(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында төп Яңа ел чыршысы «Казан» гаилә үзәге янында 26-нчы декабрь 16.00 сәгатьтә ачылачак. 35 метрлы яшел чибәркәйне 93 меңнән артык төрле куәттәге светодиод, тулы әйләнештәге 12 яктылык пушкасы һәм 640 гирлянда бизиячәк. Яңа ел мәйданчыгы ачылган көнне шәһәр халкын һәм кунакларын бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә, ул бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Быел да бәйрәмнең төп бизәге – Яңа ел чыршысы – урнашачак «Казан» гаилә үзәге территориясендә боз шәһәрчеге пәйда булачак. Шәһәрчек 5 боз тавын, боз скульптураларын үз эченә ала: Кыш бабай, Кар кызы, тәхет, аҗдаһа, боз кристалллары, боз лабиринты, «Тантамарески» панносы, шулай ук кардан ясалган шәһәрчек. Төп сәхнәдә сәнгать осталары катнашында концерт программасы булачак. Биредә үк шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре дә булачак.
Боз шәһәрчегенә килүчеләр өчен боз сарае рәвешендәге җылыну бүлмәсе каралган, анда чәй эчәргә мөмкин булачак.
«Быел беренче тапкыр гадәти булмаган проект – «Утлы-музыкаль Яңа ел чыршысы» гамәлгә ашырылачак. Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен күп сандагы инженер һәм яктырту җиһазлары файдаланылачак, - дип сөйләде А.Абзалов. - Чыршыны ачу тантанасы салют белән тәмамланачак».
Касә янындагы бәйрәм мәйданчыгы 1-7-нче гыйнварда, барлык яңа ел каникуллары вакытында, һәр көнне эшләячәк.
Үзәк чыршы янында, ачык боз шәһәрчегеннән тыш, Snow Village Kazan кар шәһәрчеге барлыкка киләчәк. Мәдәният идарәсе башлыгы аңлатып узганча, бу - коммерция проекты, ул Татарстан Республикасында Россия сноуборды федерациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Әлеге кар шәһәрчегенә керү билетлар буенча каралган.
Яңа елны шәһәр халкы һәм кунаклары төп ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге каршында һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак. Паркта шәһәрлеләр өчен дискотека, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатен трансляцияләү программасы каралган. Бәйрәм 31-нче декабрь 22.00 сәгатьтә башланачак һәм 1-нче гыйнвар 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Узган ел Яңа ел төнендә «Черек күл» паркындагы ачык бәйрәм мәйданчыгында 30 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары булды», – дип искәртте А.Абзалов.
26-нчы декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә, Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәтен 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләү планлаштырыла. Яңа ел төнендә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте 31-нче декабрь 18.00 сәгатьтән 1-нче гыйнвар 4.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.