(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь, Ксения Швецова). Кичә Казан Мэры Илсур Метшинга Казанның тәңгәллек моделен тәкъдим иттеләр. Тикшеренү «Казан үзәге - тотрыклы үсеш» концепциясен эшләү кысаларында үткәрелде. Шәһәр Башкарма комитетындагы тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен социолог, гамәли урбанистика үзәге координаторы Мария Леонтьева тәкъдим итте.
Тикшеренү нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тәңгәллекне тикшерүнең интеграль методологиясе, территорияне мәдәни, социаль проектлаштыру буенча тәкъдимнәр, шәһәрнең үзенчәлегенә тарихи-мәдәни анализ һәм шәһәрнең төп кыйммәтләре җыелмасы.
Архитекторлар тарихи торышка бәйле рәвештә аерым территорияләрне үстерүгә төрле алымнар кулланырга тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, концепцияне эшләү инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, эшче төркемне Казан Мэры җитәкли.
Тарихи-мәдәни анализ нигезендә 200-дән артык тарихи чыганак, фокус-төркемнәр һәм шәһәр тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләр һәм идеологлар белән проект семинары. М.Леонтьева билгеләп үткәнчә, шәһәр үсеше, заманча халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, тарихи үзенчәлекләрне саклап кала. Аның сүзләренә караганда, эштә матди булмаган кыйммәтләр - теге яки бу территорияләрдә яшәүче кешеләрнең социаль һәм сәяси тәҗрибәсе, тарих, мәдәният аерым роль алган. «Әгәр без тарихи җирлек нәрсә ул дигән сорауга мөрәҗәгать итсәк, бу, беренче чиратта, тарихи-мәдәни мирас. Әмма бу күчемсез милек яки физик мохит объектлары гына түгел, алар бары тик аз өлеше генә. Төп өлеш - матди булмаган мирас», - дип ассызыклады ул.
Шәһәргә нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр Казан территорияләрен өйрәнү квартал саен детальләштерү белән карта рәвешендә рәсмиләштерелгән. «Территорияләргә тарихи формалар саклану-сакланмавына бәйле рәвештә төрле алымнар кирәк, - дип саный М.Леонтьева. - Ул сакланмаган территорияләр өчен элек булганнарны илһам чыганагы буларак тәкъдим итәргә мөмкин. Тарихи торышларны кабатлау яки яңадан аңлау Казанның үзенчәлекле рухы саклансын өчен кирәк, ул шәһәребезне башкалардан аерып тора.»
Аерым тикшеренү XIX гасыр ахырында актуаль булган социаль һәм икътисадый торышларга, кешеләрнең эшчәнлек төрләренә багышланган иде. Моннан тыш, 600 кешенең анкета нәтиҗәләре буенча белгечләр «менталь» картаны төзегән, анда төрле территорияләр билгеләнгән. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина шәһәр үзәге турында шәһәр халкының фикерләрен чагылдыра торган картаны камилләштерергә тәкъдим итте. «Тикшеренү нигезендә без шулай ук казанлыларны шәһәрнең теге яки бу өлешендә нәрсә илһамландыруын, анда нинди төсләр кулланылуын, иҗтимагый киңлекләрнең ничек бизәлүен дә аңласак иде. Без бу фикерләрне шәһәрнең башка территорияләре өстендә эшләгәндә куллана алыр идек», - диде ул.
«Үткәрелгән тикшеренүләр саны таң калдыра. Башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин очрашуда катнашучыларга. - Без бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез, яшь галимнәрне җәлеп итәчәкбез. Уртак көчләребезнең нәтиҗәсе яхшы булыр дип ышанам».
Илсур Метшин Казанның тәңгәллек моделе турында фикер алышуга багышланган гомуми фәнни конференция уздырырга тәкъдим итте. Шулай ук Мэр билгеләп үткәнчә, мондый комплекслы якын килү аркасында девелоперлар шәһәрнең яңа инфраструктурасын булдырып кына калмыйча, аны мәдәни кодка да җайлаштыра алачаклар.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Президенты ярдәмчеләре Олеся Балтусова һәм Наталия Фишман-Бекмамбетова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков һәм башкалар катнашты.
Белешмә
«Казан үзәге - тотрыклы үсеш» проект төркеменең бурычлары - шәһәр үсешендә катнаша торган барлык субъектларның үзара хезмәттәшлек кагыйдәләрен һәм тарихи җирлек территориясе үсешен күзаллауны билгеләү.