(Казан
шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Яңа кышкы сезонда Казанда
спортның тугыз төре буенча 32 спорт-массакүләм чара планлаштырылган: хоккей,
чаңгы спорты, кышкы балык тоту һәм триатлон, чаңгыда ориентлашу, карда футбол,
тимераякта шуу, фигуралы шуу һәм бозда шуу. Алар 30 меңгә якын спорт сөючене
берләштерер дип көтелә. Аерым алганда, Яңа ел каникулларында шәһәр паркларында
һәм скверларында керлинг, фигуралы шуу, футбол һәм хоккей буенча
мастер-класслар оештырылачак, ә 2-нче гыйнварда «Крылья Советов» паркында киез
итекләрдә хоккей уйнаячаклар. Булачак чаралар һәм шәһәрнең спорт инфраструктурасының
кышка әзерлеге турында бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе
утырышында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
Кышын Казанда 3
меңнән артык тимераякны прокатка алу пунктлары белән 19 шугалак эшләячәк
Бу кышкы сезонда шәһәр халкы өчен 9 ябык һәм 10 ачык
шугалакта тимераякларны прокатка алу эше оештырыла. Быел беренче булып ясалма
бозлы ике шугалак – «Ракета» һәм «Трудовые резервы» стадионнарында эшли
башлады. Шулай ук «Мотор» стадионында шугалак ясалачак. Хәзер массакүләм шуу
өчен Кремль яр буенда шугалакның яртысы ачык, якын арада бозны әзерләү эшләре
тәмамланачак, дип хәбәр итте спикер.
Моннан тыш, Казанда бик күп заманча боз сарайлары
эшли, анда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең тренировка дәресләре
оештырылган һәм массакүләм шуу өчен вакыт бирелгән. Шуларның берсе - 2019 елда
Юдино торак массивында ачылган ясалма бозлы арена. Объект «Стрела» спорт
мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен тренировка мәйданчыгы һәм бистәдә яшәүчеләр
өчен күптән көтелгән ял итү урыны булды.
«Тиздән тагын алты шугалакны әзерләүне тәмамлаячаклар:
Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында һәм
Дубравная урамында. Казан ипподромы территориясендәге «Ханский двор»да 21-нче
декабрьдә шугалак ачылачак, ә 2020 елның гыйнварында – Залесный торак массивындагы «Солнечный» ял
базасында , – дип сөйләде А.Салихов һәм быел Казанда 3 меңнән артык тимераякны
прокатка алу пунктлары белән 19 шугалак оештырылачак, дип өстәде.
Массакүләм шуу мәйданчыкларыннан тыш, быел кышкы
сезонда шәһәрдә 78 хоккей тартмасы эшләячәк. Шуларның 39-ында боз әзер,
калганнарында эш атна дәвамында төгәлләнәчәк. Докладчы хоккей тартмаларында ел
саен «Алтын алка» турниры үткәрелүен искәртте. Хәзер спортчылар ярышларга
әзерләнә, катнашырга 77 команда теләк белдергән.
Казанлылар өчен 12
чаңгы базасында 1600-дән артык пар чаңгы әзерләнгән
Моннан тыш, шәһәрдә 8 яктыртылган чаңгы трассасы
эшләячәк: Горький паркында, Дәрвишләр бистәсе Каенлыгындагы «Спектр» спорт
мәктәбе базасында, «Крылья Советов» паркында, Чабакса торак массивында, Юдино
бистәсендәге «Локомотив» стадионы базасында, Горки-Әмәт урманында, Үзәк
стадионда һәм Җиңү паркында. Инвентарь прокаты 12 чаңгы базасында оештырыла,
казанлылар өчен 1600-дән артык пар чаңгы әзерләнгән.
Үзәк стадионда 400 м озынлыктагы чаңгы трассасы рәсми
рәвештә 16-нчы декабрьдә ачыла. Биредә 21-22 декабрьдә биатлон буенча «Раштуа
узышы – 2019» беренче һәвәскәрләр ярышлары узачак, дип чара турында хәбәр итте
А.Салихов. Катнашучыларга ике утлы чик белән өч әйләнешне үтәргә туры киләчәк.
Яшь казанлылар биатлон һәм 500 метрлы дистанциядә балалар чаңгы ярышларында
катнаша ала. Ату җиһазларын Timerman ярышларының оештыру комитеты бирәчәк.
«Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионын
реконструкцияләүнең
беренче этабы төгәлләнә. Бүгенге көндә физкультура-сәламәтләндерү комплексы
реконструкцияләнгән, йөгерү юллары, чаңгы трассасы, ату трассасы төзелеше
төгәлләнгән, яңа бер ратрак сатып алынган, ул чаңгы трассасын профессиональ
дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте спорт комитеты
җитәкчесе. Бу сезонда беренче чаңгы старты 29-нчы декабрьгә билгеләнгән – биредә
Казанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе призларына чаңгы ярышлары
узачак. Традицион Казан чаңгы марафоны 2020 елның 7-нче мартына
планлаштырылган.
Нагорный торак массивындагы трамплин комплексы
базасында профессиональ тау чаңгычылары өчен 3 трамплин эшләячәк, ә һәвәскәрләр
өчен күтәрткечле трасса ачылачак. Комплекста чаңгы һәм тау чаңгысы
инвентарьларын прокатка алу пункты эшләячәк.
«Спорт инфраструктурасы Казанда узган зур чараларның
зур мирасына әверелде. Бүген ул профессиональ спортка да, һәвәскәрләргә дә
эшли, безнең җыелма командалар өчен дә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре
өчен дә база булып тора», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук
шәһәр өчен яшәү урыны буенча спорт мәйданчыклары оештыру буенча Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнехановның программасы әһәмиятле булуын ассызыклады. «Инде
бүген үк башкаланың барлык районнарын да диярлек колачлый алдык – мәйданчыклар
ишегалларында да, мәктәпләр каршында да җәелдерелде. Күпләгән балалар һәм
олылар, якын-тирә йортларда яшәүчеләрнең әлеге мәйданчыкларда булуы – иң төп
күрсәткеч», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.