(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алинә Бережная). ТР башкаласында Казанның Генераль планын эшләү һәм килештерү процессы тәмамланып килә. Проект 2020 ел башында кабул ителәчәк. Документны раслау сроклары кисәтүләрне бетерү белән бәйле рәвештә күчерелде. Җыелма бәяләмә 25-нче декабрьдән дә соңга калмыйча РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнәчәк. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.
Докладчы генераль план проектының 25-нче сентябрьдә Территориаль планлаштыруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылуын искәртте. И.Дябилкина сөйләгәнчә, генплан ТР Министрлар кабинеты һәм Казан белән чикләре уртак булган муниципаль район башлыклары белән килештерелгән инде. Әмма документны карау барышында РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгыннан федераль объектларны күрсәтү буенча техник характердагы кисәтүләр кабул ителде. «Без генпланны бу ел белән кабул итәргә планлаштырган идек, ләкин барлыкка килгән искәрмәләр документны раслау срокларын үзгәрттеләр», – дип сөйләде И.Дябилкина. Барлык җитешсезлекләр буенча җыелма бәяләмә 25-нче декабрьдән дә соңга калмыйча РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнәчәк, алга таба, кисәтүләр бетерелгәннән соң, генплан янә Территориаль планлаштыруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылачак. Документны Казан шәһәре Думасы раслаячак. Генплан 2020 ел башында кабул ителәчәк, дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы.
Казан Мэры Илсур Метшин Генпланны килештерү һәм эшләп бетерү процессы, аның эшләнеше кебек үк, күп хезмәт таләп итте, дип ассызыклады. «Генпланны эшләүнең бөтен юлына дүрт ел диярлек вакыт китте. Канун безне моңа мәҗбүр итмәде, әмма без гражданнар белән берничә дистә өстәмә фикер алышу, очрашулар уздырдык. Яңа генпланга, чыннан да, йөзләгән үзгәрешләр, теләкләр кертелгән», – диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы яңа генераль планны булдыруда актив катнашканнарга рәхмәт белдерде. «Без үзгәргән законнар шартларында Россиядә беренчеләрдән булып яңа генплан кабул итәбез, һәм аның идеаль булмавы аңлашыла. Проектны эшләүчеләр, экспертлар, Казанның битараф булмаган кешеләре бергәләп эшләделәр. Генплан тормышка сәләтле булыр һәм озак елларга башкалабыз үсешенә хезмәт итәр, дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.