(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения Швецова). Казанда шәһәрне Яңа елга бизәүгә керештеләр: парклар, скверлар һәм мәйданнар якты төсләр белән уйный башлый, яңа бәйрәм арт-объектларын төзиләр. Быел Татарстан башкаласында барлыгы 5 зур мәйдан, 18 иҗтимагый киңлек, 10 магистраль бизәләчәк, ә шәһәр утлары баганаларында 500-дән артык ут консольләре урнаштырылачак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
Әлегә шәһәрне бәйрәмчә бизәү эше дәвам итә. Әйтик, хәзер ут инсталляцияләрен Совет мәйданында, Мулланур Вахитов һәйкәле янында һәм Ирек мәйданында урнаштыралар. Болак ермагы аша салынган күперләрне яңа ел тематикасына караган итекләр, шарлар, кар бөртекләре кергән яктылык элементлары, светодиод гирляндалар, бизәкләр кулланылган иллюминация белән бизәделәр.
Казан Кремле каршындагы яңа ел композициясендә ачык һәм матур төсләр уйный – Меңьеллык мәйданында 2020 цифрлары рәвешендәге яңа арт-объект урнаштырдылар. Шундый ук арт-объект Иске Татар бистәсе территориясендә дә барлыкка килде. Ә Камал театры каршындагы мәйданда «Лилия» яктылык композициясе урнаштырылды.
Быел, Азат Абзалов сүзләренә караганда, шәһәрнең барлык паркларында һәм скверларында диярлек яңа ел бизәлеше барлыкка киләчәк. Шулай итеп, Лядской бакчасында тарихи фонтан, агачлар бизәләчәк, belt-light эленәчәк (гирлянданың бер төре, элмә такталар яки йортларның фасадларын бизәү өчен файдаланыла - ред. иск.). «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Комсомолец» паркында тере чыршылар бизәләчәк һәм гирляндалар эленәчәк.
«Фестиваль» җәяүлеләр бульварында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган арт-объект урнаштырылачак. В.Аксенов исемендәге скверны бизәү эшләре ут шарлары һәм гирляндалар белән тулыландырылачак. Урицкий исемендәге паркта күл каналы яңача бизәләчәк – аның өстендә бәйрәм иллюминациясе урнаштырылачак.
«Яңа ел бәйрәмнәрендә Горки-Әмәт урманындагы Cube үзәге янындагы мәйданчык популяр булачак – биредә кар лабиринты һәм күзәтү манарасы төзеләчәк, - дип сөйләде А.Абзалов. - Ә Cube үзе узган ял көннәрендә үз эшен башлап җибәргән Кыш Бабай остаханәсенә әверелде».
Узган елдагы кебек, Бауман урамы да бәйрәмчә бизәләчәк. «Биредә 21-нче декабрьдә узачак «Кыңгыраулар парады» бәйрәм кульминациясе булачак, – дип билгеләп үтте Мәдәният идарәсе башлыгы. - Театральләштерелгән персонажлар төп җәяүлеләр урамыннан узачак, яраткан «В лесу родилась елочка» Яңа ел җырын башкарачак һәм Италия декораторларының технологияләре буенча яңа төс кулланып эшләнгән 32 якты арканы кабызачак».
Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында билгеләп үткәнчә, шәһәрнең Яңа ел бизәлешенә синоптиклар бу атнага фаразлаган кар яву комачауларга тиеш түгел. «Шәһәр матур һәм бәйрәмчә булырга вәгъдә итә. Районның барлык төп мәйданчыкларын, паркларын, скверларын бизиләр, - диде И.Метшин. - Күк канцеляриясе, бөтенләй дә Яңа елча булсын өчен, бу атнада кар вәгъдә итә. Әмма бу моментны контрольдә тотарга кирәк. Барысы да матур һәм бизәкле булсын, кар өемнәре өелеп тормасын өчен урамнарны вакытында чистарту сорала».
Шәһәрне бәйрәмчә бизәү эшләре якын арада тәмамланачак, дип өстәде А.Абзалов.