(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Алена
Мирошниченко). Казанның муниципаль хезмәтләр белән идарә итүнең мәгълүмати-аналитик
системасы VI Халыкара иң яхшы муниципаль практикалар форумында «Икътисадый
үсеш: цифрлы икътисад» номинациясендә җиңү яулады. Россия шәһәрләре берлеге
тарафыннан оештырылган форум 15-17 августта Чиләбедә узды һәм Россия
Федерациясе Президенты Указы белән расланган милли проектларны гамәлгә ашыру
мәсьәләләренә багышланды.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр
һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр иткәнчә, форум берничә ел
эчендә муниципаль берәмлекләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен иң кирәкле
мәйданчыкларның берсе репутациясен алган.
Проект офисы кысаларында муниципаль хезмәтләр белән
идарә итү цифрлы рәвештә муниципаль хезмәтләр күрсәтә, дип искәртте Р.Ханнанов.
«Система шулай ук хезмәткәрләргә консультацияләр бирергә, хезмәт күрсәтүгә
алынган гаризаларны исәпкә алырга, аларны теркәргә һәм кирәкле сорауларны
үтәргә ярдәм итә», - дип аңлатты спикер. Система Дәүләт һәм муниципаль
хезмәтләр порталы һәм ТР Күп функцияле үзәкләр мәгълүмат системасы белән
интеграцияләнгән.
«Хезмәткә гариза нинди формада бирелүгә карамастан,
Башкарма комитет хезмәткәре өчен аны карау һәм эшкәртү принцибы үзгәрми.
Барысын да стандарт интерфейста бер система кысаларында башкарырга мөмкин.
Каралу статусы турындагы хәбәр мөрәҗәгать итүче күрсәткән номерга автомат
рәвештә җибәрелә, ә хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе килгән чыганак-органга яисә гариза
бирүченең шәхси кабинетына хәбәр ителә», - дип сөйләде Р.Ханнанов.
Шулай итеп, ай саен муниципаль хезмәтләр белән идарә
итүнең мәгълүмат системасында 2300-дән артык гариза эшкәртелә, аларның
статуслары Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә.
Электрон язма хәбәрләр алу мөмкинлеге мөрәҗәгать итүчене җирле үзидарә
органнарына мөстәкыйль мөрәҗәгать итү өчен вакытны сарыф итүдән азат итә, ә
җирле үзидарә органнары – мөрәҗәгать итүчегә хәбәр итү зарурлыгыннан, дип хәбәр
итте спикер.
«Россия шәһәрләре берлеге кебек оешмаларда әгъза булу
безнең өчен иң яхшы тәҗрибәләргә, иң яхшы казанышларга игътибар белән карарга
мөмкинлек бирә. Без хезмәттәшләребез белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Һәрвакыт
өйрәнерлек нәрсәләр бар, шуңа күрә без вакытны югалтмыйбыз – тәҗрибә алмашу
өчен яхшы портал бу», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук форумда җиңү бик мөһим булуын
ассызыклады. «Муниципаль хезмәтләр күрсәтү – төп бурычларыбызның берсе, аның
өстендә без даими эшлибез, шул исәптән, эшлекле дүшәмбе, көндәлек киңәшмәләрдә
аның үтәлешен игътибар белән карыйбыз һәм аның сыйфатын контрольдә тотабыз.
Безнең хезмәтнең билгеләп үтелүе мөһим һәм шатлыклы», - дип нәтиҗә ясады ул һәм
җиңүгә катнашы булган барлык кешеләрне котлады, аларга ирешелгән уңышларда гына
тукталып калмауларын теләде.