(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре
буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны тукландыру өч
мәйданчыкта оештырылачак: «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә, WorldSkills
авылындагы Идел буе спорт академиясенең укыту-лаборатория корпусында һәм Теннис
академиясендә. Тулырак мәгълүмат белән бүген эшлекле дүшәмбе вакытында
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима
Мөхәммәдшина таныштырды.
Чемпионатның төп вакыйгалары узачак «Казан Экспо»
күргзмә үзәгендә аккредитацияләнгән катнашучыларны һәм волонтерларны тукландыру
өчен гомуми мәйданы 9700 кв. метр булган төп ресторанның вакытлыча
конструкциясе төзелгән, шуларның 5000 кв. метрын 2100 урынга азык кабул итү
залы алып тора, дип хәбәр итте Р. Мөхәммәдшина. Килүчеләр өчен Россия
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәте тарафыннан 5 көнлек меню эшләнгән һәм килешенгән. Туклану швед өстәле
тибы буенча оештырылган һәм Европа милли ашлары белән биш линиядән гыйбарәт,
бишесе – Азия кухнясы, ике линия – хәләл, шулай ук пицца һәм салат-бар өчен
зона каралган. Кунаклар уңайлылыгы өчен барлык туклану зоналарында инглиз
телендә сөйләшә торган персонал эшләячәк.
«Юниор» категориясендә катнашучыларны тукландыру өчен
тәкъдим ителгән тарату линиясе аерым оештырылган. Ресторанда барлыгы 14 тарату
линиясе каралган. Р.Мөхәммәдшина сүзләренә караганда, аларның санын арттыру
турындагы карар чемпионатның илкүләм этабында ресторанны тестлаштыру нәтиҗәләре
буенча кабул ителгән. «График буенча «пик» көннәрендә 5500 кеше
тукландырылачак, - диде спикер. - «Пик» көннәрендә 440 урынга исәпләнгән
волонтерларны тукландыру залы 1600-гә кадәр кешене кабул итәчәк».
Барлык теләүчеләр өчен күргәзмә үзәгенең төрле кластерларында
шулай ук 83 чәй өстәле оештырылачак. Бу зоналарда кунакларга кайнар эчемлекләр,
кондитер әйберләре, тәм-томнар, җиләк-җимеш тәкъдим ителәчәк.
Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән
оештырылган төркемнәр өчен коры паеклар бирү зонасы оештырылачак – ярыш
көннәрендә 10700-шәр комплект бирү планлаштырыла.
«Казан Экспо»ның төп ресторанында туклануны тәэмин итү
һәм сервисны оештыру эшенә 1200-дән артык кеше җәлеп ителгән, - дип сөйләде
департамент генераль директоры. - Барлык персонал кирәкле медицина тикшерүе һәм
вакцинация узды».
Туклану сервисларын күрсәтүнең тагын бер мөһим объекты
- WorldSkills авылы, анда 5700 кешене яшәтү планлаштырылган. Авылда туклану
зонасы 2015 елгы FINA чемпионаты тәҗрибәсе буенча Идел буе спорт академиясенең
уку-лаборатория корпусының өч катында, шулай ук вакытлыча корылмада урнашачак.
Утырту урыннарының гомуми саны 1570 булачак. Биредә туклану, «Казан Экспо» төп
ресторанындагы кебек үк, швед өстәле тибы буенча оештырылачак. Тарату
линияләренең максималь саны 10 булачак. Авылдагы ресторанның пландагы эш чоры -
17-28 август көннәрендә көн саен.
«Төп ашханә зонасы чикләнүе һәм күп яшәүчеләрне исәпкә
алып, аерым клиентлар төркемнәре өчен авыл янындагы объектларда туклану
оештырылачак, - дип аңлатты Р.Мөхәммәдшина. - Әйтик, Казан теннис академиясендә
оештырылган төркемнәр һәм 700-дән артык волонтер, шул исәптән чит шәһәрләрдән
һәм чит илләрдән дә килгәннәр өчен дә туклану мөмкинлеге булачак. Монда 400
утырту урыны каралган».
Теннис академиясендә кунакларны ашату ярышлар барган көннәрдә
22-27 августта үткәреләчәк, «пик» вакытта аларның саны 1300 кешегә кадәр
булачак.
«Ярышлар узган көннәрдә волонтерларны тукландыру
IT-лицей ашханәсенә күчерелә, формат-комплекслы туклану тарату юлы белән
сайланып алына», - дип өстәде спикер.
«Әзерлек эшләре узды, барысы да әзер. Хәзер иң мөһиме
- елмаерга һәм сөйләшергә онытмаска: барысын да ашатабыз, барысы да бик тәмле
һәм туклыклы булачак», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 22-27 августта Казанда узачак
WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья
чемпионатында 63 илдән 1360 конкурсант катнашачак. Аларның ярышларын 56
компетенциядә 1294 эксперт бәяләячәк.