(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения
Швецова). «Барлык шәһәрлеләргә дә чемпионатта катнашырга һәм ярышлар
мәйданчыкларын карарга тәкъдим итәм. Керү бушлай булачак, теркәү процедурасы
күп вакыт алмаячак. Кешеләр безгә тамашаны карау өчен океан аша килә. Без әлеге
ярышларны башка илләрдә дә күрдек. Күзләр моңа ышанып өлгерми, тамашада
меңнәрчә оста куллар синең күз алдыңда могҗизалар тудыра. Бу тамашага килергә
һәм аны күрергә кирәк», - бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәрнең WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеге
турында фикер алышу барышында шулай дип җиткерде.
22-нче августта «Казан Арена» стадионында WorldSkills
Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак. Анда танылган башкаручылар –
Елка, Александр Панайотов, Ян Гэ һәм башкалар чыгыш ясаячак. Ачылыш
тантанасының турыдан-туры трансляциясе чемпионатның рәсми сайтында алып барылачак,
шулай ук хәзер федераль каналларның берсендә турыдан-туры трансляция мәсьәләсе
карала, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
«Тантананың барлык серләрен дә ачып бетермим, әмма тамаша
һөнәри осталыкны торгызу юлына багышланачак дип әйтә алам, - диде Р.Гафаров. -
Техник яңалыклар, әйтик, виртуаль чынбарлык технологияләре кулланылачак.
Тамашаны Россиянең халык артисты, продюсер Игорь Крутой һәм режиссер Алексей
Сеченов командасы куя, алар 2013 елгы Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын,
шулай ук 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләделәр».
Ачылу тантанасында Казан, Татарстан Республикасының
иҗат коллективлары һәм танылган башкаручылар катнашачак. Алар арасында җырчы
Елка, популяр башкаручылар Александр Панайотов, Ян Гэ, «Тэрмэйтс» инди-төркеме
һәм джукбокс триосы бар.
Тамашачыларны күпләгән сюрпризлар көтә, София
роботының - Согуд Гарәбстанының гражданлыгын һм паспортын алган дөньядагы
бердәнбер андроидның тамашада катнашуы шуларның берсе булачак.
Ярышлар үзләре 23-26 августта «Казан Экспо» күргәзмә
үзәгендә узачак. Үз эшенең иң яхшы осталары ярышын теләгән һәркем карый алачак.
Бушлай чакыру билетын алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлү узарга
яисә «Казан Экспо» күргәзмә комплексыннан билет алырга кирәк. 12 яшькә кадәрге
балаларга чемпионат мәйданчыкларына өлкәннәр белән бергә барырга гына ярый.
Чемпионат 27-нче августта булачак ябылу тантанасы
белән тәмамланачак. «Һәр компетенциядә иң яхшыларны бүләкләү һәм чемпионатның
иң дәрәҗәле бүләген – Ворлдскиллс хәрәкәтенә нигез салучы Альберт Видаль
бүләген тапшыру тантананың төп вакыйгасы булачак, - диде Р.Гафаров. -
Җиңүчеләрнең исемнәре чемпионатның ябылу тантанасында ук билгеле булачак.
Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны чемпионат
сайтында һәм «Казан Арена» кассаларында сатып алырга мөмкин.
Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары шәһәр өчен иң
якты вакыйгаларның берсе булачак, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
«Кызганычка каршы, стадион бөтен кешене дә сыйдыра алмый, әмма трансляцияләрне
карарга мөмкин булачак. Барлык шәһәрлеләргә дә чемпионатта катнашырга һәм ярыш
мәйданчыкларын карарга тәкъдим итәм. Керү бушлай булачак, теркәү процедурасы
күп вакыт алмаячак, - диде Мэр. - Кешеләр безгә моны күрү өчен океан аша килә.
Без әлеге ярышларны башка илләрдә дә күрдек. Ышаныгыз, бу - таң калдыра торган
тамаша, меңнәрчә һөнәри кул синең күз алдыңда могҗизалар тудырачак. Монда
килергә һәм тамашаны күрергә кирәк».
Ярышларга санаулы көннәр калды, шуңа күрә якын арада
барлык әзерлек чараларын тагын бер кат тикшереп чыгарга кирәк, дип өстәде Мэр.
«Инде сәгатьләр белән саныйбыз һәм барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителергә
тиеш, барлык штрихлар да эшләнгән, - диде И.Метшин. – Иң мөһиме - дөнья
чемпионатын яхшы кәеф белән каршы алу, кешеләр чемпионатны күреп яисә ярышларда
катнашып кына калмасын иде, кунакчыл Казаныбызның һәм анда яшәүчеләрнең күңел
җылысын, кунакчыллыгын да алып китсеннәр дип телибез».
Исегезгә төшерәбез, 22-27 августта Казанда узачак
WorldSkills стандартлары буенча 45-нче һөнәри осталык дөнья чемпионатында 63
илдән 1360 конкурсант катнашачак. Аларның ярышларын 56 компетенциядә 1294
эксперт бәяләячәк. Россия җыелма командасы составына 8 казанлы керде, Татарстан
башкаласының тагын ике кешесе юниорлар җыелмасында җиңү өчен көрәшәчәк.