(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Ксения
Швецова). WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына Россия җыелма командасына 8
казанлы керде, ә тагын ике укучы – инженерлык лицее укучылары - юниорлар җыелма
командасы әгъзалары булдылар. Берничә көннән соң Татарстан башкаласында старт
алачак чемпионат балалар һәм яшьләрнең эшче белгечлекләре белән кызыксынуларын
арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры
Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Россия җыелма командасына барлыгы 15 татарстанлы
кергән, алар арасында 8 казанлы үз осталыкларын мобиль робототехника,
веб-дизайн, ресторан хезмәте, медицина һәм социаль карау һ.б. юнәлешләрендә
тәкъдим итәчәк, дип искәртте үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Рөстәм Гафаров.
Моннан тыш, төп чемпионат кысаларында беренче тапкыр
10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында WorldSkillsJuniors дөнья
чемпионаты узачак. Биредә шулай ук ике яшь казанлы Егор Тарасов һәм Ильяс
Хисамиев – КНИТУ-КАИның инженер лицее укучылары җиңү өчен көч сынашачак.
Казан укучылары Россия җыелма командасы катнашучылары
белән шәхсән таныша алачак. Р.Гафаров искәртеп узганча, «Бер мәктәп – бер ил»
белем бирү программасы кысаларында 22-нче августта укучылар чемпионатның
илкүләм җыелма командаларында катнашучылар белән очрашачак. Казанның һәм Лаеш
районының 58 мәктәбендә балалар кунакларның мәдәни үзенчәлекләре белән
танышачаклар, шулай ук Россия һәм Татарстан халыклары мәдәнияте турында
сөйләячәкләр. Шулай ук компетенцияләрнең берсе буенча интерактив практикумнар
узачак.
Чемпионатта профессионаллар ярышларын барлык
теләүчеләр дә карый алачак – ярышларга керү алдан теркәлү буенча ирекле
булачак, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздыру - Казан һәм
Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга, дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Икътисад үсеше, инновацияләр
профессионаллардан башка мөмкин түгел, һәм без ышанабыз ки, чемпионат һөнәри
белем бирү өлкәсендә зур этәргеч бирәчәк, - диде ул. - Чемпионаттан калачак
мирас һәм инфраструктура - бу, һичшиксез, мөһим. Әмма иң әһәмиятлесе -
яшьләребездә эшче һөнәрләргә карата кызыксыну булдыру».
Яхшы әзерлек һәм югары сыйфатлы һөнәри белем бирү
ярдәмендә казанлылар чемпионатның илкүләм этабында яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, дип
өстәде Мэр. «Безнең балалар белән шөгыльләнүче барлык җитәкчеләргә,
укытучыларга, тьюторларга, коучларга аерым рәхмәт. Нәтиҗә - 8 казанлы Россия
җыелма командасына керде һәм дөнья чемпионатында безнең ил данын яклаячак, -
диде И.Метшин. - Егетләребез өчен йодрыкларны тотачакбыз».