(Казан
шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Ксения Швецова). Быел Казанда сигез иҗтимагый
киңлекне төзекләндерүгә 1,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга
ТР башкаласында Кече һәм Зур Аккош күлләре яр буйларын төзекләндерделәр, «Ак
чәчәкләр» бульварын әзерләүнең икенче чиратын башкардылар, Юдино бистәсендә Дан
аллеясын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерделәр. Барлык үзгәрешләр дә
парк һәм скверларны җәен генә түгел, кышын да җәлеп итү урыны итеп калдырырлык
итеп үткәрелә, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур
Метшин.
«Элек без
төзекләндерү өчен 150 млн сумга шат идек»
Соңгы 9 елда республика һәм федераль үзәк ярдәме белән
Казанда 78 иҗтимагый киңлек яңартылды һәм булдырылды, шуның аркасында парк
зоналарының гомуми мәйданы 164 гектарга артты, дип хәбәр итте ул. Бүген ТР башкаласында
гомуми мәйданы 412 га булган 144 ял итү зонасы бар, дип билгеләп үтте үз
докладында Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Быел Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә 1
млрд 458 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 1,03 млрд сумы - республика бюджетыннан
һәм тагын 458 млн сумы – федераль бюджеттан.
«Универсиада узган елда без паркларны төзекләндерүгә
150 млн сум алдык һәм шуңа сөендек. Быел инде 1,5 млрд сумга якын акча булды –
бу бик зур акчалар, – дип шәрехләде Илсур Метшин. - Шуның ярдәмендә без зур
проектларны гамәлгә ашыра алабыз. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт, беренче
чиратта – Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә, меценатлар
буларак катнашкан компанияләргә».
Бүлеп бирелгән акчага сигез җәмәгать киңлеген
төзекләндерү эшләре башкарылды. Әйтик, беренче чиратта, Юдино бистәсендә узган
ел башланган Дан аллеясын
төзекләндерү тәмамланды.
Шулай ук Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр»
бульварының икенче чиратын төзекләндерү оештырылды. Узган елның язында биредә
әле автостоянка иде, автомобильләр төзелеш чүп-чарыннан өелгән урыннарда тукталдылар.
Ә хәзер Ямашев проспектыннан Чистай урамына кадәрге участокта яңа сквер
барлыкка килде, дип билгеләп үтте И.Куляжев. «Без Җиңү паркын һәм Казансу
елгасы яр буен тоташтырган бердәм «яшел» коридор булдырдык, – дип өстәде ул. -
Халыкның иминлеге һәм уңайлылыгы өчен шулай ук юлларны һәм ишегалды юлларын
комплекслы үзгәртеп планлаштырдык һәм ремонтладык». Моннан тыш, узган елдан
башлап бульварда 1 меңнән артык агач, 14 меңгә якын куак һәм 6,5 мең күпьеллык
үсемлек утыртылган.
«Башта Әпсәләмов урамындагы скверның ни дәрәҗәдә кирәк
булуы турында бәхәсләр булды. Хәзер шик юк, - дип билгеләде Мэр. - Элек биредә
машиналар кую урыннары гына иде, ә хәзер ул шәһәр халкының иң яраткан
скверларының берсе, биредә якын-тирә районнарда яшәүчеләр дә теләп ял итә. Әмма
иң мөһиме - Казансу яр буен Җиңү паркы белән тоташтырдык. Әлеге променад шәһәр
халкын җәлеп итү ноктасы булды».
И.Куляжев искәртеп узганча, ТР иҗтимагый киңлекләрен
үстерү республика программасы «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль
проектының нигезенә салынган, ул быел «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм
проектының бер өлешенә әверелгән.
«Иң зур, катлаулы һәм җаваплы эш беренче адымнан ук
башлана. Без кыю рәвештә «100 сквер», «Яшел рекорд» программаларыннан башладык.
Һәм бүген без, теләсә кайсы шәһәрне үстерүнең никадәрле әһәмиятле булуын
күрсәтеп, илкүләм проектта катнаштык», – диде Мэр.
«Аккош күле һәм
Кабан күле кебек катлаулы инфраструктура проектларын без бер ел эчендә тормышка
ашыра алмыйбыз»
Быел Кече һәм Зур Аккош күлләренең яр буе зонасын төзекләндерүгә
керештеләр. Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү 2017 елда үткәрелде,
дип искәртте И.Куляжев.
Күлләр тирәсендә шәһәр халкы өчен уңайлы
инфраструктура булдырырга тырыштылар: җәяү йөрү юллары салынды, балалар
мәйданчыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар булдырылды, бәдрәф
модульләре һәм душ җиһазлары урнаштырылды.
«Бүгенге көндә Аккош күле - ул яшеллеккә күмелгән,
балыкларга бай булган мул сулык. Без гамәлгә ашырган проект уңышлы булып чыкты
һәм хәзер бу тулы кыйммәтле табигый күлгә әйләнде. Бу уникаль проект, аны бөтен
Россия буенча таратырга мөмкин», - дип саный И.Куляжев.
Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә дә быел
төзекләндерү эшләре башкарылды. «Әлеге эшкә без ТР Фәннәр академиясенең
Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан
эколог-белгечләрне җәлеп иттек», – дип билгеләп үтте спикер. Пляжда ком
алыштырылды, агач түшәмнән һәм брусчаткадан юллар төзекләндерелде, ут
баганалары, күләгә япмасы, балалар һәм спорт мәйданчыгы һ.б.лар урнаштырылды.
Кабан күлләре системасының яр буйларын төзекләндерү
дәвам итте. И.Куляжев сүзләренә караганда, бүген төзекләндерүнең икенче чираты
ике участокта алып барыла: Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Камал театрыннан Ш.Мәрҗани
һәйкәленә кадәр һәм, М.Сәлимҗанов урамы ягыннан, «Планета фитнес» бинасыннан
алып Н.Назарбаев урамына кадәр. Барлык эшләрне дә 2020 елда тәмамлау
планлаштырыла.
«Зур булмаган парклар һәм скверлар, уртача парклар
бар, шулай ук Аккош күле, Кабан күле кебек катлаулы инфраструктура проектлары
да юк түгел. Без әлеге проектларны бер ел эчендә тормышка ашыра алмыйбыз, - дип
шәрехләде И.Метшин. - Алар бик күләмле, һәм без эзлекле эш алып барабыз».
Шәһәр өчен «Имәнлек» урман паркын, Орджоникидзе
скверын, шулай ук «Казан» гаилә үзәге территориясен төзекләндерү мөһим булып
тора. «Әлеге территорияне төзекләндерү киләсе елда беренче бурычлардан булачак.
Без аны шәһәр халкы өчен максималь рәвештә уңайлы итәчәкбез», - дип планнары
белән уртаклашты И.Куляжев.