(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Бүген Ратушада уза торган Казан
шәһәр Думасының XXXVII сессиясе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр
үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук шәһәр башлыгы Казан шәһәр Думасының яңа депутатларына таныклыклар
бирде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм хокук тәртибен ныгытуга
керткән өлеше өчен ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляевка «Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесен
тапшырдылар.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры
урынбасары Ринат Хөсәенов республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур
өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге
казанышлары өчен» медале белән Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
Кадрлар сәясәте идарәсенең коррупцияне профилактикалау бүлеге консультанты Асия
Камалова һәм Казан Ратушасында чараларны үткәрү бүлеге башлыгы Динә Латфуллина
бүләкләнде.
Республиканың физик тәрбия һәм спортны үстерүгә
керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Касатка» йөзү буенча
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Эдуард Гыйззәтуллин
«Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре» дигән мактаулы
исемгә лаек булды.
«Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте – М.Вахитов
исемендәге Казан химия комбинаты баш бухгалтеры Лилия Черновага
финанс-икътисадый эшчәнлектәге казанышлары һәм республиканың химия һәм нефть
химиясе сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «ТР атказанган икътисадчысы»
мактаулы исеме бирелде.
Халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен «Казан
файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесен «18-нче
номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлекне саклау
оешмасының балалар стационарының психоневрологик тайпылышлары булган кече
яшьтәге балалар бүлек мөдире Резедә Галимова алды.
«Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте
өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе
Денис Калинкин да бүләкләнде – әлеге бүләк аңа күпьеллык намуслы хезмәте һәм
шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен бирелде.
«Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы
хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән шәһәр Башкарма комитеты аппаратының
җирле үзидарә органнары һәм район администрацияләре белән үзара хезмәттәшлек
бүлеге башлыгы урынбасары Анастасия Квасовага тапшырылды.
Казан Мэры Илсур Метшин синхрон тәрҗемәче, 2019 елда
«Википедия» бөтендөнья интернет-энциклопедиясе премиясе лауреаты Фәрхать
Фәтхуллинга татар телен үстерүгә һәм саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт
хатын тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге
казанышлары өчен синхрон тәрҗемәче Игорь Жолудь «Фидакарь хезмәт өчен» медале
белән бүләкләнде.
Соңгы бүләкне тапшырыр алдыннан Казан Мэры
депутатларга инглиз телендә мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә,
Татарстан башкаласы бик күп халыкара вакыйгалар кабул итә, һәм чит телләрне
белү актуальләшә бара. «Казанда уза торган халыкара чаралар безнең шәһәрне
үзгәрттеләр, кешеләрне үзгәрттеләр. Мин дә үзгәрдем. Хәзер мин бернинди
кыенлыкларсыз шәһәребезне инглиз телендә тәкъдим итәм. Боларның барысы өчен дә
остазыма Игорь Жолудька чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм», – диде Илсур Метшин.