(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алсу Сафина). Бүген Казанда «Молодежный» торак комплексының беренче «Фон» йортын тапшырдылар. Күптән көтелгән вакыйга белән яңа фатир алучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылачак йортларны исәпкә алып, алданган өлешчеләрнең «икенче дулкын»ы йортларының өчтән берен төзеп бетерәсе кала. Үз чиратында Рөстәм Нигъмәтуллин киләсе елның төзелеш сезонында Казанда тагын дүрт объектта эшләр башланачак, дип хәбәр итте.
«5 ел - зур вакыт, безнең өчен бу дулкынландыргыч мизгел»
108 фатирга исәпләнгән йорт 2014 елда «Фон» компанияләр ширкәте тарафыннан төзелә башлады. 2015 елда финанс кыенлыклары килеп чыгу сәбәпле, төзелеш туктатыла. Узган ел проблемалы объектны төзеп бетерергә «Ак Таш Инвест» җәмгыяте кушылды. Ул вакытта йортта инженер челтәрләре, отделка эшләре, витражлар юк иде. Барлык эшләр дә бер ел эчендә башкарылды.
Йортның гомуми мәйданы – 6,7 мең кв. м., торак биналарның мәйданы - 5,7 мең кв. м. Тагын 590 кв.метрда офис бүлмәләре урнашкан. Йортта 69 урынга исәпләнгән җир асты паркингы бар. «Быел республика өчен бу алданган өлешчеләрнең бишенче йорты, Казан өчен – өченче. Ел ахырына кадәр республикада тагын биш йорт тапшырылыр дип өметләнәбез, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Илсур Метшин тапшырылган йорттагы каралама бизәлеше башкарылган ике фатирны карап чыктылар. «Без карадык. Сыйфаты яхшы, подрядчыга карата шелтәләр юк, - дип билгеләп үтте өлешчеләр белән аралашканда Илсур Метшин. - Үз өстебезгә алган йөкләмәләрне Өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды белән бергә гамәлгә ашыра алдык. Дүртенче кварталга йортны тапшырырга планлаштырганнар һәм тәмамлаганнар - Яңа ел алдыннан 108 яңа фатир ачкычы алганнар». Шәһәр башлыгы йортның булачак кешеләренә яңа фатирларда сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде.
Өлешчеләр исеменнән исеменнән Елена Семенова Республика хөкүмәтенә, Шәһәр Мэрына рәхмәт белдерде. Ул Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бик авыр булды. 5 ел - бу бик зур вакыт. Безнең өчен бу дулкынландыргыч момент, бик мөһим, чөнки күпләр өчен бу беренче фатир, балалары күп булган гаиләләр», - дип билгеләп үтте Елена Семенова. Соңрак, журналистлар белән аралашканда, ул өлешчеләрнең өметләре беркайчан да төшмәвен, киресенчә, ахырга кадәр барасы килүләрен җиткерде. «Хәзер без бәхетле», - дип билгеләп үтте Елена Семенова.
Надежда Демидованың гаиләсе яңа фатирда ремонт ясарга әзер. Ул булачак йорттагы фатирны 2013 елның көзендә үк оныгы өчен сатып алулары турында сөйләде. «Көтеп тордык, төркемнәрдә бер-беребез белән аралаштык, - дип билгеләп үтте ул. - Ниһаять, барысы да тәмамланды».
Йорт төзелеше барышын Альберт Вәлиев та даими күзәтте – «Молодежный»ның беренче йортында аның балалары 2013 елда торак сатып алган. «Янәшәдә яшим һәм очрашуларга җәяү йөрдем», - дип сөйләде ул. Исегезгә төшерәбез, ел дәвамында Азат Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә төзелә торган объектта подрядчылар һәм челтәр оешмалары вәкилләре белән даими рәвештә штаблар үткәрелде.
«Молодежный» торак комплексы барлыгы 5 йортны үз эченә ала. Ике йорт элегрәк тапшырылган, икенче йортта эшләр бара. Бишенче йорт хәзер субай этабында.
«Һәр йортны зур өч куеп җиңеп алдык»
Алданган өлешчеләрнең «беренче дулкыны» 2008 елда барлыкка килде. Ул вакытта Казанда 75 проблемалы объект бар иде. «Без инде җиңүгә ышандык, әмма 2015 елда тагын 30 проблемалы йорт барлыкка килде, – дип искәртте шәһәр Мэры. – Халык акчаны аягында нык басып торган компаниягә күчерде, бернинди дә бәла көтелмәде. Һәм бер мизгелдә бу бәхет, яңа фатирны көтү өмете җимерелде, кешеләр безгә ярдәм сорап килде». «Икенче дулкын»ның проблемалы объектлары, нигездә, «Свей» һәм «Фон» фирмаларына карый.
2018 елда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү өчен Татарстанда республика фонды төзелде. Аерым алганда, фонд катнашында «Молодежный» торак комплексының икенче йортын төзеп бетерү эшләре бара, аны киләсе елда тапшыру планлаштырыла.
Моңа кадәр проблеманы, Мэр сүзләренә караганда, «кул режимында» хәл итәргә туры килгән. «30 йорт та катлаулы, бер-берсенә охшаган бер генә йорт та юк. Бердәнбер охшашлык - соңгы акчаларын кертеп, ипотека алган алданган өлешчеләр, - дип билгеләде И.Метшин. - Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте белән бергә һәр йорт буенча кул режимында карар кабул иттеләр. Зур тырышлык белән җиңүгә ирештек». Алданган өлешчеләр мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның даими контролендә тора.
Быел Казанда ике проблемалы объект – Четаев урамындагы 136 фатирлы дүртенче «Свей» йорты һәм Ротор урамындагы 180 фатирлы 4-нче номерлы йорт файдалануга тапшырылган. «Молодежный» торак комплексының беренче йорты өченче объект булып тора. Хәзер Чистай урамындагы «Маг-строй» йортында, 68-нче кварталда, эшләр тәмамланып килә.
И.Метшин ассызыклаганча, киләсе ел башына Казанда 9-10 проблемалы объект калачак. Шулай итеп, «икенче дулкын»ның 30 йортының өчтән бере – 10 объект төзелеп бетмәгән булып кала.
Казан Мэры федераль дәрәҗәдә яңа алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмасын өчен карар кабул ителүен искә төшерде. Әйтик, Россиядә күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә катнашу турында федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Быел эшли башлаган яңа схема төзүчеләрнең өлешләп финанслау килешүләреннән проектлы финанслауга күчүен күздә тота, ә өлешчеләрнең акчасы вәкаләтле банкларның эскроу-счетларына керәчәк. Бу счетларда акчалар йорт төзелеше тәмамланганчы сакланачак, шуннан соң гына төзүче аларны ала алачак. Төзүчеләр йортларны кредит хисабына торгызачаклар. Мондый үзгәрешләр өлешчеләрнең хокукларын якларга һәм төзелә торган торак сатып алганда аларның акча югалту хәтәрләрен минимальләштерергә тиеш.
«Законнарны үзгәртү, эскроу-счетлар кертү, каты контроль киләчәктә бу проблеманы булдырмый калырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Гражданнарның акчасы белән эшләргә теләгән төзүчеләр сайлап алу аша узарга тиеш булачак. Һәм гражданнарның төзүче белән проблемалары булмаячак», - дип билгеләп үтте Р.Нигъмәтуллин.
Алданган өлешчеләр йортларын Дом.РФ белән берлектә төзеп бетерәчәкләр
Быел Татарстанда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү өчен тагын бер фонд төзелде, ул турыдан-туры Дом.РФ федераль фонды белән эшләячәк. «Кичә Мәскәүдә дүрт йортны – «МЧС» торак комплексының өч йортын (2, 3 һәм 4 йортларны) һәм Достоевский ур., 57 йортын төзү буенча килешүгә кул куелды, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. - Республика ягыннан финанслау 2 млрд 86 млн сум тәшкил итәчәк, РФ йорты ягыннан – 3 млрд сум. Хәзер без барлык процедураларны да узабыз, һәм киләсе елның төзелеш сезонына әлеге йортлар буенча эшләр башланачак».
Р.Нигъмәтуллин журналистларга Заслонов урамындагы йортны төзеп бетерү белән «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ шөгыльләнәчәк (ул Чистай урамы буенча урнашкан йортта, 68-нче кварталда да эшләр алып бара - мөх.иск.). «Өч йорт – «Свей»ның өченче һәм алтынчы йортлары һәм «Молодежный» торак комплексындагы бишенче йорт шулай ук Дом.РФ аша уза», - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министрының беренче урынбасары. Ул хәзер Четаев урамындагы өченче «Свей» йортында проектлаштыру эшләре алып барылуын искәртте.
«Яңа ел алдыннан һәрбер йортны нинди вакыт аралыгында һәм нинди ресурслар белән эшләп бетерәчәгебезне төгәл аңлау мөһим», - дип билгеләде И.Метшин.
Чарада шулай ук Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы
администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат
Шәмсетдинов, Өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Иван
Новиков, «Ак таш» компаниясе директоры Газинур Әхмәтов һәм башкалар катнашты.