(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март, Ксения Швецова).
Казан медицина учреждениеләрендә коронавируслы инфекция таралу очрагына әзерлек
эшләре алып барыла. Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә 309 ятак
оештырылган, өстәмә рәвештә 2-нче клиника хастаханә базасында 163 койка
ясалган. Кирәк булган очракта шәһәр стационарында тагын 726 урын булдырылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр кешеләрен инфекция таратуны
профилактикалауның барлык чараларын үтәргә һәм кеше күп булган җиргә йөрүдән
баш тартырга чакырды.
«Әлеге этапта без
барлык кирәкле җиһазлар һәм препаратлар белән тәэмин ителгән»
23-нче мартка дөньяда COVID-19 вирусы белән
зарарланган 338 мең кеше теркәлгән. Расланган очраклар саны буенча Кытай алда
бара, икенче урында - Италия, өченчедә - АКШ, дип хәбәр итте Татарстан
Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир
Жаворонков.
Россиядә, 22-нче мартта 12.00 сәгатькә булган
мәгълүматларга караганда, коронавирус белән зарарлануның 306 расланган очрагы
теркәлгән. Россиянең барлык төбәкләре инфекция таралу куркынычы буенча
төркемнәргә бүленгән, Татарстан югары куркынычлы регионнар арасында унынчы
урында тора.
COVID-19 вирусы һава-тамчы, һава-тузан һәм контактлы
юллар белән тапшырыла. Тикшеренүчеләр уртача инкубация чоры 5,1 көн тәшкил итә
дип фаразлый - ягъни беренче симптомнар йоктыру вакытыннан 5 көн узгач барлыкка
килә. «Проблема шунда ки, авыручылар җиңел томау рәвешендә, аз гына түзеп
булмаслык симптомнарга игътибар итмәскә мөмкин, - дип билгеләде В.Жаворонков. -
Бердәнбер аермалы симптом - ис һәм тәм сизүне югалту. Әмма вирус симптомсыз да
булырга мөмкин - вирус таралу күзлегеннән нәкъ менә шушы кешеләр куркыныч
тудыра да инде».
Республикада һәм аның башкаласында коронавирус
инфекциясен таратмау өчен барлык чаралар күрелә, дип билгеләп үтте
В.Жаворонков. «Без бүген вирус таралуын мөмкин кадәр туктатырга тырышабыз», -
диде ул.
Медицина учреждениеләрендә эшләүгә шәһәрнең медицина
югары уку йортлары ординаторлары, шулай ук Казан медицина көллияте студентлары
җәлеп ителгән. Республика клиника инфекция хастаханәсендә йогышлы авыруларга
ярдәм күрсәтү өчен 309 ятак бар, өстәмә рәвештә 2-нче клиника хастаханә
базасында ОРВИның бронха-үпкә өзлегүләре белән авыручылар өчен 163 койка
әзерләнгән. Кирәк булган очракта шәһәр стационар урыннарында тагын 726 урын
булдырылачак.
«Барлык пневмония белән авыручыларга ТР буенча Гигиена
һәм эпидемиология үзәге базасында COVID-19-га анализлар үткәрәләр, - дип хәбәр
итте В.Жаворонков. - Республикада шәһәр стационарларын этаплап үзгәртү,
реанимация койкаларын җәелдерү планы әзерләнгән. 23-нче мартка
поликлиникаларның медицина күзәтүе астында 1339 кеше тора».
Барлык медицина учреждениеләрендә
санитар-эпидемиологик режим көчәйтелде, көндәлек режимда медицина персоналын,
антисептикларны индивидуаль яклау чаралары белән дару препаратлары булу
мониторингы алып барыла. Моннан тыш, хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда
медучреждениегә кергәндә ОРВИ билгеләре булган пациентлар өчен фильтрлар эше
оештырылды, барлык килүчеләрнең дә температурасын үлчиләр. Табиблар белән
коронавируска әзерлек эшләре уздырдылар.
«Республика медицина оешмаларында кирәкле җиһазларның
барысы да әзер. Мәсәлән, ИВЛ аппаратлары буенча - без кайсы шәһәрдә ничә
аппарат булуын төгәл беләбез, - дип сөйләде спикер. - Теге яки бу аппаратларны
кыска вакыт эчендә теге яки бу учреждениегә күчерү планы эшләнгән. Әлеге этапта
без барлык кирәкле җиһазлар һәм препаратлар белән тәэмин ителгән».
«Вак мәсьәлә
булырга тиеш түгел. Бүген вак-төяк кебек тоелган әйбер иртәгә зур проблемага
үсәргә мөмкин»
Карантин чаралары кертү турындагы карар федераль
дәрәҗәдә генә кабул ителә, дип билгеләп үтте В.Жаворонков. Бүгенге көндә
коронавирус таралу күзлегеннән караганда имин булмаган территорияләрдән килгән
гражданнарны изоляцияләү генә гамәлгә ашырыла. Аларны килү датасыннан 14 көнгә
изоляциялиләр - бу вакыт дәвамында алар өйдә медицина күзәтүе астында була.
Шулай ук алардан COVID-19га тест уздыру өчен биоматериал алалар. Имин булмаган
территорияләрдән килгән гражданнарның авыру симптомнары барлыкка килү белән
аларны хастаханәгә салу тәртибе билгеләнгән.
Казанлыларга кисәтү һәм шәхси гигиена чараларын үтәргә
киңәш итәләр. Кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга, кешеләр арасында кимендә ике
метр дистанция кагыйдәләрен үтәргә, сулыш органнарын сакларга һәм авыруның
беренче симптомнары барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыру билгеләре булган очракта, үзебезне изоляцияләү
принципларын үтәргә кирәк: яшәү урынын калдырмаска, җәмәгать урыннарына
йөрмәскә, авыруның өендә аерым бүлмә бүлеп бирергә, якын кешеләре, бигрәк тә
балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулардан интегүче затлар белән
элемтәне бетерергә. Бинаны еш кына җилләтергә, чисталыкны сакларга, көнкүреш юу
чаралары белән бүлмәне дезинфекцияләргә, ашамлыклар һәм эчемлекләр өчен шәхси
савыт-саба кулланырга һәм аны юу чаралары ярдәмендә аерым губка белән юарга,
кирәк булганда медицина битлеген кулланырга кирәк.
«Өлкән яшьтәге - 60 яшьтән һәм аннан да олырак
кешеләрнең профилактикасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә безнең
әниләр, әтиләр, әбиләр һәм бабайлар югары куркыныч зонасында тора, аларда авыру
катлаулы булырга мөмкин, - дип ассызыклады В.Жаворонков. - Аларны куркыныч
астына куймас өчен барысын да эшләргә кирәк. Иҗтимагый урыннарга баруны
бетерергә, өйгә азык-төлекне китерү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә өлкән
буыннарга ярдәм итәргә тиешбез».
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын кисәтүнең барлык
чараларын үтәргә чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда һәр кеше
вируслы инфекцияләр таралуны киметүгә йогынты ясый ала.
«Беркемдә дә безне урап узачак дигән иллюзияләр
булырга тиеш түгел. Мәсьәлә бары тик безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызда
гына, - дип өстәде И.Метшин. - Без тормышның яңа форматына күчәбез. Бу көрәштә,
бу эштә коронавирус таралуга каршы барысы да җаваплы якын килергә тиеш.
Әйдәгез, барлык кагыйдәләрне үтәп, кеше йөри торган урыннарга чыкмыйк, кирәк
булмаганда җәмәгать транспортында йөрмик».
Казанда мәктәпләрдә, югары уку йортларында һәм
шәһәрнең урта махсус уку йортларында дистанцион белем бирүне оештыру эше бара,
дип искәртте Мэр. Шулай ук җәмәгать транспорты дезинфекциясе уздырыла, ә
шәһәрдәге ашыгыч ярдәм хезмәтенә өстәмә рәвештә 15 автомобиль
бирелде.
«Барлык мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тиешбез. Бу
эштә вак-төяк юк. Бүгенге вак-төяк иртәгә зур проблемага үсәргә мөмкин. Шуңа
күрә көндәлек режимда без сәгатьләрне чагыштырабыз һәм, теге яки бу
проблемаларның килеп чыгуын булдырмый калырга тырышабыз, яңа карарлар кабул
итәбез».