(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин БДБ
илләренең башкалалары һәм эре шәһәрләре халыкара ассамблеясе (МАГ) оештырган
«Пандемиягә каршы көрәштә инновацияләр һәм Smartcity» онлайн-конференциясендә
катнашты. Чарада катнашучылар видеоконференцэлемтә режимында коронавирус
инфекциясе пандемиясе нәтиҗәләре һәм төрле ил шәһәрләрендә COVID-19 таралуга
каршы көрәш шартларында күрелгән чаралар турында фикер алыштылар.
Чыгышының башында Татарстан башкаласы Мэры Казан һәм
Нур-Солтанны (конференция аның инициативасы буенча уздырыла) күптәнге дуслык бәйләве, ә 2004
елда тугандаш-шәһәрләр турында килешү төзелүен искәртте. «Безнең халыклар тел
һәм дин буенча якын, уртаклыклар күп», - дип билгеләде Мэр. И.Метшин Нур-Солтан
вәкилләренең Казанда үткәрелә торган зур халыкара вакыйгаларда даими
катнашучылары булуына игътибарны юнәлтте. «Без шулай ук сезнең шәһәрегез
уздырган икътисади форумнарга, күргәзмәләргә, конференцияләргә барырга
тырышабыз», - диде Мэр.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе турында сөйләгәндә,
И.Метшин билгеләп үткәнчә, хәзер барлык шәһәрләр дә авыр чорны кичерә. «Җирле
хакимият һәм аларның администрацияләре COVID-19 кризисы белән алдынгы көрәштә
тора. Карарларыбызның оперативлыгына һәм үлчәнешенә кешеләр тормышы, аларның
иминлеге һәм муллыгы бәйле. Без халык белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәбез,
аларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын беләбез», - диде Казан Мэры. Аның
фикеренчә, килеп туган вәзгыять игътибарны яңа мөмкинлекләргә юнәлтергә
мөмкинлек бирде, бигрәк тә заманча шәһәрләрнең технологик һәм цифрлы үсешендә
үзгәртергә мөмкин һәм кирәк булган тармакларны билгеләргә булышты.
Коронавирус пандемиясенә карамастан, хәзер
IT-технологияләрнең югары күтәрелүе күзәтелә: дистанцион укыту, курьер аша
китерү, телемедицина, онлайн-даруханәләр, акчасыз түләүләр, электрон
документлар әйләнеше һәм видеоконференция кебек читтән торып эшләү
инструментлары. «Тыныч вакытта инновацияләрнең күбесе кешеләр тарафыннан авыр
һәм әкрен кабул ителә, әмма хәзер, онлайнга ашыгыч массакүләм күчүдән соң,
муниципаль хезмәтләрнең барлык төрләрен цифрлы формага күчерү турында җитди
сөйләшергә була, шул рәвешле заманча «акыллы шәһәр» формалаштыру өчен шартлар
тудырырга мөмкин», - дип ассызыклады И.Метшин.
Казахстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең
күрсәтелү моделе башка илләр өчен үрнәк булырга мөмкин, дип ышана ул. «Цифрлы
Казахстан» дәүләт программасы киләчәкнең цифрлы икътисадына күчү өчен шартлар
тудыра, биредә цифрлаштыру медицина һәм мәгариф учреждениеләренә кертелгән.
«Цифрлы технологияләрне кертү максаты хәзер шәһәрдә
технологияләр ярдәмендә тормыш сыйфатын яхшырту гына түгел, ә глобаль
катаклизмнар очрагына ярдәм дә, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Шәһәр хакимияте
тарафыннан пандемия кызган чагында кабул ителгән күп кенә чаралар җәйгә
кертелде, әмма бу карарлар «акыллы шәһәр» концепциясен җайлаштырды һәм
перспективалы итте».
Казан Мэры сүзләренчә, шәһәр тормышы үсешнең яңа
этәргечен алырга мөмкин: «Электрон хөкүмәт, электрон сәламәтлек саклау һәм
телеконсультация, читтән эшләү, онлайн-мәгариф һәм электрон коммерция көндәлек
тормышның бер өлешенә әверелде инде».
Илсур Метшин «Ачык Казан» проекты турында сөйләде, ул
Татарстан башкаласында тормышка ашырыла һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге
мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә ярдәм итә. «Системадан файдаланып, фатирда,
подъездда, өйдә яки аның янындагы территориядә барлыкка килгән теләсә нинди
төзексезлек турында җиткерергә мөмкин, алай гына да түгел, заявканы үтәү
статусын реаль вакыт режимында күзәтергә һәм үткәрелә торган эшләр турында
белергә була», - дип билгеләде Мэр. Мәгълүмат технологияләре шулай ук, кеше
факторын төшереп калдырып, бизнесның һәм шәһәр хезмәтләренең нәтиҗәле
хезмәттәшлеген җайга салырга ярдәм итә ала, дип өстәде И.Метшин.
«Катлаулы вакытлар узачак, ә безнең ныклык һәм
тәҗрибәбез безнең белән бергә калачак. Агымдагы вәзгыять дөньядагы иң яхшы
тәҗрибәләрне тиражлауның аеруча мөһим булуын күрсәтте, - дип ышана Илсур
Метшин. - Мин Халыкара эре шәһәрләр һәм башкалалар ассамблеясе кебек оешмалар
кысаларында тәҗрибә алмашуны һәм конструктив диалогны хуплыйм, безнең уртак
тырышлык уңайлы акыллы шәһәрләрдә сәламәт һәм тормышка сәләтле киләчәк
формалаштыру өчен конкрет мөмкинлекләр булдыруны тәэмин итәчәклегенә ышанам».
«Безнең өчен Казан тәҗрибәсе бик кызыклы, без аны
актив өйрәнәбез һәм үзебездә кулланабыз, - дип билгеләде Нур-Солтан шәһәре
хакиме Алтай Кульгинов. - Мин сезнең шәһәрдә берничә тапкыр булдым, технопаркта
цифрлы технологияләрне алга җибәрү буенча эш алып барылганын хәтерлим».
Коронавирус пандемиясе шартларында шәһәрләрдә күрелә
торган чаралар турында шулай ук Ташкент хакиме Джахонгир Артыкходжаев, Рига
үзидарәсенең вакытлы администрациясе әгъзасы Алексей Ремесов, Нур-Солтан хакиме
урынбасары Малик Бектуров, шулай ук Business Oulu директоры Юха Ала-Мурсула
әфәнде сөйләделәр. Моннан тыш, онлайн-конференция вакытында МАГ генераль
директоры Владимир Селиванов тотрыклы шәһәрләрне үстерү мәсьәләләрендә
катнашучы илләрнең бердәмлеген гәүдәләндерүче инсталляцияне Нур-Солтан
шәһәрендә урнаштыру инициативасы белән чыгыш ясады.
Очрашуга йомгак ясап, Нур-Солтан хакиме Алтай
Кульгинов билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән көрәшүче шәһәрләр
тәҗрибәсе конференциядә катнашучыларга кызыклы һәм файдалы булды. «Безнең
гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен көрәшүгә стандарт булмаган карарлар
кабул ителә», - диде А.Кульгинов. «Күп эшлисе бар, әмма булган кораллар хәзер
дә бик кирәк. Хәзерге шартларда инновацион цифрлы технологияләрдән башка
мәгълүматны тапшыру гына түгел, системалаштыру да, тизләтү дә авыр. Иң яхшы
шәһәр тәҗрибәләрен, ИТ-идарә итү карарларын платформалар аша синтезлау мөһим»,
- дип ассызыклады Нур-Солтан хакиме.
Конференция азагында Нур-Солтан хакиме 2020-2024
елларга МАГ үсеше концепциясенең төп максатларын әйтте, алар арасында
түбәндәгеләр бар: икътисадны тотрыклы үстерү һәм тормыш сыйфатын күтәрү өчен
хезмәттәшлекне тирәнәйтү, нәтиҗәле һәм инновацион җирле идарәгә ярдәм итү,
шәһәр халкы белән намуслы хезмәттәшлек итүче, мәгълүмат һәм кире элемтәләрне
сыйфатлы һәм вакытында алмашу өчен инновацион ИТ-чишелешләр кертү, шулай ук
төрле өлкәләрдә шәһәрләр арасында хезмәттәшлек итү өчен актуаль карарлар һәм
программалар булдыру.
Белешмә
1998 елның 3-нче сентябрендә
шәһәрләрнең социаль-икътисадый үсеше максатларында уртак гамәлләрне оештыру
өчен башкарма хакимият органнары тарафыннан 7 башкала һәм БДБ илләренең 19 эре
шәһәре коммерциягә карамаган иҗтимагый берләшмә - Халыкара башкалалар һәм эре
шәһәрләр ассамблеясе (МАГ) төзелде. Хәзерге вакытта МАГ составына БДБның 9
иленнән 87 шәһәр керә. Казан МАГга 2004 елда кушылды.