм террасалар территориясендә җәмәгать туклануы оешмаларына эш башлау мөмкинлеге булды, дип билгеләп үтте нотыкчы. Әмма аларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең катгый таләпләрен үтәргә кирәк. «Җәйге веранданы ачык һавада оештырганда өстәлләр арасында 1,5 м дистанцияне сакларга кирәк. Су белән тәэмин итү һәм суүткәргеч үзәкләштерелгән системаларына тоташу мәҗбүри. Шулай ук катгый норма - сәүдә предприятиеләрендә битлекләр һәм перчаткалар киеп йөрү, бер үк вакытта сәүдә залында булырга мөмкин булган затларның чик санын үтәү һәм социаль дистанцияне тоту, - дип ассызыклады Р.Фазылҗанов һәм кагыйдәләрне хуҗалык субъектлары җитәкчеләре дә, сатып алучылар да үтәргә тиеш, дип өстәде.
«Чикләү чаралары акрынлап йомшара һәм бетерелә. Сату-алу, бәхеткә, әкренләп җанлана. Бу беренче булып барлык үзгәрешләргә җавап бирә торган сегмент. Ләкин шул ук вакытта ул - иң тереләренең берсе. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре үзләре, сатучылар, икенче төрле итеп әйткәндә, юлда барган уңайга аяк киемнәрен алыштырдылар. Алар онлайн-сатуларга күчтеләр, илтеп җиткерүгә йөз тоттылар. Бу чын эшмәкәрлек, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Быел оештырылган ярдәм чарасы - җәйге верандалар ачу - ниндидер коткару чарасы булыр, дип өметләнәбез. Әмма шул ук вакытта килүчеләрнең куркынычсызлыгы өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең кырыс таләпләрен үтәргә кирәк».
Кулланучылар базары комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, шәһәрдә даими нигездә битлек-перчатка режимының үтәлешен тикшерәләр. Бу эш өчен Эчке эшләр министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Башкарма комитет хезмәткәрләре җәлеп ителде. Спикер сүзләренчә, бүгенге көндә гамәлдәге кагыйдәләрне бозган 1,5 мең кеше ачыкланган, алар белән профилактик әңгәмә үткәрелгән. Ә 530 предприятие һәм вазифаи затка карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән. Рейдлар дәвам итә. «Шәһәр кешеләреннән һәм предприятие җитәкчеләреннән гамәлдәге кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәүләрен сорыйм», - дип ассызыклады Р.Фазылҗанов.