(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда соңгы 12 елда 16820
урынга исәпләнгән 118 яңа балалар бакчасы барлыкка килде, ә якындагы ике елда
тагын 20 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Татарстан башкаласы башка
миллион халкы булган шәһәрләр арасында балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру
буенча алда бара. Бүген, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, беркайда да
балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү темплары күзәтелми. Бу хакта шәһәр
Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе утырышында
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.
«Күп эшләр
башкарылды, әмма әлегә балалар бакчаларына чират әле дә бар»
Бүгенге көндә Казанның 75 мең баласы 311 муниципаль
балалар бакчасында һәм мәктәпкәчә бүлекле 9 мәктәптә мәктәпкәчә белем ала, дип
хәбәр итте үз докладында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Рөстәм Гафаров.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Бәләкәч» масштаблы
программасын эшләтеп җибәрү турындагы
карары 2010 елда чын мәгънәсендә революцион булды. Казанда 18 яңа
балалар бакчасы төзелде, ә гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр
ачылды, шуның аркасында өч меңнән артык яңа урын барлыкка килде», - диде
Р.Гафаров. «Бәләкәч» программасыннан соң федераль программалар буенча республика
башкаласында тагын 13820 урын барлыкка килде, дип өстәде Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары. Быел гына да Казанда 10 балалар бакчасы
төзелде, дип искәртте ул.
Казан балалар бакчалары төзелеше темплары буенча гына
түгел, туучылар саны буенча да лидер булып тора, шуңа күрә яңа урыннарга ихтыяҗ
актуаль булып кала, дип билгеләп үтте спикер. Аның сүзләренә караганда,
якындагы ике елда 4500 бала өчен 20 мәктәпкәчә учреждение төзү программасы
формалаштырылган, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике мең яңа урын
булдыру планлаштырыла.
«Моннан тыш, гамәлдәге биш балалар бакчасы
территориясендә (570 урынга) өстәмә корпуслар төзү мөмкинлеге дә бар. Финанслау
мәсьәләсен 2020 елда хәл итәргә кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары.
Мәктәпкәчә учреждениеләр төзелеше теләсә кайсы эре
шәһәр өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры
Илсур Метшин. «Безнең игътибар барлык мәсьәләләрдә дә шушы темага юнәлтелгән -
балалар бакчалары төзелешеннән башлап белем бирү процессын оештыруга кадәр», -
диде И.Метшин.
Казанда төзүчеләрне яңа микрорайоннарда балалар
бакчалары төзүне күздә тотарга мәҗбүр итә торган шәһәр төзелеше нормативлары
кабул ителгән, дип искәртте Мэр. Моннан тыш, яңа йортларның беренче катларында
еш кына төрле ташламалар каралган шәхси балалар бакчалары урнашкан.
«Безгә бу эштә милли проектлар – «Демография»,
«Торак», «Мәгариф» ярдәм итә. Күп эшләр башкарылган, һәм балалар бакчалары
системасын үстерү планы бар инде, - диде Мэр. – Шулай да чират әле дә бар. Без
әлеге мәсьәләне хәл итүнең төрле вариантларын карыйбыз, алар арасында гамәлдәге
балалар бакчаларына янкормалар төзү дә бар».
Тулаем республика буенча 2018-2019 елларда 28 яңа
балалар бакчасы файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән
министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин. «Мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләрен төзү программасы 2020-2021 елларда да дәвам итәчәк. Балалар
бакчаларында 10 меңнән артык урын булдыру һәм 2022 елга төрле яшьтәге балалар
өчен мәктәпкәчә белемнең йөз процентка үтемлелеген тәэмин итү планлаштырыла», -
диде И.Һадиуллин.
Татарстан
башкаласында 69 мәктәпкәчә учреждение бинасын яңарттылар
Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү
белән беррәттән балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү дә актив алып барыла.
Соңгы елларда 69 бина яңартылган, 2020 елда тагын 10 учреждениедә капиталь
төзекләндерү үткәрү планлаштырыла. Башта мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь
төзекләндерү ясау программасы билгеле бер эш төрләрен генә күздә тота иде, әмма
соңрак бу исемлек киңәйтелде, дип искәртте Р.Гафаров. «Республика Президенты
Рөстәм Миңнеханов карары белән түбә һәм коймаларны, куркынычсызлык системасын,
эчке юлларны, азык-төлек блогын, җиһазларны, җиһазларны яңартуэшләре
башкарылды, - диде ул. - Без заманча санитар нормаларга һәм федераль дәүләт
стандартларына туры килә торган яңа балалар бакчаларына ия булдык».
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре торышына күп
таләпләр куела, иң мөһиме - яңа белем бирү тирәлеген учреждение диварлары
эчендә генә түгел, якын-тирә территорияләрдә дә булдыру. Р.Гафаров хәбәр иткәнчә, балалар иминлеге
өчен автомобиль тәгәрмәчләреннән ясалган төзекләндерү элементларын балалар
бакчалары территорияләреннән утильләштергәннәр. Аларга алмашка кече архитектура
формалары килгән, алар инде 16 мәктәпкәчә учреждение территориясендә бар.
Быел Казанда беренче тапкыр белем бирү учреждениеләрен
ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасына керткәннәр. Бу, Р.Гафаров
сүзләренә караганда, 10 балалар бакчасының асфальт катламына капиталь
төзекләндерү ясарга мөмкинлек бирде. Ә республика капиталь төзекләндерү
программасы буенча тагын 16 мәктәпкәчә учреждение территорияләренә асфальт
җәелгән.
«Имин балалар бакчасы» программасы ярдәмендә биналарга
керү-чыгуны, автоматик янгын сигнализациясен һәм видеокүзәтү системаларын
контрольдә тоту системалары урнаштырыла. Киләсе елда бу эшне тулысынча төгәлләү
планлаштырыла.
Әмма шәһәрдәге 142 балалар бакчасы әлегәчә исә
төзекләндерүгә мохтаҗ. Башка учреждениеләр территорияләрендә асфальт катламын
алыштыру һәм уен мәйданчыкларында җиһазларны урнаштыру таләп ителә, дип
билгеләп үтте Р.Гафаров.
«Бүгенге көндә 30 елдан элегрәк салынган балалар
бакчаларының зур өлешен ремонтладык, шуның хисабына мәктәпкәчә яшьтәге балалар
өчен яңа урыннар булдырдык», - дип шәрехләде Казан Мэры. Ул шулай ук балалар
бакчаларына чират һәм капремонт ясау проблемасын шәһәр һәм республика
хакимиятенең уртак тырышлыгы белән генә хәл итеп булачак, дип өстәде.