И.Метшин: «Без шәһәрлеләр өчен эшлибез, аларга хезмәт итәбез»
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август, Алена
Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетка студентлар эскәмиясеннән
үк килгән яшь хезмәткәрләргә таныклыклар тапшырды.
Документларны Совет районы администрациясенең опека
һәм попечительлек бүлеге әйдәп баручы белгече Алинә Сәлахова, Архитектура һәм
шәһәр төзелеше идарәсен алдан килештерү өчен схемаларны әзерләү бүлегенең әйдәп
баручы белгече Алинә Шакирова һәм Тышкы төзекләндерү комитетының
оештыру-мәгълүмат бүлегенең 1 категорияле инженеры Нияз Шәяхмәтов алды.
Шәһәр башлыгы коллегаларына һөнәри үсеш, эшләрендә
уңышлар теләде. «Моның өчен тырыш, сабыр булырга, һәм иң мөһиме – үз эшеңне һәм
кешеләрне яратырга кирәк. Без шәһәрлеләр өчен эшлибез, аларга хезмәт итәбез», -
дип мөрәҗәгать итте И.Метшин яңа хезмәткәрләргә котлау сүзе белән.