(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Бишбалта бистәсендә Столяров ур., 39 адресы буенча урнашкан икенче клиник
хастаханәнең 3-нче номерлы капиталь төзекләндерелгән сырхауханә бүлеген карап
кайтты. Капиталь төзекләндерүдән соң сырхауханәнең мәйданы ике тапкырдан
артыгракка арткан. Бүлеккә 12 меңнән артык кеше – Бишбалта бистәсенең, Яңа
Аракчино һәм Игумновоның барлык халкы беркетелгән. Яңартылган учреждениедә
көндезге стационар, гериатрия кабинеты ачылган, УЗИ-тикшерү үткәрү мөмкинлеге
барлыкка килгән, ә бер бинаны өчкә бүләргә мәҗбүр булган участок табиблары
хәзер пациентларны шәхси кабинетларда кабул итәләр.
«Мин әлеге бинаны хәтерлим, ул вакытта монда бала
тудыру бүлеге эшли иде. Бирегә 30 ел элек бала туганнан соң каршы алырга килгән
идек, - дип сөйләде Мэр. - Бүген биредә, әлбәттә, бөтенләй башка шартлар, бина
бик нык үзгәргән. Монда Татарстан Республикасы башкаласы өчен лаеклы шартлар
тудырылган дип ышанып әйтергә була».
3-нче номерлы сырхауханә бүлеге бүген яңартылган ике
катлы бала тудыру йортының бинасында урнашкан, моңа кадәр ул Столяров ур., 35
адресы буенча урнашкан торак йортның беренче катында иде. Элек поликлиниканың
гомуми мәйданы 488,9 кв. метрдан артмаган булса, хәзер ул 1177,10 кв. м тәшкил
итә. «Сырхауханә кечкенә иде, анда күптән капиталь төзекләндерү үткәрелмәде.
Пациентлар саны артты, вакыт бездән яңа шартлар булдыруны таләп итте. Шуңа күрә
бала тудыру йортын сырхауханә бүлегенә яңадан профильләштерү турында карар
кабул ителде, - дип сөйләде 2-нче клиник хастаханәсенең сырхауханә эше буенча
баш табиб урынбасары Дамир Җамалетдинов. - Бала тудыру йортының койкаларын
башка бала тудыру йортларына бүлделәр, ә бу бинаны тулысынча төзекләндерделәр».
Д.Җамалетдинов сүзләренә караганда, төзекләндерү зур
күләмле булган – биредә тулысынча үзгәртеп планлаштыру эшләре башкарылган,
җылыту һәм су белән тәэмин итү, электр үткәргеч системалары ясалган, фасад,
түбә төзекләндерелгән. Эчтә «Дуслык сырхауханәсе» проекты буенча эшләр
башкарылган.
Капиталь төзекләндерү үткәрү һәм яңартылган
поликлиника бүлеген ачу ике бинаны берләштергән: Столяров ур., 35 буенча
сырхауханәләр һәм Боевая ур., 161 буенча көндезге стационарны. Стационарның 20
койкага исәпләнгән «күчүе» медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә
мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте баш табиб урынбасары. «Бу шәһәрлеләр өчен дә
уңайлы, чөнки пациентларның төп агымы поликлиника янәшәсендә яши, - дип аңлатты
баш табиб урынбасары. - Шулай ук пациент, табиб кабул иткәннән соң ук, көндезге
стационарга күтәрелә, анда аңа госпитализацияләү даталарын билгелиләр, узарга
кирәк булган тикшеренүләр исемлеген җиткерәләр. Стационарда дәвалаучы табиб
участок табибы белән киңәшләшергә һәм аның белән бергә пациентны дәвалауга
төзәтмәләр кертергә мөмкин».
2017 елда төзекләндерү эшләре башланды, ә бу елның
сентябрендә яңартылган сырхауханә беренче пациентларны каршы алды. 2-нче
номерлы клиник хастаханәсенең баш табибы Регина Фәйзуллина Мэрга сөйләгәнчә,
поликлиникада 6 терапия участогы оештырылган, тар белгечләр бар. «Безнең әлеге бүлектә
кадрлар белән тәэмин ителеш йөз процент», – дип билгеләде Р.Фәйзуллина.
Капиталь төзекләндерүдән соң һәр участок табибының
заманча җиһазлар белән җиһазландырылган аерым кабинеты барлыкка килде. Шәһәр
башлыгы поликлиниканың кабинетларын карап чыкты һәм персонал белән аралашты.
«Биредә 30 ел эшлим һәм әлеге поликлиника узган барлык этапларны да күрдем, –
дип сөйләде өлкән шәфкать туташы Мария Морозова. - Хәзер монда уңайлы, без бик
рәхмәтлебез. Һәм иң мөһиме - безнең пациентлар рәхмәтле».
«Татарстан Президенты ике ел эчендә республиканың
барлык сырхауханәләренә капиталь төзекләндерү ясалачагын әйткәч, дөресен генә
әйткәндә, җитди һәм масштаблы карарларга ияләшсәк тә, барыбер ышанмадык. Ә
бүген без Иске учреждениеләрнең төзекләндерелүен генә түгел, ә яңаруларын да
күрәбез», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук күптән түгел «Демография»
илкүләм проекты буенча ачылган геронтология кабинетын да карады. Анда
пациентлар консультатив һәм профилактик ярдәм алалар, төркем дәресләренә һәм
психологик тренингларга киләләр. «Табиб-гериатр кабинеты - әлегә сирәк күренеш,
алар бөтен җирдә дә юк. Казанда барлыгы шундый 12 кабинет бар, – дип сөйләде
Д.Җамалетдинов. - Геронтология кабинетына пациентлар үзләре мөрәҗәгать итми.
Терапевт 65 яшьтән узган пациентларны тикшерә, һәм әгәр аларның астения
билгеләре ачыкланса, аларны гериатр кабинетына консультатив кабул итү өчен
җибәрәләр. Безнең максат - халыкка өлкән яшьтә дә сәламәт, тулы канлы тормыш
белән яшәргә мөмкин икәнлеген күрсәтү һәм аңлату».
«Бишбалта бистәсе хәзер актив үсә. Без шәһәр үзәгендә
генә түгел, ә ерак районнарда да инфраструктураны яхшыртабыз, – дип билгеләде
И.Метшин. - Бөтен җирдә төзекләндерү эшләре алып барыла, халыкка хезмәт күрсәтү
дәрәҗәсе арта. Әлеге эштә безгә әһәмиятле республика программалары ярдәм итә.
Яңартылган сырхауханә, китапханә, скверлар, юллар – шәһәр бөтен юнәлешләр буенча үсеш
ала».
Киңәшмәдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина һәм башкалар
катнашты.