(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения Швецова). WorldSkills Kazan 2019 эшче
һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә, 23-25 августта, Татарстан
башкаласында алтынчы тапкыр елның төп гастрономия вакыйгасы – «Тәмле Казан»
фестивале узачак. Быел анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 70-тән артык ресторан
һәм кафе катнашачак, алар «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта уникаль
сыйлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны
үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Быел «Тәмле Казан» фестивале тематик зоналарга
бүленәчәк. Аерым мәйданчык татар кухнясы өчен биреләчәк, анда кунакларга үз
ризыкларын шәһәрнең алдынгы милли рестораннары һәм кафелары тәкъдим итәчәк. Көн
саен төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, дегустацияләр, конкурслар
һәм иҗат коллективларының чыгышлары оештырылачак.
Аерым мәйданчыкта дөньяның төрле кухнялары тәкъдим
ителәчәк: Европа, урта диңгез, Кавказ, Азия, Америка һәм Япония. Монда
килүчеләр өчен мастер-класслар һәм гадәти булмаган рецептлар презентацияләре дә
үткәреләчәк. Бу зонаның һәр эш сәгате дөньяның билгеле бер географик ноктасына
багышланачак, һәм бу сәгать дәвамында кызыклы фактларны белергә һәм билгеле бер
ил ризыкларын татып карарга мөмкин булачак. Киләсе зона – стрит-фуд һәм
тәгәрмәчле кухня, ул кунакларны тиз туклану философиясе, ашамлыклар сайлау һәм
тематик активлыклар белән сөендерәчәк. Биредә бургерлар көрәше оештырылачак.
Әлеге зонада музыкаль сәхнә урнашачак.
Аерым мәйданчык тәм-томнарга һәм эчемлекләргә
багышланачак. Кунаклар шәһәрнең иң яхшы ризыкларын һәм тәм-томнарын, шулай ук
чәй, кофе һәм башка тәмле эчемлекләрне татып карый алачак.
Фермер аллеясы фестиваль кунакларына табигый
продуктларның барлык төрләрен – сыр һәм балдан алып ипи һәм казылыкка кадәр
тәкъдим итәчәк. Биредә өй шартларында сыр ясау һәм табигый продуктлар әзерләү
буенча мастер-класслар узачак.
«Казан бүләкләре» зонасында кулдан эшләнгән сувенирлар
сатылачак. Шулай ук биредә сувенирлар һәм «бәхетле минут» аукционы
оештырылачак, аның барышында товарларны ташлама белән алып булачак.
Лекторийның махсус билгеләнгән зонасында кызыклы
кунаклар һәм спикерлар чыгыш ясаячак, алар төрле сый-нигъмәтләр тәкъдим итәчәк,
туклану темасына мастер-класслар үткәрәчәк. Нәниләрне балалар зонасында
көтәчәкләр.
«Барлык теләүчеләр дә фестиваль өчен махсус эшләнгән
квестта катнаша ала, «Казан» тортын тәкъдим итү чараның үзенчәлеге булачак –
кунаклар гадәти булмаган тәм-томны татып карый һәм сатып ала алачак, - диде
Дарья Санникова. - Килүчеләргә уңайлы булсын өчен 500 урынга исәпләнгән уңайлы
зона оештырылачак. Без фестивальгә барлык шәһәр халкын һәм кунакларын
чакырабыз».
Традиция буенча, фестиваль кунаклары иң тәмле
ресторанны сайлаячак, ә шеф-пешекчеләр бәйгесе шәһәрнең иң оста һәм талантлы
пешекчесен ачыклаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Тәмле Казан» фестивале
«Гастрономик туризм өлкәсендәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә
Russian Event Awards вакыйга туризмы өлкәсендә Россия милли премиясенең гран-приен алды, National Geographic журналы
фестивальне Россиядә төп гастрономик вакыйгаларның берсе дип атады.